Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика ифтары көннәре билгеле булды

Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. Бу тырыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә. Чараны Татарстан...

Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. Бу тырыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм Kazan-Arena АҖ оештыра. Башка еллардан аермалы буларак, ифтар хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым үткәреләчәк.


Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru

Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә. Алар арасында: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, сукырлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар. Шулай ук бәйрәмгә республика җитәкчеләре,  РФ регионнарыннан дин әһелләре, РФ мөселман дәүләтләре илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре,  җәмәгать эшлеклеләре чакырылачак. VI Республика ифтары бай эчтәлекле мәдәни программа белән тулыланыр дип көтелә.


 Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итте. Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, табыннарны әзерләү һәм җыештыру эшләрен башкару өчен ике көн дәвамында 16 яшьтәк алып һәм өлкәнрәк булган 600 егет һәм кызны җәлеп итү күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ