Укытучы бар яктан да үрнәк шәхес
Гөлчәчәк ДАУТОВА,Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы 29 ел. Талантның ике канаты була: берсе – халык, икенчесе – хезмәт.Аяз Гыйләҗе...
Гөлчәчәк ДАУТОВА,
Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы 29 ел.
Талантның ике канаты була:
берсе – халык, икенчесе – хезмәт.
Аяз Гыйләҗев
Исем кебек үк һөнәр дә – кешенең йөзе. Элек-электән татар халкы исеменә дә, җисеменә дә тап төшерергә тырышмаган. Бу безгә ата-бабаларыбыздан, әни-әбиләребездән канга сеңгән. Шулай ук һөнәргә изге итеп карау яшьтән үк килә. Шуңа күрә һөнәр сайлаганда, җитди уйланып башкарыла. Менә мин дә үземне укытучы һөнәренә тугры калдым дип саныйм. Укытучы дигән исемгә лаек булу – сине ниндидер кысалар эчендә тота. “Син бар яктан да үрнәк булырга тиеш”, – дигән сүзләр бүгенге көндә дә колак төбендә яңгырап тора. Моны кем әйткәндер, белмим. Ләкин мин бу сүзләрне һавадан иңгән сүзләр, дип саныйм. Кайда гына булсам да, йөрсәм дә туры атларга тырыштым, нишләсәм дә ялгышлыклар ясамадым. Сүзләремне сөйләгәндә, кешеләргә киңәш биргәндә, үземнең үлчәү тәлинкәләренә салдым.
Әйе, мин хезмәт юлымны башлаганга, 29 ел булды. Әгәр уйлап карасаң, бу бит бер кеше гомере булырга мөмкин. Элек-электән авыл җирендә укытучы һәм медицина хезмәткәре булу зур дәрәҗә иде. Узган гасырның 80 нче елларында авылда калу “модага” кереп китте. Әни белән әти фермада эшләгәнгәме, минем авылда каласы килмәде. Сигезенче сыйныфны бетерү белән Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем. Тырышлыгым бушка китмәде, мин училищены “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тәмамлап, Мөслим районына эшкә кайттым. Бик сагына идем, мөгаен, шуңа үз ягымны сайлаганмындыр да. Башта авылларда укытып, тәҗрибә тупладым. Хәзерге вакытта Мөслим үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытам.
Укытучы бары тик үз үрнәгендә генә укучыларны тәрбияли ала. Синең киемең, сөйләмең, көлүең, үз-үзеңне тотышың, хәтта ачулануың да балага уңай яктан, шулай ук тискәре яктан да тәэсир итәргә мөмкин. Тәрбиядә һәм укытуда иң мөһим сыйфатлар: дөреслек, гаделлек, намуслылык. Укытучы тарафыннан менә шушы сыйфатлар үтәлгәндә, укучы үзенең эш-гамәлләренә дөрес бәя бирергә өйрәнә. Укучы сине хөрмәт итә. Ата-аналар һәм укучылар арасында хөрмәткә лаек булу – бу укытучы өчен зур дәрәҗә.
Сыйныфта дөреслек хөкем сөрсә, укучылар сыйныф җыелышларында бер-берсенә кисәтү ясарга, хаталарын төзәтергә өйрәнәләр. Сыйныф җитәкчесе булып эшләгәндә, укучыларның җаваплы эшләре бар иде: кемдер дәреслекләргә, сыйныфтагы җиһазга җаваплы, кемдер хисапчы, сәркатип, редактор, рәссамчы һ.б. Бигрәк тә хисапчының эше кызыклы иде. Ашханәдә туклану өчен акчаны үзләре җыеп, санап, көннекен көнгә алып баралар. Иптәшләренең хисапчы эшен башкаруы аларга уңай йогынты ясый. Бер-берсенә игътибарлылыкны арттыра.
Укучыга вәгъдә бирдеңме үтәргә кирәк. Укытучының бер генә сүзе дә ялган булырга һәм үтәлми калырга тиеш түгел. Син шундый булсаң, укучыдан таләп итә аласың. Укучы синнән үрнәк ала.
Иң авыры – үз фәнеңне яратырга өйрәтү. Укучы укый торган фәннәр бик күп. Шулар арасында синең фәнең дә бар. Фәнең белән кызыксындыру өчен, син һәрдаим үсештә булырга тиеш. Интернет челтәрендәге, радио-телевидениедәге яңалыклар һәм вакытлы матбугат белән танышу – синең бурыч. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы матур әдәбият укырга өйрәтә. Бу – тәрбиянең бер адымы, чөнки әдәби әсәрләр укыган баланың күңеле “пычрак” була алмый. Минем төп максатым да – укучыларымда матур әдәбиятка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Әйе, мин аларга әсәрнең иң кызыклы урыннарын сөйлим дә туктыйм. Укытучы үсештә булса гына аның сөйләвен тыңлавы рәхәт. Бу укучыны да шундый булырга өнди.
Укытучы булып эшләү елларында мин шуны аңладым: укытучы үз эшенең нәтиҗәсе булсын өчен тырыша һәм укучыларының язмышы өчен борчыла. Ул яхшы җырчы, биюче, юмор остасы, рәссам, шагыйрь, артист. Елда үткәрелә торган смотр концертларын укытучылар коллективы да куя. Мондый таланты булган укытучы баланың сәләтен үз вакытында күреп ала һәм үстерә. Әйе, бетереп чыккан укучылар арасында кемнәр генә юк: артистлар, укытучылар, үз бизнесын оештыручылар, медицина хезмәткәрләре, гади эшчеләр. Укучыларның үз юлларын табып, тормышта җайлашуларына күңел сөенә. Бөтен җиһанга кычкырасы килә: “Мин Сезнең белән бәхетле!”, – дип.
Укытучы һөнәре авыр һөнәрләрдән санала. Ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, укучыларыңны хөрмәт итсәң, балаларыңның ышаныч белән караган күз-карашларын тойсаң, сине канәгатьләнү хисе биләп ала. Көн саен алар белән аралашу ниндидер ләззәт, яшәү мәгънәсе, көч бирә. Мин укытучы булуым белән горурланам.
Комментарийлар