Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикабызның дүрт районында офтальмолог юк

Бездә иң еш очрый торган күз авыруы катаракта. Бу авыру ничек иртәрәк ачыкланса, дәвалау да шулай җиңелрәк. Гомумән алганда, дәвалап була торган чир ул, мәсәлән, глаукома белән чагыштырганда... Ауропа...


Бездә иң еш очрый торган күз авыруы катаракта. Бу авыру ничек иртәрәк ачыкланса, дәвалау да шулай җиңелрәк. Гомумән алганда, дәвалап була торган чир ул, мәсәлән, глаукома белән чагыштырганда... Ауропада катаракта авыруыннан интегүчеләр юк диярлек. Моның турында матбугат конференциясендә КДМУда кафедра мөдире, ТРның танылган табибы, офтальмалог А.Н.Самойлов әйтте.



«Республикабыз районнарында күз табибларына элек-электән кытлык бар. Моннан ун ел элек 9 районда табиб-офтальмалог булмаса, хәзер 4 район гына калды. Казан табиблары ай саен республика төбәкләренә чыга. Ә белгеч булмаган районнарга ешрак баралар. Кадрлар кытлыгы шулай хәл ителә», - диде Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы А.Н. Амиров.

Республика хастаханәсе үзе югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителгән. Биредә барлыгы 300дән артык хезмәткәр эшли. Хастаханәдә ел саен 30 меңнән артык операция ясала. Әлеге медицина учреждениесенең тарихы да зур: быел үзенең 95 еллыгын билгеләп үтә. Россия күләмендә ел саен үткәрелә торган (ә быел ул 13 апрельдә башланачак) «Офтальмологиядә яңа технологияләр» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция дә юбилейга багышланачак. Ә республикабыз офтальмологиясе түгәрәк санлы даталарга бай: Казан офтальмологиясе хастаханәсе оешуга 95 ел, КДМУның офтальмология кафедрасына - 150 ел, Казан офтальмологлары җәмгыятенә - 110 ел, КДМАның офтальмология кафедрасына - 95 ел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ