Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сандугач сайрар илем» бәйгесе жиңүчеләре билгеле булды

Бүген Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты үтте. Әлеге чара «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият»...

Бүген Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты үтте. Әлеге чара «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан инде егерме беренче тапкыр үткәрелә. Бу фестиваль 1997 елда Казанда тәкъдим ителә һәм инде 1998 елдан бирле ул ел саен җыр-биюгә сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне бергә туплый. Аларга иҗади яктан ачылырга, үсәргә ярдәм итә. Егерме бер ел эчендә фестивальдә республикабызның 20 нефть төбәгеннән 50 000 чамасы бала катнашкан.


WhatsApp Image 2018-04-16 at 22.09.09


2017 елның ноябрь-декабрь айларында фестивальнең сайлау турлары узган булса, бүгенге гала-концертка 7 төрле номинациядә (җыр, бию, театр сәнгате, уен коралларында уйнау һ.б.) көч сынашкан катнашучыларның иң-иңнәре җыелган иде. Әлеге күркәм чарада җырга-моңга, гомумән, сәнгатькә гашыйк балалар башкалабыз тамашачысына янәдән үз талантларын ачты. WhatsApp Image 2018-04-16 at 22.08.47WhatsApp Image 2018-04-16 at 22.08.48
Фестиваль җиңүчеләрен «Рухият» фонды Советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев тәбрик итте. «Сандугач сайрар илем» - «Рухият» фондының иң зур, иң мөһим, иң масштаблы проекты. Ел саен 2000 нән артык бала әлеге бәйгедә катнаша. Бүген күреп торабыз: балалар профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар. Бу - бик зур хезмәт. Катнашучыларның гына түгел, ә тәрбиячеләренең, укытучыларының, әти-әниләренең хезмәте дә», - диде ул.


WhatsApp Image 2018-04-16 at 22.08.51 (1)


WhatsApp Image 2018-04-16 at 22.08.51


Иң авыр эшләрнең берсе жюри әгъзаларына эләккәндер, мөгаен. Чөнки шулкадәр күп талантлы балалар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу бер дә җиңеләрдән булмагандыр. Моны әлеге бәйгедә күп еллар жюри рәисе булган шәхес, Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова да раслады. «Хәзерге бәйгеләрдә җиңүчеләрне билгеләү аеруча кыен. Төрле яктан үсеш бик зур. Педагоглар бик әйбәт эшли. Катнашучылар бик нык әзерлекле. «Татнефть» җәмгыятенең ярдәме дә сизелә, әлбәттә. Фестивальнең оештырылышы, костюмнар – барысы да югары дәрәҗәдә. Минем «Рухият» фондына бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу чарада инде күптәннән катнашам. Әлеге фестивальне ел саен көтеп алам. Алга таба да бу бәйге үткәрелсен иде», - дигән теләктә калды Римма Мөбарәк кызы.
«Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды фестивальдә катнашучыларны яңа үрләргә үсендереп тора. Укуларын сәнгать юнәлешендәге югары яки урта уку йортларында дәвам итәргә теләгән фестиваль җиңүчеләренә «Рухият» фонды 2011 елдан стипендия түләүне гамәлгә кертә. Башта ул елына 12 000 сум булса, 2018 елда аның күләме 24 000 сумга кадәр арткан. Бу гына да түгел. 2016 елдан Владимир Спиваковның халыкара хәйрия фонды белән берлектә «В.Спиваков фонды академиясе. Балалар-балаларга. Татарстан» мәдәни-белем бирү проекты үткәрелеп килә. Проект кысаларында фестиваль лауреатлары Россиянең танылган музыкантлары, рәссамнары һәм хореографлары белән мастер-класслар үтә. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча талантлы балалар һәм иҗат коллективлары В.Спиваков фонды стипендиантлары булуга ирешә һәм «Мәскәү дусларын каршы ала» фестиваленә чакырыла.
2017 елдан фестивальнең лауреатлары «Шәһәрнең мәдәни мохите» проектында катнаша башласалар, 2018 елдан инде алар үз талантларын Казанда һәм Әлмәттә үтә торган хоккей матчларында да күрсәтә ала.
«Сандугач сайрар илем» фестивале катнашучыларына, аеруча җиңүчеләренә алдагы иҗат юлларында күп яңа мөмкинлекләр ачыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ