Логотип Магариф уку
Цитата:

«Парлак» ни дигән сүз? Я, кайсыгыз белә?

Филолог белгечлегенә ия булмасам да, азмы-күпме кәгазь-каләм кыштырдатучылар рәтендә саналып йөреп тә, шушы яшемә кадәр сөйләмемдә «парлак» сүзен кулланганым юк иде. Мин генәме дигән идем, юк икән. «П...

Филолог белгечлегенә ия булмасам да, азмы-күпме кәгазь-каләм кыштырдатучылар рәтендә саналып йөреп тә, шушы яшемә кадәр сөйләмемдә «парлак» сүзен кулланганым юк иде. Мин генәме дигән идем, юк икән. «Парлак» сүзенең мәгънәсен сорап, таныш-белеш мөгаллимнәремә дә, әдәбият-сәнгать әһелләренә дә, хәтта филология фәннәре кандидатына да мөрәҗәгать итеп карадым. Тик аларның һәммәсе дә җилкә сикертүдән ары китмәде.


Барысына да ТНВ каналында кабаттан эфирга чыккан «Җырлыйк әле» тапшыруы сәбәпче. (Телебезгә яңа сүзләр кайтаруда бу каналның беренче «мөгез чыгаруы» гына түгел инде анысы. Шушы ук тапшыруның моңарчы чыгып килгән чыгарылышларында катнашкан һәвәскәр җырчылар «форсат» сүзен сөйләмнәренә керткәч, хәзер инде ТНВ тапшыруларында катнашкан һәр ике кешенең берсе, кирәксә-кирәкмәсә дә, «шул форсаттан файдаланып» дигән сүзне кулланмый калмый инде.)


...Ни хикмәт: 1983 елда нәшер ителгән «Татар теленең орфографик сүзлеге»нә (төзүчеләре – А.Нуриева, Ф.Фасеев, М.Мәхмүтов) кертелгән 38 мең сүз арасында да «парлак» сүзен таба алмассыз. Ә 2010 елда «Мәгариф» нәшриятында дөнья күргән 43 мең сүзне туплаган орфографик сүзлектә исә бу сүз бар инде.


Адлер ага Тимергалин төзегән «Миллият сүзлеге»ндә (Казан, Мәгариф, 2007) «парлак» сүзенең «шанлы, данлыклы, күркәм, нурлы» дигән мәгънәләре күрсәтелгән.


«Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Азат Кәримов: «Парлак мизгел»не русча «Звездный час» дип тәрҗемә ителә», – игълан итә дә итүен. Тик бик үк ышанасы килми. Югыйсә, филология фәннәре докторы Фуат Ганиев редакциясендә басылып чыккан «Русча-татарча сүзлек»тә (М.: Русский язык, 1984, 182 б.) «звездный час» һич тә «парлак мизгел» дип түгел, ә «киеренке вакыт» дип тәрҗемә итеп бирелгән. Телче галимебез Рифкать


Әхмәтьянов исә үзенең «Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге»ндә (Казан, Татар. кит. нәшр, 2001, 161 б.) «парлак» сүзен килеп чыгышы ягыннан госманлы (төрек) теле сүзе дип күрсәтә, ягъни рус телендә «блестящий (успех)» дип тәрҗемә иткән, «бик шәп, парлак» (парла- «ялтырау, очкынлану» сүзеннән» дигән. Баш редакторы Ф.Ганиев булган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (Казан: Матбугат йорты, 2005, 409 б.) бу сүзнең түбәндәге мәгънәләре барлыгы әйтелә: «нур чәчеп торган; данлыклы, атаклы, шәп, күрекле; хыялга бай».


«Раннур» нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән газета-журналларда, китап-календарьларда бүгенге татар укучысы сөйләменә ят булган нинди генә сәер сүзләр кулланылмый. кулыңда раннурча-татарча сүзлек булмый торып, татарча текстның төп мәгънәсенә һич кенә дә төшенә аңламассың! Менә берничә мисал: җыбыткы (баланда), җәйләк (блюдце), җам (тарелка), җикән (камыш), кәкрәч (горбуша), кәлигә (редис), кәнсир (консерв), кәтермәч (суҗарь), ләкшә (макарон), мәсфуф (порошок), нәрен (ряска), пинәр (сыр), риязәт (диета), сайлак (меню), сукта (колбаса), сусак (частуха), сәфуф (порошок), сәфәрҗәл (айва), сәҗән (сазан), татлысу (компот), тозлакаш (солянка), каяз (карп), керячә (фаянс), киндераш (конопля), кәбаб (шашлык),купек (акула), күпертмә (зефир), криҗәүник (крыжовник), гасаб (нерв), карамайчы (нефтьче), пешек (ожог), камус (океан), фәссахәт (оратор), әргән (орган), нишан (орден), юнәлтке (ориентир), сагызак (оса), шәлпек (отвислый), фәсыйлә (отряд), күшәк (павильон), чатлык (перекресток), татлама (пирожное), мәрсад (планетарий), кавыр (пластик), ябышкак (пластилин), җөббә (плащ)мивә (плод) һ. б.


Тел байлыгын әнә шулай килделе-киттеле чуарлау мәсьәләсе бер мине генә борчымый икән. Бу мәкаләмне язып утырганда язучы Рашат Низаминың «Татарстан яшьләре» газетасының 2017 ел, 2 февраль санында басылган «Сүзләр картаямы?» дигән мәкаләсенә тап булдым. Ул да «Раннур»дагыларның шактый «шедеврлар»ын күреп, нык аптырашта калган: зуркибет (супермаркет), алдаркарак (мошенник), кәмит бинасы (цирк), дүрткел (квадрат), күренгеч (аңламадым), каргизәр (снегоход)... Телебезне татарчалаштырабыз дип, газета-журнал битенә берсееннән-берсе сәеррәк сүзләр өстерәп кертү нигә кирәк һәм мондый хәсрәт «телче»ләргә татар телен чуарларга кемнән рөхсәт алдылар икән?! Кибеттәге яки базардагы кайсы да булса товарның сыйфатына зыян килгән булса, ул сатудан алына һәм аны саткан кеше моның өчен җавап тартыла. ә менә газиз туган телебезне гарипләндерүчеләргә бернинди чара күрүче генә юк. Югыйсә, «Телләр турында Закон»ыбыз, Татарстан Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында телләр язмышы өчен җаваплы махсус бүлек, комитет бар. Телебезнең чуарлануы хакында матбугатта күпме тәнкыйть фикерләре әйтелә-әйтелүен, тик чара күрүче генә юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ