Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа заман авыл укытучысы

Алсу Равил кызы Әхмәдиева,  Саба районы Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм география укытучысы , стаж - 8 ел.“Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…» Н.А.Некрасовның бу...

Алсу Равил кызы Әхмәдиева,  Саба районы Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм география укытучысы , стаж - 8 ел.


“Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…» Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.


Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».


Укытучы булу кешегә, сәләт итеп, Ходайдан бирелергә тиештер , минемчә. Һәм бу сәләтләр сабый чактан ук ачыла башлый. Курчакларны тезеп утыртып, соңрак эне-сеңелләргә хәреф, сан өйрәтеп, рәсем ясатып укытучы булам дигән хыяллар белән янып йөри башлыйсың. Үрнәк итеп балалар бакчасындагы тәрбияче апа, беренче укытучы  сайлана. Мәсәлән , минем әтием Шайдуллин равил Миннәхмәт улы  - укытучы, ул да мал табибы белеме булса да, балаларны яратуы, алар белән эшлисе килү теләге көчле булганга, икенче югары белемен алып, гаиләсе белән туган авылыннан күрше авылга күченеп китеп, мәктәпкә укытучы булып урнаша. Инде 30 елга якын химия, биология фәннәреннән белем бирә, 15 елга якын мәктәп белән җитәкчелек итә. Шушы эшләү дәверендә күп кенә исемнәргә лаек булган, грантлар откан. Якын тирәдә хөрмәткә лаеклы шәхес. Минем дә әтием шикелле белемле, эррудит, яңалыкка омтылучан, максатчан кеше буласым килә.


Мәктәпне тәмамлаганнан соң, һич икеләнмичә, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының химия һәм биология факультетына укырга кердем. Әлеге бүлекне сайлавыма этәргеч булып табигатькә булган мәхәббәтем торгандыр. Инде менә сигез ел балаларга белем бирәм. Укытучы һөнәре четрекле, зур сабырлык сорый торган авыр һөнәр булса да, мин әлеге профессияне сайлаганыма бер дә үкенмим. Башка өлкәдә эшли дә алмаган  булыр идем. Әлеге кыска гына хезмәт тәҗрибәм мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Коллектив белән бердәм булырга, авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә үтәргә, балалар һәм әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләргә кирәк.


Үз фәнеңне яратып укыту, яңалыкларга омтылып, заманча технологияләрне кулланып белем бирергә, балаларның югары үрләргә күтәрелүен күреп сөенергә, аларның уңышларын ишетеп, “Бу минем укучым бит!” – дип горурланырга мөмкинлекләр бирә. Бу укытучының иң зур хыялы. Киләчәктә дә еллар имин булып, мәгарифтәге яңалыкларны үзләштереп, аларны кулланып, белемле, заман таләпләренә туры килгән, авырлыклар алдында югалып калмый торган, конкуренциягә сәләтле шәхесләр тәрбияли алсак ярар иде, Амин. Һәр укытучыга да уңышлар һәм сабырлык телим.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ