Төп максат – шәхес тәрбияләү!
Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы,Балык Бистәсе районы, Котлы-Бүкәш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирмәгәндә, гүзәл...
Балык Бистәсе районы, Котлы-Бүкәш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр”. (Ризаэддин Фәхреддин. “Әдәби тәгълим”)
Бала... Баладан да газиз, баладан да кадерлерәк кем бар икән тагын? Әти-әнинең мәхәббәт җимеше, аларны берләштерүче җан иясе, аларның дәвамчысы... Ләкин ул берничек тә әйбер-предмет була алмый, аңа карата “Ул минеке генә, ничек телим – шулай тәрбиялим”, – дип әйтергә һич тә ярамый. Ул – шәхес! Якты дөньяга килү белән, ул үзенең барлыгын белдерә, бөтен тирә-юньне үзгәртә дә куя.
Еш кына әти-әниләрнең: “Мин баламны үземчә тәрбияләячәкмен!” –дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Ләкин бу да ялгыш фикер! Бала табигать биргән, берничә буыннан килгән геннардан күчкән үзенчәлекләргә ия. Баланы үз яныңда гына, аерым чикләнгән урында тәрбияләп булмый. Бала үсә, тирә-юньне таный-өйрәнә, сүтә-вата, йөгерә-егыла, бәрелә-сугыла, ашыга-кабалана үсәргә омтыла. Кечкенәдән “Үзем!” – дигәндә, өлкәннәр еш кына кабат “хаталана”. “Син әле кечкенә, бар, уйна”, – ди. Уйный-уйный, бала үзенә башка үрнәкләр таба, урамдагы дусларга иярә яисә телевизор-компьютерны үзенә якын иптәш итә. Ә әти-әни йөгерә-чаба, баласы тук булсын, кешедән ким киенмәсен, яхшы шартларда үссен, ди. Бала үсеп җиткәч: “Мин кайда ялгыштым соң, гомер буе аның өчен тырыштым бит”, –дип баш вата.
Хөрмәтле әти-әниләр! Халкыбызның әйтемнәренә күз салсак та, уйланырлык җирлек бар. Мәсәлән, “Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс”, “Баланы тәрбияләү – үзеңне тәрбияләү”.
Хәзер мәктәпләр яңа Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп укыта. Сез яшь чакта укыган программалар нигездә үзгәрмәсә дә, белем алуга караш, аны балаларга җиткерү алымнары үзгәрде. Төп максат – Шәхес тәрбияләү! Әти-әни, мәктәп бердәм булганда гына без бу эшне нәтиҗәле итә алабыз.
Балагыз мәктәпкә килә... Бу – бала тормышында искиткеч зур вакыйга. Балагыз белән бергә Сез дә дулкынланасыз, борчыласыз. Сез балагыз өчен барысына да әзер: дәрес әзерләргә дә, барлык әсбапларын барларга да... “Бары тик балама гын авыр булмасын!” – дисез. Бу – Сезнең тагын бер “хатагыз”. Балагыз – шәхес! Ул хәзер үзе “эшкә” барачак. Эшкә бару өчен аңа яңа шартлар тудыру, сиздермичә генә булышу – сезнең бурычыгыз. Укытучы белән бердәм булып, беренче көннән үк баланы яңа режимга күнектерү, аңа мөстәкыйль эшләргә ирек бирү, аның яңа ачышларына бергәләп куану, кирәк чакта кызыксындырып, киңәшләшеп алу – иң мөһим чаралар.
Дөрес, баланың күп вакыты гаиләдә үтә. Шуңа да бала тәрбиясендә иң зур йогынтыны әти-әни, гаилә әгъзалары ясый. “Бала – әти-әнинең көзгесе”, “Алма агачыннан ерак төшми” дигән әйтемнәр дә бар. Шуңа да бала – тәрбияле, әдәпле-әхлаклы булуда иң беренче әти-әнинең үрнәге мөһим.
Хөрмәтле әти-әниләр! Сез зур игътибарга лаек кешеләр. Бала үстергәндә сез тәрбияче дә, педагог та, психолог та буласыз. Иң беренче – үз-үзегезгә бәя биреп карагыз әле (“Мин нинди?”) Аннан соң – үзегезгә максат куегыз! Мин баламның нинди булуын телим соң? Менә шушы ике сорауга җавап тапканнан соң, үзегезгә нәтиҗә ясарга туры киләчәк. “Димәк, балам өчен миңа да үзгәрергә туры киләчәк, тормыш шартларыма да яңача караш корырга кирәк!”. Һәркөн балагыз мәктәптән кайтуга: “Балам, көнең ничек үтте?” – дигән сораудан башлап, аның шатлык-борчулары белән уртаклашырга онытмагыз. Баланың һәр фикерен тыңлап, бергәләп дөньяны танып белергә өйрәнегез, газета-журнал, әдәби китаплар укып фикер алышыгыз. Иң беренче баланың фикерен тыңларга онытмагыз. Балага үз эчендә бикләнергә ирек бирмәгез! Бергәләп сәнгать белән кызыксыныгыз, спорт белән шөгыльләнегез, уйнагыз. Бәлки сезнең балагыз рәсем яки музыка сәнгатенә тартыладыр? Бергәләп музейларга, театрларга, тарихи урыннарга сәяхәт кылыгыз.
Соңгы вакытларда әти-әниләрнең балага Казан күрсәтәм, дөньяга алып чыгам дип төрле күңел ачу паркларына йөртүләре ешайды. Күңел ачу белән беррәттән, балагызның белем даирәсе турында да онытмасагыз иде. Безнең бурычыбыз – кечкенәдән баланың сәләтен ачу, аңа үсәргә шартлар тудыру.
Кеше тормышында мөһим рольне уйный торган хезмәт тәрбиясе турында да онытырга ярамый. Хезмәтсез тормыш бирничек тә бара алмый! Шуңа күрә әти-әни белән беррәттән, гаиләдә бала да хезмәткә үз өлешен кертергә тиеш. “Балага түгел, үзебезгә дә эш җитми хәзер”, “Заманалар үзгәрде, нинди бала эшләтү ул” – дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә, кызганыч. Заманалар үзгәрсә дә, кеше – “Кеше” булып калырга тиеш. Үз-үзеңә, гаиләңә хезмәт күрсәтмичә генә яшәп булмый. Шуңа күрә гаиләдә эшләрне дөрес бүлешеп яки бергәләп башкарганда гына башка шөгыльләргә вакыт табыла. Югыйсә, әти-әниләр: “Минем концерт-театрларга йөрергә вакытым юк,” – дип әйтмәсләр иде.
Бер бәхетле карт анадан сораганнар: “Балаларың ни өчен синең өчен дә, әтиләре өчен дә үлеп тора, шундый дәрәҗәләргә ирештеләр, шәфкатьлеләр, бөтен кеше аларны хөрмәт итә, безгә дә шулай тәрбияләргә өйрәт әле”, – дигәннәр. Ә ана болай дип җавап биргән: “И-и, кая инде ул безгә аларны тәрбияләргә, аңа вакыт калмады инде минем... Хәер, тәрбияли дә белмәдем инде. Бары тик аталарын, күршеләрне, өлкәннәрне тыңларга, хөрмәт итәргә, намуслылыкка өйрәттем, үзем дә алар алдында беркемне дә гаепләп сөйләмәдем, гомер буе эшләдем, балаларга да хезмәт итәргә, кешеләргә ярдәм итәргә генә өйрәттем”, – дигән. Нинди алтын бәясенә торырлык сүзләр!
Халкыбызның гасырлар буе туплаган тормыш тәҗрибәсен, зирәк акылын, тапкыр фикерләрен, тәрбия алымнарын, әхлак нормаларын, яхшы гамәлләрен тормышыбызда бала тәрбияләүдә юлдаш итик.
Балалар – безнең киләчәгебез! Яшь буынның сау-сәламәт, зирәк, тирән белемле, миһербанлы, хезмәт сөючән шәхес булып үсүе һәркайсыбызга бәйле!
Комментарийлар