Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең милли мәгариф белгечләре Казанның Халыклар дуслыгы йортында җыелды

Бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йортында РФ төбәкләреннән килгән татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре, милли мәгариф кураторлары, татар мәктәпләре һәм татар телен өйрәнә торган белем бирү о...

Бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йортында РФ төбәкләреннән килгән татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре, милли мәгариф кураторлары, татар мәктәпләре һәм татар телен өйрәнә торган белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: аның торышы, проблемалары, перспективалары” мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Россия Федарациясенең 28 төбәгеннән килгән 150 катнашучы милли мәгариф өлкәсенең хәзерге торышы, проблемалары һәм үсеше турында фикер алышты.


Семинарда    катнашучылар өчен татар китаплары күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук укыту-методик комплектлары, дәреслекләр, аудио-, видеоматериаллар тәкъдим ителде.


Пленар утырышны ачып җибәргәндә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яңа уку елыннан мәгариф учреждениеләрендә татар теле яңа кагыйдәләргә һәм методикага нигезләнеп укытыла башлаячагы хакында әйтте.


Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гильметдинов фикеренчә, кешедә телне өйрәнүгә этәргеч булырга тиеш.


"Мин мәктәп программалары бүгенге заман таләпләренә туры килми, дип уйлыйм. Аларны җиңеләйтү зарур. Мәсәлән, II сыйныфта  грамматика өйрәнелергә тиеш түгел. Балада телгә карата кызыксыну уяту өчен, башлангыч сыйныфларда аны уен формасында укытырга кирәк” дигән  фикердә тора ул.


ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев татар телен эшләр һәм яшәр өчен кирәкле тел итү кирәклеге турында әйтте.


"Шул очракта гына телебезне өйрәнүчеләр саны артачак", - ди ул.


ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов үзенең чыгышында Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе,  Федераль Дәүләт гомуми белем бирү стандартлары нигезендә яңа укыту-методик комплектлар төзү хакынды сөйләде.


Шулай ук Республика дәрәҗәсендә иң зур казаныш, эш нәтиҗәсе буларак 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү Концепциясен әзерләү мәсьәләсенә тукталды:


“Концепция өстендә эш ел дәвамында барды, аның эчтәлеге, төп юнәлешләре, төрле аспектлары буенча күп кенә фикер алышулар үткәрелде.


Киләсе бурычыбыз – алдагы биш елга Концепцияне гамәлгә ашыру планын әзерләү, анда каралган чараларны дәүләт һәм муниципаль программаларга, белем бирү оешмаларының үсеш программаларына кертү. Концепция расланганнан соң аның рәсми тексты һәм аны гамәлгә ашыру планы проекты муниципаль берәмлекләргә өйрәнү һәм тәкъдимнәр кертү өчен җибәреләчәк.


Инде бүгеннән үк район мәгариф идарәләре һәм бүлекләренә милли мәгарифнең хәзерге вәзгыятен һәм актуаль мәсьәләләрен күздә тотып, муниципаль «юл карталары» әзерли башларга кирәк".


Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА


Фотосурәтнең чыганагы: http://addnt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ