Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган ягым - яшел бишек

Зөлфим Нәзахетдин кызы АСЫЛГӘРӘЕВА,Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат.1. Г.Бәшировның “Туган ягым - яшел...

Зөлфим Нәзахетдин кызы АСЫЛГӘРӘЕВА,
Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат.
1. Г.Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау. Укучыларны эзләнергә өйрәтү.
2. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау. Г.Бәширов портреты һәм китаплары, компьютер, проектор, мультимедия экраны, «Сабантуй» видеофильмы, «Халкым мирасы» дискы, тема буенча презентация.
Эпиграф.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен. (Равил Фәйзуллин.)
Дәрес барышы.
1. Оештыру. Исәнләшү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
2. Уку мәсьәләсе кую.
Укытучы.
- Укучылар, дәресне Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән башлыйсым килә. (Милли көй яңгырый. Экранда Гали авылы күренеше. 1 нче слайд.)
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәү өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә -
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле,
Туган ягы кирәк кешегә.
(Укучыларның игътибары экранга юнәлтелә. 2 нче слайд.)
1. Шигырьдә сүз нәрсә турында барды? (Шигырьдә сүз туган як турында барды.)
2. Нәрсә соң ул туган як? (Туган як ул - туган өй, тәпи басып киткән җир.)
3. Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк, һәр кешегә шулай кадерле? (Чөнки анда һәр нәрсә күңелгә якын.)
4. Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Минем туган җирем дөньяда тиңе булмаган чәчәкләргә бай. Яшәү куанычы белән очып йөргән күбәләкләргә, кошларга бай. Ерак җирләргә ургылып агучы елгаларда да, тешләрне камаштырырлык салкын сулы чишмәләрдә дә минем туган ягым.)
Укытучы.
- Авылыбыз шагыйрәсе Саимә апа Морзаханованың “Авылыма” шигырен тыңлап китик әле.
(Гәрәева Наилә шигырьне яттан сөйли.)
Нинди матур җирдә туган авылым!
Тирә-ягы таулар, урманнар.
Зәңгәр күктә кош юллары уза,
Ишетелә моңлы азаннар.
Ике озын урам, күп тыкрыклар
Чуарлаган безнең авылны.
Халкы уңган, хезмәт сөя торган,
Егетләре җилле-давыллы.
Шау чәчәктә минем туган авылым,
Утыра ул күкрәк киереп.
Тау артыннан балкып кояш чыга,
Эшкә керешә халкым сөенеп.
Авылыбыздан матур авыл юктыр,
Әллә шунда туып үскәнгә.
Тау астыннан чишмә чыкмас иде,
Мактамаслар иде тикмәгә.
Чишмәбездән учлап су эчәбез,
Ераклардан кайтып алалар.
Тургай моңы, болын-тугайлары
Теләк теләп озатып калалар.
Укытучы.
- Укучылар, сез туган як, туган җир турында нинди мәкальләр беләсез?
(Үз илең - алтын бишек.
Иле юкның көне юк.
Туган илең - туган өең.
Ир илендә кадерле.
Илдә чыпчык үлми.
Илнең төтене дә тәмле.
Ватан - икенче анадыр.
Ил йоласыз булмый.)
(Җаваплар тыңлангач, мәкальләр экранда күрсәтелә. 3 нче слайд.)
Укытучы.
- Ил йоласыз булмый. Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган?
(Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, моңнары була.)
- Нәрсә соң ул йола?
(Укучы слайдтан кычкырып укый. 4 нче слайд.)
(Йола-теге яки бу халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр; гореф-гадәтләр.)
Укытучы.
-Укучылар, әйдәгез дәресебезнең эпиграфы белән танышып китик. (Укучы слайдтан укый. 5 нче слайд.)
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен. (Равил Фәйзуллин.)
Укытучы.

- Әйе, һәр кеше үзенең үткәнен, бабайларның ничек итеп көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Шуның өчен без бүген сезнең белән халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен искә төшереп китәрбез. Әсәрнең әһәмиятен ачыкларбыз. Дәрес азагына без шуларны белергә тиешбез.


Укучылар, әйтегез әле, бүгенге дәресебезнең темасы нинди?
(Гомәр Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау.)
(Тема экранда күрсәтелә. 6 нчы слайд.)
Укытучы.
- Әйдәгез, укучылар, әсәр буенча фикер алышыйк.
(Сораулар экранда. 7 нче слайд.)
1. Г.Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәре нәрсә турында?
(Кечкенә Гомәр, аның балачагы, туган як табигате, кешеләре, гореф-гадәтләре турында.)
2. Ни өчен автор әсәрен шулай атады икән?

(Туган якта кешенең балачагы үтә һәм иң якты истәлекләре сакланып кала. “Бишек” сүзе шуңа ишарә. Ә “яшел” сүзе мәңгелек дигән мәгънә, яшәү мәгънәсен өсти. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала.)


3. Әсәрнең кереш өлеше ничек исемләнгән? Анда нинди эзләр турында сүз бара? Дәреслектән шул сорауга җавап табып карагыз әле. (57 нче бит, 4 нче абзац.)


4. Г. Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” повесте - автобиографик әсәр. Ни өчен ул шулай, автобиографик дип атала.

(Чөнки әсәрдә язучының үзе турында сүз бара. Гомәр безгә үзе күргәннәре, үзе белгән кешеләре, авылдашлары, чордашлары турында сөйли.)


5. Кечкенә Гомәрнең күңелендә балачакның кайсы мизгелләре аеруча сеңеп калган?

(Колынга карата мәхәббәт һәм аннан аерылу сагышы, тау шуулар, язгы сабантуйлар, орлык чыккан көн, кунак кызларның утырмага килүе, каз өмәләре, кич утырулар...)


Укытучы.
- Әйдәгез әле, кайбер йолалар, бәйрәмнәр турында кыскача сөйләп китик.
(Укучылар кич утыру, Сабантуй, каз өмәсе турында сөйлиләр.)
Кич утыру.

Татар хатын-кызлары элек-электән кул эшләренә бик оста булганнар. Кызлар киндер, чүпләмле сөлге сукканнар, намазлыклар, кулъяулыклар, мендәр тышлары, алъяпкычлар чиккәннәр. Оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Кич утырулар уен-көлке, җыр-биюләр, табышмак әйтешү белән үткән. Бу уеннарга кайчакта егетләр дә гармун күтәреп кунакка килгәннәр. Җыр-бию арасында үзләренә уңган кызлар күзләгәннәр. Кич утырулар тәртипле, эшчән яшьләр тәрбияләгән.


Каз өмәсе.

Каз өмәсе авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә яшьләр көтеп алган. Өмәгә иң уңган, җитеш кызларны, киленнәрне чакырганнар. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Каз өмәсе ул - иң элек матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Кызлар үз осталыгын, булганлыгын шунда күрсәткәннәр, башкалардан үрнәк алырга, өйрәнергә тырышканнар. Өмәчеләр чистартылган казларны чишмәдә юу йоласын да онытмаганнар. Көянтәләргә казлар элеп, су буена төшкәннәр. Алар артыннан, киләсе елда да казлар күп булсын дип, теләкләр тели-тели, бала-чага юлга каурыйлар сипкән. Ә инде өйдә су буеннан кайтучыларны хуш исле каз бәлеше, каз коймагы көткән. Кичен шул йортта яшьләр уены оештырылган.


Сабантуй.

Сабан туен элек, 1917 нче елга кадәр, сабан чәчүенә чыкканчы бәйрәм иткәннәр. Сабан туен ел буена сагынып көткәннәр, аңа алдан ук әзерләнеп килгәннәр. Ашау-эчү әйберләрен хәстәрләп куйганнар, һәркемгә нинди дә булса яңа кием әзерләргә тырышканнар. Әле колхозлар төзелгәнче, кешеләрнең үз атлары булган. Кайберәүләр махсус рәвештә чабышкылар асраганнар. Ат чабышларына инде малайлар әзерләнгән.


Кызлар исә, бүләккә бирергә дип, сөлгеләр, тастымаллар, кулъяулыклар чиккәннәр.
Татарча көрәш - Сабан туеның төп бәйгесе. Малайлар башлаган көрәш өлкәннәр бәйгесе белән тәмамланган. Баш батыр ачыкланмыйча, түгәрәк әйләнәсеннән берәү дә китмәгән.

Сабан туе - якыннарның, туганнарның, дусларның түгәрәкләнеп табын янына җыелуы. Сабан туе - кешеләрне осталыкка, уңганлыкка өйрәтә торган олы мәктәп. Сабан туе - өлкәннәрнең яшь буынга үз тәҗрибәсен, җегәрен, ныклы әхлакый нигездә көн итү кануннарын тапшыру дәресе.


Укытучы.
- Шушы йолаларның кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган?
(Сабан туйлары, каз өмәләре сакланып калган.)
Укытучы.

- Укучылар, 2010 нчы елда Гали авылының 400 еллыгына багышланган Бөтенроссия зур татар авыллары Сабан туе булды. Сезнең игътибарыгызга Сабантуй күренешеннән өзек тәкъдим итәм.


(ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруында күрсәтелгән “Сабантуй” видеофильмы.)
(Күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр эшләү.)
Укытучы.

- Укучылар, һәркем үзенең үткәнен белергә тиеш, үткәнен генә түгел, ә нәсел шәҗәрәсен дә белергә тиеш.Ә нәрсә соң ул шәҗәрә?


(8 нче слайд. Укучы кычкырып укый.)

Шәҗәрә - нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып киткәнен күрсәткән схема - НӘСЕЛ АГАЧЫ (РОДОСЛОВНОЕ ДРЕВО).


Укытучы.

- Төрки халыкларда борын-борыннан җиде бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү, нәсел шәҗәрәсен язу гадәте булган. Ул 16 нчы гасырда башлана. Ә нәсел агачының иң кадерле кешеләре - дәү әти һәм дәү әни.


Гомәр 6-7 яшьтә генә булса да, үзенең нәсел шәҗәрәсен белә.
- Яле, Румия, безне шул шәҗәрә белән таныштырып кит.
Укучы.

- Кайбер күңеле күтәренкерәк кичләрне әти минем белән сөйләшеп алгалый. Шулай түшәмгә карап ята-ята да миңа таба борыла:


- Яле, шәкерт, син кем угылы?- дигән була. Янәсе шаяртуы инде, мәдрәсәгә йөри башлагач кына шәкерт буласың.
- Мин Бәшир угылы.
- Мм... Бәшир кем угылы?
- Бәшир - Мостафа угылы.
- Аннары?
- Аннарымы? Аның атасы - Ибраһим, аныкы Шәфигулла.
- Йә, йә, арырак киткәч, тегеләй таба ничегрәк бара?
- Шәфигулланың атасы - Идрис, аннан да ары Сәмәкәй
-Менә, менә, төбе–тамыры шул инде.
Укытучы.
- Ә сез үзегезнең нәсел шәҗәрәгезне беләсезме?
(Морат бабкай нәселе шәҗәрәсен Юсупов Илһам сөйли, плакатта үзе ясап килгән нәсел агачын күрсәтә.)
Укытучы.
- Безнең әсәребез “Туган ягым - яшел бишек” дип атала. Ә сез үзегезнең туган ягыгызны яшел бишеккә тиңли аласызмы?
(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Аннары язганнарын кычкырып укыйлар.)
1 нче төркем

- Туган як ул - туган йортыбыз, туган авылыбыз, Ватаныбыз. Ул гомер-гомергә безнең өчен илһам чыганагы, яшәүгә көч һәм дәрт бирүче күңел терәге булды. Авылыбызның бай, гүзәл табигате биредә туган, гомер кичергән һәркем күңелендә соклану-горурлану хисләре уята.


Туган илем - туган җирем,
Барлыгыңа куанам.
Туган телем, анам теле,
Сөям сине, Җир-анам.
2 нче төркем.

- Безнең Гали авылында Башкорт урамы бар. Аны авылның калган урамнарыннан кечкенә Тәрәгәл елгасы аерып тора. Бу урам көннән-көн матурлана, яшәрә бара. Бакчалар башында гына ямь-яшел болын. Ә анда борынгыдан калган изгеләр чишмәсе. Авыл халкы аны ”Бабкай чишмәсе” дип атый. Морат бабай турында халыкта яшәгән риваятьтә: ”Чишмә суы төрле авырулардан дәва булып тора. Күпләр шушы изге суны “Зәмзәм суы” белән тиңлиләр,”- диелә. Урам артындагы болында Сабантуйлар үткәрелә. Туган ягыбыз - чын мәгънәсендә безнең өчен яшел бишек булып тора.


Укытучы.
- Габдулла Тукай Гомәр Бәширов өчен якташ, матур шигырьләр авторы, гади халыкның хәлен аңлаучы буларак бик якын. Г.Тукай “Туган авыл” шигырендә:
“Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безең авылга ул
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям аны җаным,тәнем белән,”-дип язган.

Бәлки шушы шигырь юлларын укыгач, Г. Бәширов та туган җиренең матурлыгын тойгандыр һәм үзенең “Туган ягым - яшел бишек” повестен язгандыр.


(Флёра Сөләйманова башкаруында “Туган авыл” җыры яңгырый. Габдулла Тукай сүзләре, татар халык көе. 10 нчы слайд.)


Йомгаклау.
Укытучы.
-Укучылар, сез бүгенге дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз?

(Без, халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли бәйрәмнәренә, йолаларына тукталып, үткәнен белмәгәннең киләчәге юклыгын белдек. Гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга да җиткерергә, һәркем үз нәселенең шәҗәрәсен белергә тиеш икәнлегенә төшендек.)


(11 нче слайд)

- Укучылар, без бүген сезнең белән, Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәренә таянып, халыкның гүзәл йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләштек. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Туган җир һәркем өчен дә изге һәм кадерле.


Билге кую.
Өй эше бирү.
Һәр бала үзләренең нәсел шәҗәрәсен ясап килә.
МӘГАРИФ.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ