Тәрбиядә могҗизалар булмый...
Гарифуллина Нәзирә Әхмәтҗан кызы, Кукмара районы Олыяз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыЗаман шаукымы гаиләдә бала тәрбияләү өлкәсендә көннән-көн зур проблемалар тудыра....
Кукмара районы Олыяз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Заман шаукымы гаиләдә бала тәрбияләү өлкәсендә көннән-көн зур проблемалар тудыра. Без – мәктәп, җәмәгатьчелек, ата-аналар – алай уйлыйбыз, болай уйлыйбыз, төрле тәрбия чараларына мөрәҗәгать итеп карыйбыз. Белем белән тәрбия бөтенлеге булырга тиеш дибез. Ә ата-ана? Алар һич тә бу четерекле эштән читтә кала алмый .
Белем һәм тәрбия бирү – иң кыен эшләрнең берсе. Бу гасырлар буе шулай булган һәм шулай булачак. Бу – мәңгелек мәсьәлә. Тик менә ничек тәрбияләргә – бөтен хикмәт тә шунда.
«Һәр ата-ананың бурычы – үзебездән соң безгә караганда яхшырак бала калдыру. Әгәр дә кешелек дөньясы үзенең әти-әни вазифасын үтәп, бала тәрбияләү вазифасын җиренә җиткереп үтәп, бала тәрбияләү мәсьәләсен хәл итә алса, башка проблемалар үзләреннән үзләре чишелеш табар иде», – ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Чыннан да, кеше шәхесе бик күп элемтәләр белән формалаша бит: тышкы тирәлек, тормыш- көнкүреш шартлары, гаиләдәге хәл, бала белән мөнәсәбәттәге әхлакый сыйфатлар – бар да йогынты ясый. Бала бит бик яхшы укып та, башкалар алдында масаючы яки башкаларга битараф булырга мөмкин.
Тәрбия мәсьәләсендә сүз алып барганда, иң беренче чиратта, ата-ана үзе тәрбияле булырга тиеш. «Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер» дигән мәкаль тикмәгә тумаган бит. «Ата-ана әхлаклы булса, бала бәхетле була», – дип тә әйткән борынгылар. Шулай ук тәрбия өлкәсендә үз белемнәрен даими тулыландырып торган ата-аналар физик яктан таза, акыл ягыннан сәламәт, рухи-әхлакый яктан нык булган балалар үстерә аладыр.
Сүз дә юк, авыл баласының күбесе хезмәт сөя, икмәкнең табынга килү авырлыгын да белеп үсә. Димәк эш рәте белү, аннан тәм табу, хуҗалык алып барырга өйрәнү иң мөһиме булып тора. Иң бәхетсез кеше – эш белмәгән кеше. Ни өчендер бүгенге ата-ана моны аңларга тырышмый. Киләчәктә күз яше түгәргә теләмәсә, ата-ана улын да, кызын да эшкә өйрәтеп, гаилә өчен әзерләсен. Тәрбияле бала – ул капитал.
Бала тәрбияләгәндә бер сүздә булу, балага таләпчәнлек, бердәмлек кирәклеген сез, ата-аналар, белергә тиеш. Андыйлар балалар алдында яхшы мөгамәләдә була. Сыйныф җитәкчесе, укытучылар белән элемтәдә булып, укыту программалары белән танышып баручы ата-аналар күп түгел. Монда ата-анага материалны белү мәслихәт түгел. Ләкин иң мөһиме – контроль ясарга кирәк. Баланың сәләтенә, нәрсә белән мавыгуын күз уңында тотарга, киңәш, юнәлеш бирә алу, ялгышны вакытында төзәтү тиешле.
Балада белем алуга һәм аны өстәп торуга теләк һәм ихтыяҗ тәрбияләү – бүгенге көн таләбе. Бүгенге таләпләр каты, кырыс. Хәзерге чорда белем сыйфаты БДИ нәтиҗәләре белән билгеләнгән вакытта бу – бигрәк тә мөһим. Баланы кызыксындыра, үзенә тарта торган әйберләр күп хәзерге вакытта. Дөрес, авыл баласының күбесе эшсез тормый, ә шулай да баланы телевизор яки компьютердан йолу ата-ананың таләпчәнлегенә бәйле. Дөрес тормыш алып барырга, бигрәк тә олылар сүзенә колак салырга, тирә-як табигатькә сак караш, кешеләргә мәрхәмәтле булу, алар белән ягымлы сөйләшү, һәр җан иясенә кече күңелле булу, алар өчен борчылу-кызгану хисләрен тәрбияләү кирәклегенә үгет-нәсыйхәт белән түгел, ә гамәл белән ирешү нәтиҗәлерәктер. Бала белән кырга, болынга чыкканда, күмәк эш башкарганда яки үзегез укыган газета-журнал материалын тәкъдим итеп һ.б. рәвешле башкарырга була бит. Үзенең гаиләдә кирәклеген белеп, мөстәкыйльлеккә омтылган, эшкә өйрәнеп, ата-ананың изге зат икәнен аңлап үссә, бу бала ата-ана йөзенә, нәсел-нәсәбенә, туган авылына кызыллык китермәс.
Әле бит әле авылның борынгыдан килгән сабырлык, кешедән ояла белү төшенчәләре, гаиләдәге сүзне читкә чыгармау, чисталык-пөхтәлек кебек сыйфатлары бетеп җитмәгән. Бөек кытай фәлсәфәчесе Лао Цзы: «Кешене хайваннан аера торган төп сыйфат – ул да булса ояла белүдер», – дип, юктан гына әйтмәгән. Кайбер балаларыбыз нәрсә генә кими дә, үзен тотышы, сөйләшү манерасы белән нинди генә чиккә чыкмыйлар. Телебезне бозып сөйләүләре белән дә шәһәрнекеннән калышмыйлар. Бу очракта да балаларыбызны күз уңыннан җибәрергә ярамый. Сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен, аның зур байлык икәнлеген аңлату зарур. Сүз дә юк, әгәр дә бала ата-анадан яман гадәтләрне күреп үсә икән, монда инде сүз куертуның мәгънәсе юк. Аракы, сыра, наркотиклар, тәмәке кебек начар гадәтләрдән саклау өчен авылда эчүчелек белән бәйле гыйбрәтле хәлләрне сөйләргә, наркотиклар белән бәйле сайтларны карарга кирәктер. Сафлык, чисталык, вөҗданлык, инсафлык кебек төшенчәләрне яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Чөнки сәламәт кыз бала – ул ана буласы зат. Сәламәт анадан гына сәламәт бала туа бит. Димәк, балалар үз-үзләрен хөрмәт итәргә дә өйрәнергә тиешләр. Үзең белмәгәнне кешегә өйрәтеп булмаган кебек, барлык проблемаларны заманга гына сылтау дөрес булмас.
Туган туфракка, телебезгә, милләтебезгә, үткән тарихыбызга, динебезгә сак караш тәрбияләү кирәклеге турында алда сүз булды. Гаиләдә балалар белән гади генә эшләрне башкарырга мөмкин. Мәсәлән: бергәләп гаилә шәҗәрәсен төзү, сугышта булган һәм тыл ветераннарының истәлекләрен язып алу балаларда горурлык хисләре тәрбияләр иде.
Хөрмәтле әти-әниләр! Инде икенче ел балаларыбыз яңа мәктәптә белем ала. Шөкер, бар да заманча, перспективалар зур. Мәктәптә уку һәм тәрбия системасы бербөтен. Спорт, җыр-бию түгәрәкләре барлык яшьтәге балалар өчен алып барыла. Милли көрәш буенча республика, Россия чемпионнарыбыз бар. Республика күләмендә билгеле бик бай музеебыз эшли. Патриотик тәрбиягә зур урын бирелеп, ел саен балалар Новгород өлкәсенә Үлем үзәненә баралар. Бик күп фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, укучылар призлы урыннарны алалар. Боларның барысы да – балаларның иҗади үсешенә, шәхес булып формалашуына йогынты ясаучы чаралар. Болар бар да – сезнең балаларның хезмәт җимеше.
«Бала күңеле ак кәгазь, нәрсә язсаң шуны укырсың», - дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк. Тәрбиядә могҗизалар булмый, шуны исебездән чыгармыйк, хөрмәтле әти-әниләр!
Комментарийлар