Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагоглар мәктәбе Татарстанның актив укытучыларын берләштерә

Республика Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре комитеты профсоюзы һәм яшь педагоглар советының III сессия утырышының бүген икенче көне. Әлеге чара 2016 елның гыйнвар аеннан уздырылып, республикабызны...

DSC_0940Республика Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре комитеты профсоюзы һәм яшь педагоглар советының III сессия утырышының бүген икенче көне. Әлеге чара 2016 елның гыйнвар аеннан уздырылып, республикабызның яшь укытучылары өчен әһәмәиятле һәм дәрәҗәлегә әверелде.DSC_0993


Сессия утырышына республикабызның төрле почмакларыннан иң актив 100 яшь укытучы җыелды. Чараның тантаналы өлешен Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Һадиуллин И.Г. ачып җибәрде. Ул утырышта катнашучы әлеге яшь буын укытучыларга зур өметләр баглануын, алар арасыннан көчле җитәкчеләр үсеп чыгуына ышануын белдерде, шул рәвешле мәгариф өлкәсендә эшләүче яшьләргә дәүләт игътибары зур булуын да раслады.DSC_0960


Республика педагоглары мәктәбенең III сессия утырышы кысаларында үз эшләренең чын осталары булган “Ел укытучысы” конкурсы җиңүчеләренең мастер-классларын, педагогик эшчәнлекләрен әле башлап кына килүче, “Педагогик дебют” номинациясендә катнашучыларның ачык дәресләрен карау, профсоюз дәресләре һәм Art-walk форматында Яшь педагоглар советының территориаль тәҗрибәсе белән уртаклашуы каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ