Логотип Магариф уку
Цитата:

Президент уеннарына юл Әгерҗедән башлана

Әгерҗе укучыларының зирәклеге, өлгерлеге турында хәзер ил күләмендә беләләр. Шәһәрнең 2 нче урта мәктәбенең сигезенче сыйныфы укучылары Татарстан данын Анапада узган «Президент уеннары» Бөтенроссия сп...

Әгерҗе укучыларының зирәклеге, өлгерлеге турында хәзер ил күләмендә беләләр. Шәһәрнең 2 нче урта мәктәбенең сигезенче сыйныфы укучылары Татарстан данын Анапада узган «Президент уеннары» Бөтенроссия спорт ярышларында яклады. Әгерҗелеләрнең республика командасына керүләре очраклы түгел. Беренчедән, алар эре шәһәрләрдәге спортчы яшьтәшләреннән калышмый. Икенчедән, Әгерҗе кадетларына патриотик тәрбияне сугыш елларында тимер юл станциясе карамагында булган хәрби госпиталь үрнәгендә бирәләр.
команда президентских игр


«Погонлы соры күлмәклеләр» дип йөртәләр аларны. Мондый сыйныф 2 нче мәктәптә 2007 елда ачыла. Бер дистә ел эчендә ул кадет исемен йөртүнең аек акыл, зирәклек, хәрби тотнаклылык һәм иң мөһиме: үрнәк тәрбия билгесе булуын исбатлады дип ышандырдылар район мәгариф идарәсендә. Түбән сыйныф укучыла- рының тизрәк үсеп, абый-апалары сыман хәрби ант кабул  итәргә теләүләре дә  шул  хакта сөйли.


...Дәрес вакытына туры килгәнгәме, мәктәптә тавыш-тын юк. Киң коридорлар буш. Кадет формасы кигән бер генә укучы да, хәтта кизү-фәлән дә күренми. Әмма кунакларны ишек тоткасын җибәрү белән үк хәрби рух чорнап ала. Безгә Әгерҗе кадетлары турында дивардагы хәрби фотосурәтләр сөйли.


Кадет сыйныфларында патриотик тәрбия физкультура, тормыш иминлеге нигезләре, тарих дәресләре аша һәм көрәш, хореография түгәрәкләрендә бара. Биредә белем алучы кайбер егетләр парашют спорты белән ма- выга, ә кызларның футбол командасы бар. Укытучылар фикеренчә, физик яктан чыныккан балалар, төгәл фән- нәрдә дә, иҗатта да алдынлыклы бирми.



– Бездә укучыларның начар сукмактан китәргә ва- кытлары  юк, –  ди  мәктәп  директоры  Любовь Никитина. – Аларның һәр сәгате исәптә. Без бит балаларны хәрби техника серләренә өйрәтү генә түгел, шул шө- гыль аша алар арасында үзара ярдәмчеллек, бердәмлек хисләре тәрбиялибез.



Редакция журналистлары килгәндә, мәктәп ишегалдында сәламәтлек көне уздыралар иде. Югары сыйныф укучыларының кечкенәләрне автомат җы- ярга, тирә-юньдә ориентлашырга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтүләрен үз күзләребез белән күзәттек.


Мәктәптә хәрби-патриотик хор оештырганнар


хор 2


Хәзер шәһәр бәйрәмнәре кадетлардан башка узмый. Нинди генә күмәк чара булмасын, үсмер хәрбиләр аңа патриотик рух өсти. Әгерҗенең «погонлы соры күл- мәклеләр»е республикада узган бәйгеләрдә активлар- дан санала.


Татарстанның иң ерак районына хас тагын бер матур күренеш бар. Ул – Бөек Җиңүгә багышланган велоузыш. 9 май көнне укытучылар, тәрбиячеләр, мә- гариф идарәсе хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, укучылар район авыллары аша велосипедта узып кына кал- мыйлар, юл уңаеннан, яу кырында һәлак булган батырларга куелган һәйкәл тирәләрен тәртипкә салып китәләр. Батырлыкка мәрхабә трассасының озынлы- гы 45 километр тәшкил итә. Шул юлдан йөзләгән ве- лосипедлының Җиңү, Россия, Татарстан һәм Әгерҗе флагларын җилфердәтеп баруы үзе бер хәйран тамаша бит!


Менә шулай бүгенге Әгерҗе укучыларының балачаклары XX гасыр уртасына туры килгән яшьтәшләре мисалында тәрбияләнә.


Эвакуация госпиталегоспиталь


Бөек   Ватан   сугышы   елларында   республиканың үзәк  районнарын  Себер  һәм  Урал  белән  тоташтыр- ган  Әгерҗе  тимер  юл  төене  аша  хәрби  эшелоннар уза. Биредә яралы сугышчыларны дәвалау өчен 1941 елның җәендә үк эвакуация госпитале  ачыла. Аның икенче һәм дүртенче бүлекләре тимер юл хаста- ханәсендә урнашса, беренче һәм өченче бүлекләр


10 нчы мәктәпкә  (хәзерге  3  нче  мәктәп)  кереп  уты- ра. Мәктәп диварына «1941 елның егерме дүртенче июленнән  алып  1945  елның  беренче  сентябренә кадәр биредә 2785  нче  эвакуация  госпитале  урнаш- кан» дип язылган алтакта эленгән. Монда  кайтып җитеп, яраларыннан  айный  алмыйча бакыйлык-


ка күчкән солдатларның каберләрен дә онытмый әгерҗелеләр. Аларның каберләрен мәктәп укучыла- ры  карап, тәрбияләп тора.


Гаҗәп   заманалар   булган   ул.   Уку   классларын хәрби медицина учреждениясенә үзгәртеп төзүне егерме дүрт яшьлек мөгаллим Павел Репин өстенә йөкләгәннәр. Шул эшне башкарганнан соң талантлы педагог фронтка китә һәм 1942 елның февралендә Мәскәү янындагы мәшхәрдә һәлак була. Бүген аның фотосурәте мәктәп музеенда урын  алган.


Батырлык мисаллары биредә шактый. «Югары сыйныф укучылары фамилиясе катлаулы булган та-  гын бер каһарман исемен яттан белә», – дип уртак- лаша  укытучылар. Сүз  госпиталь башлыгы вазифасын  үтәгән  медицина  хезмәте  майоры  Моисей  Марк улы Розенцвайг турында бара. Аның җитәкчелегендә мәктәпнең унҗиде уку классы дүрт коточкыч елга палатага әверелә. Яраланган  солдатлар  аеруча  күп булган вакытларда койкаларны актлар залына рәт- рәт итеп тезәләр. Ә  алар  кимеп торган  арада  укучы-  лар һәм укытучылар, андагы сәхнәдә концерт куеп, солдатларның күңелен күрә. Югары  сыйныф  укучылары яралыларга туганнарына хат язарга ярдәм итә, бүләкләр   әзерли.   Ул    елларда   тимурчылык   хәрәкәте дә киң җәелгән. Уллары фронтта булган карт ата- аналарга утын яру, су китерү кебек эшләр  укучылар өстенә төшкән.


Патриотик тәрбия колач җәя
Быелгы уку елыннан «Юнармия» отрядлары район- ның һәр база мәктәбендә барлыкка килә. Тиздән Әгерҗедә   яңа   Балалар   иҗаты   йорты   эшли   башлар дип көтәләр. Аның базасында мәктәпнең тормыш иминлеге  нигезләрен  укытучы  диңгез  пехотасы солдаты  Ринат  Шакиров  җитәкчелегендә  «Ватан уллары» дип исемләнәчәк хәрби-патриотик клуб та оешачак.
Әйе, Әгерҗедә патриотик тәрбия киң колач җәя. Яхшыга гына булсын. Иминлектән мәхрүм калырга язмасын.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ