Логотип Магариф уку
Цитата:

Уку – зур хезмәт ул

 Корбанова Гөлназ Барис кызы,Кукмара районы Аш-Буҗи башлангыч мәктәбенең озайтылган көн төркеме җитәкчесеБаланы төрле яктан камил шәхес итеп тәрбияләү, белем бирү – иң кыен, четерекле эш. Ул гасырлар...

 Корбанова Гөлназ Барис кызы,

Кукмара районы Аш-Буҗи башлангыч мәктәбенең озайтылган көн төркеме җитәкчесе


Баланы төрле яктан камил шәхес итеп тәрбияләү, белем бирү – иң кыен, четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Баланың шәхес буларак формалашуы гаиләдә башлана.


Бала җиде яшен тутыргач, мәктәпкә укырга килә. Балалар коллективына килеп керү белән, ул дуслар һәм иптәшләр таба, уенга һәм коллектив хезмәткә актив катнашып китәргә мөмкин, шул ук вакытта, үз эченә бикләнеп, сыйныф тормышыннан читләшүе дә бик ихтимал. Баланың нинди шәхес буларак формалашуы ата-ана, укытучыларга бәйле.


Бала мәктәпкә килгәч, билгеле бер режимны үтәргә тиеш: бу нәрсә аның беренче  вакытларда әхлак тәрбиясе факторы булуы белән билгеләнә. Мәктәп баланы вакытның кадерен белергә, мәктәп вазифаларын үз  теләкләреннән өстен куярга өйрәтергә тиеш. Һәр ата-ана  баланың режимны дөрес үтәвен тикшереп торырга бурычлы:  баланы «эш  беткәч уйнарга ярый» дигән  кагыйдә буенча яшәргә өйрәтергә кирәк.


Һәръяктан камил шәхестә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне яратуы. Тәрбиянең дә төп чарасы – хезмәт. Гаиләдә бирелә башлаган хезмәт тәрбиясе мәктәптә үстерелә. Хезмәте булган кеше кайда да югалып калмый.


Хезмәтне сөю – шәхеснең тумыштан килгән сыйфаты түгел, бәлки хезмәт тәрбиясенең нәтиҗәседер. Кызганычка, балаларының мәктәп эшенә  укуга комаучаулый торган кирәксез бер йөк дип караучы ата-аналар да бар. Биредә балалар тарафыннан коллектив хезмәтнең чын мәгънәсен аңлап җиткермәү куркынычы яный.


Балада хезмәт сөю тәрбияләгәндә укытучы һәм ата-ана түбәндәгеләрне истә тотарга тиеш:


• хезмәт баланың көче җитәрлек булсын;


• башланган эш ахырына җиткерелсен һәм уңышлы тәмамлансын;


• эшнең максаты балага аңлаешлы булсын;


• хезмәтнең катлаулылыгы арта бару тәртибендә булсын.


Балалар катнаштырыла торган хезмәт эшчәнлеге күп төрле.


Көнкүреш хезмәт күбрәк гаиләдә тәрбияләнә: аяк киемен, өс киемен чистарту, бүлмәне җыештыру, табын әзерләү һ. б. Көнкүреш хезмәт белән бала үз вазифаларына төшенергә өйрәнә. Өй хезмәтенә көн дә кабатлана торган төрләрен үзләштерә барып, бала үзенең һәм башкаларның хезмәтен ихтирам итәргә өйрәнә.


Мәктәптә балаларның төп хезмәте булып, әлбәттә, белем алу тора.


Уку – зур хезмәт ул. Өзлексез уку ардыра, ял сорый. Ләкин кайбер гаиләдә «балаларны укытучылар яхшы һәм дөрес итеп укытырга тиешләр, ә гаилә үзе исә ашату, киендерү, мәктәпкә хәзерләү кебек эшләрне башкарырга бурычлы» дип аңлыйлар. Өйгә бирелгән  эшне бала тиз арада эшләп бетергә мөмкин. Шунда ук тикшерергә ашыкмагыз. Балага үткәннәрне кабатларга, мәсьәләне чишәргә, укып чыгарга кирәклеген төшендереп, үз сүзегездә нык торып, киңәш бирегез. Бу хәл балага үз ихтыяр көчен арттырырга, ашыкмаска ярдәм итәр, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтер. Эшен уңышлы тәмамлаган бала шатлык хисе кичерер. Укытучы эшнең ни дәрәҗәдә дөрес эшләгәнен тикшерер һәм аңа бәя куяр.


Һәр ата-ана баласын дәфтәрләренең чисталыгы, рәсемнәренең матурлыгы өчен мактарга тиеш.


Бөтен бала да яхшы билгеләргә генә укый алмый. Уку хезмәте аңа авырдан бирелергә мөмкин. Ә менә үзенең көче җитәрдәй җитештерүчән хезмәттә ул уңышка ирешә, шатлык хисе, үз көченә ышану кичерә.Җитештерүчән хезмәттә яхшы нәтиҗәгә ирешкән баланың уңышка ирешер өмете арта.


Авыл мәктәпләрендә зур гына мәктәп яны участоклары бар. Бала анда үз көче белән нәрсәдер җитештерә. Язын җирне эшкәртеп, үзе үк орлыкларны чәчә. Җәй көне чүбен утый, суын сибә, ничек үсүен күзәтә. Ә көз көне уңышын җыя. Шул уңышның үзләренә кыш көне ашарлык ризык булуын аңлый. Моның бер начарлыгы да юк. Бала бер үк вакытта хезмәт күнекмәләре ала, ихтыярын, осталыгын, тапкырлыгын, зирәклеген үстерә. Һәр бала өчен гомуми файдага эшләнгән коллектив хезмәт бик яхшы тәрбияви нәтиҗә бирә.


Мәктәптә шулай ук җәмәгать эше дә баланы тәрбияли. Оештыру эше һәрбер балага ошый. Мәктәптә һәр укучыга аерым бер эш йөкләнү отышлы. Бу эш гади һәм җиңел сыман тоелырга мөмкин, әмма чынында исә ул алай түгел. Кайбер балалар менә дигән башкаручы булсалар да, җитәкче ролен үтәргә туры килсә, иң гади нәрсәне дә үтәргә кыенсыналар. Һәркемне иҗтимагый файдалы эшкә тарту балаларның оештыру сәләтләре чәчәк атуга бик зур мөмкинлекләр тудыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ