Логотип Магариф уку
Цитата:

Нурлат районында чуаш балалары татар телен бездән яхшырак белә!

"Гаилә һәм мәктәп" журналы редакциясе хезмәткәрләре бүген Нурлат районында кунакта булып кайтты. Район Мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов республика мәктәп һәм бакчаларында тәрбия һәм белем алучы...

IMG-20171011-WA0001"Гаилә һәм мәктәп" журналы редакциясе хезмәткәрләре бүген Нурлат районында кунакта булып кайтты. Район Мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов республика мәктәп һәм бакчаларында тәрбия һәм белем алучы балаларның ана телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләре булуга сөенә. Үз телен камил белгән бала башкасын да теләп өйрәнә. Нурлатта чуаш мәктәпләренең уңышлы эшләп килүе дә моның ачык мисалы.
Шулай ук, бу фикерне раслап,  шәһәрнең "Алсу" балалар бакчасына йөрүче балалар белән дә таныштык. Чуаш, әрмән,  рус телле гаиләләрдән килгән балалар биредә татарча сөйләшә икән. Куанычлы хәл!


IMG-20171011-WA0002


Бакчада тәрбия эшенә әти-әниләр дә җәлеп ителә. Без килгәндә балалар көз күчтәнәче - кабак белән таныша иде. Әниләр һәм бәбиләр бергә әзерләгән бәлештән без дә авыз иттек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ