Логотип Магариф уку
Цитата:

Абдулла Шаһи улы Әсәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция үткәрелде

Бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты һәм теориясе үзәге күренекле педагог, галим, дәреслекләр авторы Абдулла Шаги улы Әсәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәл...

Бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты һәм теориясе үзәге күренекле педагог, галим, дәреслекләр авторы Абдулла Шаги улы Әсәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция үткәрә. Конференциягә Мәскәүдән аның улы, РФА Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы хезмәткәре Фәрит Әсәдуллин да килде.


 
whatsapp-image-2016-11-29-at-11-44-22

Очрашу вакытында күренекле профессорлар,  галимнәр һәм доцентлар татар телен укытудагы проблемаларга зур игътибар бирделәр.


Бүгенге көндә  татар телен укыту методикасы - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Хәзерге интернет заманында балаларны кызыксындыру өчен яна тел программалары кирәк.
Төп проблема - укучылар татар телендә начар сөйлүләре.  Күп очракта басым грамматикага бирелә, ә сөйләмгә игътибар аз.


Профессор Рүзәл Йосыпов әйтүенчә: "Рус телле аудиториядә, татар телен белмәгән балаларга безнең ана телен чит тел буларак укытырга кирәк". Үз чыгышында  ул татар телен укыту проблемаларына  тукталып китте.


Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми тел белеме hәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Сөнгать кызы фикеренчә, татар телен өйрәтүдә заманча алымнар булырга тиеш. Моның уңай мисалы - "Ана теле" программасы. Бүген  алар укыту системасында традицион методика белән генә чикләнмиләр. "Ана теле" проекты - эффектив программаларның берсе. Һәр елны 10 мең кеше 1 февральдә anatele.ef.com. сайты аша язылып, татар телен өйрәнә. "Мәгариф. Татар теле" журналының декабрь санында бу  проект турында махсус материал биреләчәк.


ТР ФА Ш. Мәрҗани ис. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллин милли кадрлар әзерләү проблемасына тукталды. "Бүгенге көндә күп кенә төбәкләрдә педагогик көллиятләр ябылган. Димәк, яшь укытучылар әзерләнми. Казан педагогия университетын К(П)ФУга кушкач, әлеге проблема тагын да кискенләште.


Татар балаларының 7 проценты гына татар мәктәбендә укый, димәк, калган 93 процент фәннәрне рус телендә өйрәнә. Инде күп кенә татар авылларында да укыту рус телендә алып барыла", - диде ул.


whatsapp-image-2016-11-29-at-10-44-24

Конференциядә тагын бер фикергә басым ясалды. Рус телен өйрәнү методикасы барлыкка килгәнгә 100 елдан артык вакыт үткән. Татар телен безнең галимнәр тирәнтен 20 ел элек кенә өйрәнә башлаганнар.
Семинарда аерым урын татар  әдәбиятына бирелде. Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты  доценты Роза Зәки кызы Хәйдәрова бүген балаларның татар әдәбиятын начар үзләштерүе хакында әйтте. "Бу дәреслекләр белән дә бәйле", - диде ул.


Очрашу ахырында катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Күпчелек, татар теле чит тел буларак кабул ителми, ул безнең дәүләт теле, димәк, аны өйрәнүгә бөтен шартлар да тудырылырга тиеш, дигән фикердә


Фәнни-гамәли конференция турында тулырак "Мәгариф" журналының киләсе санында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ