Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзем сайлаган язмыш

Рамилә ГАБДРАХМАНОВА,Балтач районы Ор башлангыч мәктәбенећ башлангыч сыйныф укытучысыПедагогик хезмәт стажы 29 ел.“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...” – мәктәп залында җыр яңгырый. Нишләптер үз төбендә эн...

Рамилә ГАБДРАХМАНОВА,
Балтач районы Ор башлангыч мәктәбенећ башлангыч сыйныф укытучысы
Педагогик хезмәт стажы 29 ел.

“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...” – мәктәп залында җыр яңгырый. Нишләптер үз төбендә энҗе бөртекләре ялтырый. Балаларыннан күз дә алмый утырган әниләр кешегә сиздермәскә тырышып күз төпләренә кулъяулыкларын тидереп-тидереп алалар.


Әле кайчан гына кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәп бусагасын атлап кергән балалар бүген яраткан мәктәпләре белән хушлаша. Дәресләр, төрледән-төрле кичәләр, мониторинг-тикшерү эшләре артта калды. Алда – 3 ай каникул! Тик нигәдер күзләр яшьләнә. Дуслар кала, 4 ел утырып укыган парта кала. Ә иң күңелне айкаганы – беренче тапкыр мәктәп ишегеннән җитәкләп алып кергән, “Әлифба”дан беренче сүзне укырга, нәни куллардан тотып башта туры сызыклар, аннан соң хәрефләр язарга өйрәткән укытучы апа кала! Күңелдә мең дә бер сорау: “Зур мәктәптә ничек каршы алырлар? Укытучылары бик усал түгел микән? Сыйныфта ничәү булырбыз икән?...”


Укучыларының күнел халәтен бик яхшы тоя укытучы апалары. Инде тәмам үз балаларына әверелеп беткән укучылары аннан китәләр икән бит! Кай арада үткән соң бу 4 ел?! Беренче сыйныфка аяк баскан көннән алып бүгенге көнгәчә мәктәп тормышы күз алдыннан үтә. Укучыларының борчылуын аңламый мени соң ул?! Тик моны балаларга сиздерергә ярамый. Ул бит укытучы апа! Нинди генә авырлыклар килгәндә дә каушап калмаска, нык булырга, үз сүзләрен әйтә белергә өйрәтте бит ул аларны. Борчылмагыз, балалар, бар да яхшы булыр! Яңа мәктәпкә сез бик тиз ияләнерсез. Берсеннән-берсе мавыктыргыч яңа фәннәр, яңа дуслар көтә сезне. Башлангыч сыйныфта алган белемнәрегезне алга таба да куллана белегез. Укытучы апаларны, хәреф танырга өйрәткән мәктәбегезне онытмагыз!


Чыгарылыш сыйныф укучыларына карап менә шуларны уйлады укытучы. Ул да быел барысын да яңабаштан башлаячак. Беренче сыйныф, беренче дәрес, беренче аваз, беренче хәреф... Укытучы апа булып мәктәп бусагасын атлап кергәнгә дә быел 30 ел тула икән бит инде! Кай арада үткән соң бу еллар? Ә бит ул үзе дә кайчандыр нәни генә кызчык иде. Әнисенең кулына чытырдап ябышып, курка-курка гына мәктәп бусагасын атлап кергән иде. Кайчан керде икән аның башына “Укытучы  булам” дигән фикер? Беренче укытучысы уңышларын күреп үсендергәндә, аркасыннан сөеп  мактагандамы? Әллә югарырак сыйныфка күчкәч укытучы апаларына дәфтәрләр тикшерергә булышкандамы? Бәлки бертуган апалары бер-бер артлы Арча педагогия училищесына укырга китеп, кечкенә балалар белән эшләүнең кызыклы мизгелләрен кайтып сөйләгәндәдер? Әллә башлангыч сыйныфта укыганда мәктәпкә практикага кайткан яшь, чибәр, мөлаем апаларның үкчәле туфлиләр киеп керт-керт атлап китүләрен, сыздырып баянда уйнап, җырлап җибәрүләрен күргәчме? Мөгаен, барысы бергә җыелгандыр. Чөнки ул заманнарда укытучының дәрәҗәсе бик югары иде шул. Урамның аргы башыннан укытучы апа килгәнен күрсәк, тизрәк капка артына “сыза” идек. Ул үтеп китмичә, урамга чыкты юк... Кинәттән генә каршыга очраганда каушап- кызарып исәнләшә, сорауларына тотлыга-тотлыга җавап бирә идек тә, тизрәк үтеп китү ягын карый идек. Андый-мондый кыек эшең сизелсә, әниләр “Укытучы апаңа әйтәм!” дип куркыта иде. Өйгә кайткач аннан зарлану юк, орышканнар икән, димәк, үзең гаепле. Укытучыларның белмәгән нәрсәсе юктыр кебек тоела иде безгә. Ничек кызыкмыйсың да, ничек шуларга охшарга тырышмыйсың ди инде! Менә шулар сәбәпче булгандыр да инде бу һөнәрне сайлавыма. Ул вакытта укытучы хезмәтенең нинди җаваплы, четерекле, күп сабырлык, белем, тырышлык, зирәклек сорый торган хезмәт икәнлеген аңлап та бетермәгәнбездер, бары тик матур якларын гына күргәнбездер.


Укытучы һөнәрен бик күп һөнәрләр белән чагыштыралар. Ә мин аны игенче һөнәре белән чагыштырыр идем мин. Игенче орлыкны җир куенына чәчә, тир түгеп үстерә, куанып уңышын җыеп ала. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыклары чәчә, белем-тәрбия бирә. Укытучының уңышы күп еллардан соң гына күренә.  Бала алган белемен, тәрбиясен кулланып, иленә, халыкка хезмәт итә икән – укытучының тырышлыгы бушка китмәгән, димәк.


Мин – башлангыч сыйныф укытучысы. Күпләр безнең хезмәтне бик җиңел дип уйлый, безгә түбәнсетебрәк карый. Үзебезнең хезмәтне мин иң четерекле, катлаулы хезмәт дияр идем.Чөнки сабый баланы мәктәп бусагасы аша белем йортына алып кергәч, аны укырга-язарга гына өйрәтергә түгел, белем алырга омтылыш уятырга, иптәшләре белән уртак тел табарга, яңалыклар ачарга, үз фикерен әйтергә өйрәтергә, бала йөрәгенә юл табарга, аның күңеленә шәфкатьлелек орлыклары салырга, ышанычлы дустына әверелергә кирәк. Шулай булганда гына хезмәтеңнең нәтиҗәсе күренәчәк. Ә моның өчен балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудыру аша гына моңа ирешергә мөмкин.


Минем бурычым белем бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Дәресләрдә нәкъ менә шуңа ирешергә омтылам. Балаларны һәрбер сүзне уйлап, үлчәп һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү – төп алымнарымның берсе булып тора. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга тырышам, укучыларны җәлеп итү, кызыксындыру өчен дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны киң кулланам. Гамәлгә кертелгән федераль дәүләт белем бирњ стандарты баланың күпьяклы үсешен күз алдында тота. Укучыларым сынауларда сынатмады, боларны уку елы башында һәм ахырында үткәрелгән тикшерү эшләре нәтиҗәләреннән күрәбез.


Соңгы елларда мәгариф өлкәсенә бик күп яңалыклар, үзгәрешләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки яңа технологияләр, алымнарны белмәсәң, заманадан артта каласың. Үз белемен арттыру өстендә эшләмәгән укытучы яңалыкка омтылучы мөстәкыйль шәхес тәрбияли алмый. Укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен күтәрергә, үз өстендә эшләргә, һөнәри осталыгын арттырырга тиеш. Шуңа күрә дә без район күләмендә уздырылган чараларда, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз.
Укучыларда туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, туган якка, милли гореф-гадәтләргә багышланган бәйрәмнәр, төрле чаралар оештырабыз. Бу бәйрәм-чараларда әти-әниләр дә бик теләп катнаша. Мәктәптә эшләү дәверендә әти-әниләрнең укытучының ышанычлы ярдәмчеләре булуына төшендем. Алар белән тыгыз элемтәдә торып, бер-берең белән аңлашып, киңәшләшеп эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин, минемчә.


Урам буйлап Укытучы атлый, кулында – чәчәк бәйләме... Талчыгуы йөзенә чыккан, ә күзләре елмая. Кайчандыр үзе укыткан, аннары башка районга күчеп киткән бөтерчек кебек малай үсеп җитеп егет булган, хәрби хезмәткә китәргә җыена икән бит. Апасы белән хушлашырга кайткан, онытмаган беренче укытучысын! Хәерле юл сиңа, балам! Исән-сау хезмәт итеп, бәхетең белән әйләнеп кайт! Мин сиңа изге теләктә булырмын.


Мин бәхетле, чиксез бәхетле! Укучыларымны, тормышны, үзем сайлаган һөнәрне, иңне иңгә куеп 30 елга якын аңлашып эшләгән хезмәттәшләремне яратам. Үзем сайлаган язмыштан тайпылмыйча, Ходаем сәламәтлек биреп, шул юлымны ахыргача дәвам итеп бетерергә язсын иде дим. Язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:


Миңа сорау бирсәләр:
– Бәхет ни ул? – дисәләр,
–Бәхет - шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ