Логотип Магариф уку
Цитата:

Росстат укытучыларның хезмәт хакын икеләтә арттырып күрсәтә

Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы 15 мең 700 сум булуын ачыклаган. Федераль статистика хезмәте мәгълүматларына караганда исә, илдә укытучылар уртача 36 мең 800 сум...

Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы 15 мең 700 сум булуын ачыклаган. Федераль статистика хезмәте мәгълүматларына караганда исә, илдә укытучылар уртача 36 мең 800 сум акча алып эшли.


 

Телеканал мөгаллимнәр арасында сораштыру үткәргән. Укытучылар эфирга үзләренең хезмәт хакы күләме күрсәтелгән смс-хәбәрләр юллаган. Алардан күренгәнчә, Россиянең төрле төбәкләрендә белем һәм тәрбия бирүчеләр төрле күләмдә акча алып эшли. Шулай да уртача хезмәт хакы һәркайда рәсми мәгълүматлардан икеләтә кимрәк булып чыккан. Телеканалга юллаган хәбәрләрендә күпчелек укытучылар «ике ставка өчен», «сыйныф җитәкчелеге һәм түгәрәкләрне дә исәпләп» кебек аңлатмалар да язган әле.


Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстан мөгаллимнәре уртача 27 мең 247 сум хезмәт хакы алып эшли. Ә телевидение уздырган сораштыру нәтиҗәләре аның 19 мең сумнан артмавын күрсәткән. Безнең республикадан смс-хәбәр юллаучыларның иң «бае» аена 21 мең сум хезмәт хакы ала.


Мәдинә Моратова



Сурәтнең чыгынагы (инфографикадан скриншот): otr-online.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ