Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы һәрвакыт укытучы булып калырга тиеш

Алсинә Наил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА,Апас районы Сатламыш урта мәктәбенең рус теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы. Эш стажы - 8 ел.Яңа заман авыл укытучысы. Ул нинди булырга тиеш? Укучылар, аларның әти...

Алсинә Наил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА,
Апас районы Сатламыш урта мәктәбенең рус теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы. Эш стажы - 8 ел.

Яңа заман авыл укытучысы. Ул нинди булырга тиеш? Укучылар, аларның әти-әнисе, коллегалары аны нинди итеп күрергә тиеш? Дәрес материалы укучыларга үтемле дә, кызыклы да булсын өчен, ул нәрсә эшләргә тиеш? Мондый сорауларны мәгариф үсешенең этапларында еш ишетеп була. Бу сорауларга укучы укытучы алдынгы карашлы булырга тиеш дип җавап бирер; әти-әни укытучы аларның балалары белән уртак тел таба белергә һәм дәресне үтемле итеп аңлатырга тиеш дип әйтерләр; коллегалары исә аннан дәресләрендә яңа заман укыту методлары һәм технологияләре куллануны таләп итәрләр. Шулай итеп, кем соң ул яңа заман авыл укытучысы?


Яңа заман укытучыдан замана белән бергә атлауны таләп итә. Шул ук вакытта ул еллар дәвамында җыелган тарихи тәҗрибәне онытырга тиеш түгел. Балалар болай да тиз тиз үсә, ә замана үзгәргән саен, аларның үсү тизлеге тагын да арта. Шул ук вакытта алар укырга, яңа белемнәр табарга, ул белемнәрен мөстәкыйль рәвештә куллана белергә тиеш. Шуңа күрә укытучы уку процессын укучыны кызыксындырырлык итеп оештырырга тиеш: баланың дәрестә аралашасы килсен, укытучыны тыңлыйсы килсен. Өстәвенә, хәзер мәгариф системасы үзгәрешләр кичерә. Димәк, яңа заман укытучысы тиз үзгәрә торган мәгариф стандартларына, аның критерияләренә туры килергә тиеш. Яңа информацион технологияләр барлыкка килү белән, укытучы алдына тагын бер бурыч куелды: ул яңа технологияләрне белергә, үз эшендә аларны актив кулланырга тиеш. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, яңа заман укытучысы чыдам, актив, яңа технологияләрне профессиональ рәвештә белүче һәм кулланучы, тиз үзгәрүчән заманага яраклаша алучы, үз белемен даими яңартып, арттырып торучы, вакыт белән сыналган нәтиҗәле алымнарны да онытмаучы, аларга таянучы кеше. Ул үз укучыларын олы тормыш юлына әзерләргә, аларга җәмгыяттә үз урыннарын табырга ярдәм итәргә тиеш. Замана ничек кенә үзгәрмәсен, укытучы һәрвакыт укытучы булып калырга тиеш.


Авыл укытучысы өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә һәрвакыт үрнәк булган. Аны хөрмәт иткәннәр, аннан киңәш сораганнар, аның фикеренә колак салганнар. Бүген авыл укытучысына булган хөрмәт саклананганмы соң? Минем фикеремчә, әйе. Дөрес, укытучыны күргәч, авыл агайлары элеккеге вакытларда кебек баш киеме салып исәнләшми исәнләшүен; шәһәрне дә, авылны да чолгап алган компьютер да балаларның укытучыга карашын азрак үзгәртә, тик шулай да хәзерге заман авыл укытучысы һаман да хөрмәткә лаек шәхес. Авылдашларым өчен укытучы белем бирүче генә түгел, ә һәр яктан үрнәк кеше. Авылыбыздагы барлык укучылар укытучыларыннан үрнәк алалар: кайсыдыр аның кебек чиста-пөхтә, гади дә, шул ук вакытта зәвыклы да итеп киенергә тырыша; кайсыдыр аның кебек үк акыллы, белемле булыр өчен, бар көчен куеп тырышып укый. Шуңа күрә хәзерге заман авыл укытучысы Укытучы дигән бөек исемгә тап төшермәскә тиеш. Үз-үзен тотышы белән ул кешенең нинди булырга тиешлеген, аның гаиләсе, җәмгыяттәге урыны нинди икәнен күрсәтергә бурычлы.


Мин Апас районының Сатламыш авылында урыс теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы булып эшлим. Эш стажым күп булмаса да, мин, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өчен, тиешле шартлар булдыру өстендә эш алып барам. Яңа заман укытучысы буларак алдынгы педагогик технологияләр кулланырга тырышам. Бүгенге көн мәктәп баласын заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләүнең алымнарын эзлим, аларны дәресләрдә генә түгел, тәрбия сәгатьләрендә дә кулланам. Бу эш алымнарының нәтиҗәсе бар дип әйтә алам. Минем укучыларым тирән эрудицияле, белемле; алар алдынгы технологияләр белән хәбәрдар, ул технологияләрне киләчәк тормышларында кулланырга әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ