Логотип Магариф уку
Цитата:

“Яхшыны күрегез, аңлагыз, Яманга битараф калмагыз...”

(Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. VIII сыйныф)Гөлнур КАСЫЙМОВА, Казандагы 98 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бу тема Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәч...

(Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. VIII сыйныф)


Гөлнур КАСЫЙМОВА,


Казандагы 98 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Бу тема Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрен үткәннән соң өйрәнелә. Әсәр белән танышуга 3 сәгать вакыт бирелә. 4 нче сәгатьтә сыйныфтан тыш уку дәресе үткәрелә. Димәк, без тәкъдим иткән тема 5 нче дәрес итеп бирелә. Әсәрдә намус, акыл, әдәп, күңел, сабырлык төшенчәләре бер-берсенә үрелеп бирелә. Шуңа күрә, һәр дәрестә, әсәрне тирәнрәк анализлаган саен, бу төшенчәләрнең мәгънәсенә күбрәк төшенелә. Әлеге дәрестә алда яңа төшенчәләр башка әсәрләр, татар халык авыз иҗаты мисалында аңлатыла.


 


Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү.


Максат: чын кеше гыйбарәсенең асыл мәгънәсенә төшенү.


Универсаль уку гамәлләре


Шәхси универсаль уку гамәлләре: намус, акыл, әдәп, күңел, сабырлык төшенчәләрен аңлау аша чын кеше булу омтылышына ия булу.


Танып белү универсаль уку гамәлләре – гомумиләштерүләр ясау, нәтиҗә чыгара белү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: диалогта катнаша алу, үз фикерләрен ачык һәм төгәл итеп җиткерә белү.


Рефлексив универсаль уку гамәлләре: җавапларның дөреслеген контрольдә тоту (метапредмет нәтиҗәләр).


Материал:  Йосыф кыйссасы. – К., 2000; С.Г.Исмәгыйлова, Ф.М.Исмәгыйлова. “Тәрбия хәзинәләре”. – К., 1992; “Көч һәм рух тамырлары”. Әдәплелек дәресләре. 5–11 нче сыйныфлар өчен хрестоматия. –К., 2000; Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. “Тәрбия дәресләре”; карточкалар, плакатлар, экран, компьютер.


Кулланылган метод: өлешчә эзләнү, сөйләм телен үстерү.


Дәрес барышы


I.Оештыру. Мотивлаштыру


Исәнләшү. Уңай психологик хәләт тудыру, эпиграф буенча әңгәмә уздыру. Эпиграф итеп “Яхшылык яшәртә, көч бирә” әйтеме алынган. (Мәгънәсе аңлатыла. Яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-берсенә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Якын кешеңнең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу бик мөһим. Яхшылык эшләгән кеше якын кешесен яшәртергә, аңа рухи яктан көч бирергә мөмкин. Кояш кешеләр өчен гел яхшылык кына эшләгән кебек, кешеләр дә бер-берсенә карата яхшы гамәлләр генә кылсыннар иде).


II.Актуальләштерү


Укучыларның өйдә язып килгән “Чын матурлык нәрсәдә?” дигән темага сочинениеләрен укыту. Чын матурлыкның нәрсәдә булуы турында нәтиҗә ясау.


Нәтиҗә. Димәк, укучылар, чын матурлык ул – бик тирән мәгънәле төшенчә. Һәркем аны үзенчә аңлаган. Берәүләр матурлыкны табигатьтә күргән, аның матурлыгына сокланып караган. Икенчеләр исә, чын матурлыкны кеше күңеленең матурлыгы дип атаган. Кайберәүләр, чын матурлык ул – беренче мәхәббәт, аның кадерен белүдә, ди. Һәм ниһаять, күбегез чын матурлыкны тыныч тормышта, илнең иминлегендә, әти-әни, туганнар белән тату тигез гомер итүдә күрә.


III. Уку мәсьәләсен кую


Укытучы. Укучылар, эпиграф һәм сочинениеләр эчтәлегеннән чыгып, бүген дәрестә нәрсә турында сүз алып барачагыбызны әйтә аласызмы? (Фикерләр тыңлана.)


– Ә кем соң ул чын кеше? Бүген без чын кеше төшенчәсен тасвирлый торган сыйфатларны ачыкларга тырышырбыз. Бурычларны хәл итүдә шигырь, мәкальләр файдаланырбыз, фикер ияләренең сүзләренә мөрәҗәгать итәрбез.


IV. Уку мәсәләсен чишү



  1. Намус, акыл, әдәп, күңел, сабыр төшенчәләренә аңлатма бирү.


Укытучы. Укучылар, әйдәгез экранга карыйк әле. Экранда нәрсә күрәсез? (Экранда биш таҗлы чәчәк рәсеме бирелгән. Аларга “намус”, “акыл”, “әдәп”, “күңел”, “сабыр” дигән сүзләр язылган. Уртада – “Чын кешенең асылы нәрсәдә?” дип язылган.)


Без хәзер һәр таҗ яфракчыгына язылган сүзләргә аңлатма биреп үтәрбез. Ә дәрес ахырында “Чын кешенең асылы нәрсәдә?” дигән сорауга бергәләп җавап бирербез. Дәрес дәвамында фикерләрегезне шушы сорау тирәсенә туплап барыгыз. Дәрес барышында тапкан җавапларны дәфтәргә теркәп барырга киңәш итәм. (Укучылар “намус” төшенчәсенә карата үз фикерләрен белдерә. Соңыннан бергәләп нәтиҗә чыгарыла.)


Нәтиҗә. Һәр кеше намуслы булуны үз бурычы итеп санарга тиеш. Әгәр мәктәпне мисал итеп алсак, укучылар уку хезмәтен намус белән башкарырга бурычлы. Намуслы бала ата-анасының сүзеннән чыкмый, һәр гамәлне башкарыр алдыннан, намусы белән “киңәшә” һ.б. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә намус ул – эчкерсезлек, вөҗданлык, тел тидермәслек яхшы булу диелгән. (Шул рәвешле һәр сүзгә аңлатма бирелә. Мәсәлән, татар теленең аңлатмалы сүзлегендә акыл ул – кешенең уйлап, фикер йөртү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе. Ә әдәп – кешенең психик дөньясы, күңеле, аңы. Күңел –  ул кешенең мәрхәмәтле һәм яхшылыкка омтылуы. Сабыр –  дин һәм кешелек тарафыннан мактала торган күркәм холыкларның берсе. Ул түземле булуны, авырлыклар килгәндә үзебез белән идарә итә алуны аңлата. Ахырдан 12 җөмлә белән нәтиҗә ясала һәм дәфтәрләргә язып куела. )


Укытучы. Әлеге сыйфатларны бер-ике сүз белән ничек әйтеп булыр иде? (Укучылар фикерләрен белдерә. “Яхшылык”, “кешелеклелек”, “үрнәк шәхес“, “чын кеше” кебек сүзләр әйтелә.)



  1. Шигырь укып, аны эталон буларак файдалану һәм фикерләү юнәлешенең дөреслеген тикшерү.


Укытучы сүзе. Димәк, укучылар, “Кеше – җирнең гүзәл чәчәге” булып чыга. Чәчәкнең бер генә таҗын алсак та, аның бөтенлеге, матурлыгы югалачак. Таҗдагы сүзләрне укыйк та, уйланыйк әле. Шушы сыйфатларның берсен генә югалтсак та, кеше затын асыл зат дип әйтеп булыр идеме? Кешедәге бу күркәм сыйфатларга элек-электән үк зур әһәмият бирелгән. XIX гасыр шагыйре Мифтахетдин Акмулланың “Кешенең биш асылы” дигән шигырен тыңлыйк та уйланыйк. Бу шигырен язганда, шагыйрь кемне күз алдында тотты икән? (Шигырь һәр партага таратыла. Шигырьне тыңлаганнан соң, укучылар җавап бирә.)


(Сүзлек эше үткәрелә. Ул сүзләрне, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, укытучы үзе сайлый. Аннары шигырьне берәр строфалап укыйлар һәм аңлата баралар.) .


Укытучы. Мифтахетдин Акмулла фикерен үрнәк дип алсак, без алдарак ясаган нәтиҗәләр дөрес микән? (Һәр төшенчәгә карата ясаган нәтиҗәне автор фикере белән чагыштыралар.)


Укытучы. Әйе, намус, акыл, әдәп, күңел, сабырлык – чын шәхеснең асылын билгели торган сыйфатлар. Алар бер-берсе белән бик нык бәйләнгән. Дәрес башында куйган бурычны исегезгә төшерегез. Без дәрес ахырында кайсы сорауга җавап бирергә тиеш? Моның хәстәрен дәрес барышында күрергә онытмагыз.


V.Белем-күнекмәләрне ныгыту



  1. Шигырь укып, аны өйрәнелә торган тема белән бәйләп аңлату.


Укытучы. Тәмле телдән – яхшы сүз, яман телдән – яман сүз чыга. Ә хәзер, укучылар, мин сезгә Г.Латыйпның “Яхшы сүз” дигән шигырен укырга тәкъдим итәм. (Укытучы һәр укучыга шигырь тексты язылган кәгазь бите өләшә.)


– Әсәрне укып чыгабыз. Ни өчен шигырь “Яхшы сүз” дип аталды икән? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)


– Автор чыгарган нәтиҗәне укып әйтегез. (Яхшыны күрегез, аңлагыз, / Яманга битараф калмагыз.)


– Бу шигырьнең эчтәлеге без тикшергән төшенчәләрнең кайсысына туры килә? (Шигырьдә язылганнар күңел белән бәйле.)


– Шигырь юллары белән дәлилләгез. (“Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән....” Күңеле бозык кешедән яхшы сүз чыкмый.)



  1. Фикерне мәкаль белән бәйләп аңлату.


– Әйе, балалар, болар бик хак әйтелгән сүзләр. “Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы”, – дигәннәр борынгылар. Ә хәзер, әйдәгез, бераз ял итеп алабыз. Экранда ике мәкаль бирелгән. Ләкин икесендә дә икешәр сүз төшеп калган. Уйлап карыйк әле, нинди сүзләр икән алар?



  1. Явыз (кешенең) яман сүзе (уттай) каты пешерә.

  2. ( Җирне) агымсу боза, ә (кешене) – яман сүз.


– Бу мәкальләр без өйрәнә торган темага туры киләме? Фикерегезне дәлилләгез. (Укучылар җавап бирә.)



  1. Өйрәнелә торган теманы акыллы кешеләр фикере белән чагыштыру.


– Ярый, рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Бөек педагог Сухомлинский тәрбия турында менә нәрсә дип язып калдырган. (Өзек экранда чыга. Аны берничә укучы кычкырып укый.)


“Син кешеләр арасында яшисең. Һәр кылган гамәлең, һәр теләгең тирә-юньдәге кешеләргә тәэсир итә. Теге яки бу эшеңне эшләгәндә, үз-үзеңә “Кешеләрне борчымыйммы?” дигән сорау бир. Синең эш-гамәлең тирә-юньдәгеләргә шатлык китерсен”. Шулай ук бөек мәгърифәтче галимебез Каюм Насыйри 1891 елгы календарендә басылган “Тәрбия” исемле  мәкаләсендә “тәрбия”сүзенең эчтәлеген менә нәрсә дип билгеләп үтә. “Балаларны тәрбия итмәк дигән сүз.... әдәплелеккә-тәртиплелеккә өйрәтү мәгънәседер”.


– Сезнеңчә, әлеге өзекләр без тикшергән төшенчәләрнең кайсы белән бәйле? (Әдәп белән.)


– Дәлилләгез. (Әдәп башы – тел, дигәннәр, борынгылар. Телең белән, яисә кылган гамәлең һәм тәртибең белән кешеләргә шатлык китерсәң, бу синең өчен зур дәрәҗә булыр)


V.Өйгә эш турында мәгълүмат бирү


Укытучы. Өйдә үзебез элегрәк өйрәнгән әсәрләрдән сабырлык төшенчәсенә мисал әзерләп килегез. Фикерегезне язмача дәлилләгез.
VI.Рефлексия

Укытучы. Укучылар, без бүгенге әдәбият дәресендә нәрсә турында сөйләштек? Әйдәгез, бергәләп  дәрес башында куйган сорауны искә төшерик әле. Чын кешенең асылы нәрсәдә икән? (Җаваплар тыңлана. Укучылар чын кешенең асылы намуслы, акыллы, әдәпле, сабыр һәм күңеле белән саф, эчкерсез булуда икәнлеген әйтеп үтәләр.)


– Әйе, дөрес укучылар. Чын кешенең күңеле матур, саф, эчкерсез булырга тиеш. Әлбәттә, чын кеше әти-әнисен яратырга, аны хөрмәт итәргә, якыннарына карата игътибарлы булырга, ә иң мөһиме, кешегә яхшылык эшли белергә тиеш.


– Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, сез үзегез чын кешеме? Алда әйтелгән сыйфатлар сездә тәрбияләнгәнме? Бу турыда уйланыйк әле һәм эчтән генә нәтиҗә ясыйк. (Уйланып нәтиҗә ясарга 1 минут вакыт бирелә.)


– Дәресебезне Роберт Миңнуллинның “Яхшылык” дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.


Яшәү безгә авыр булыр иде


Яхшылыктан башка.


Шуңа күрә яхшылыкны эшлик


Без үзебез башта!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ