Логотип Магариф уку
Цитата:

Сау бул, кыңгыраулы мәктәп еллары!

Табигатьнең шау чәчәккә төренгән май аеның бу көннәре күңелләргә ямансулык, аерылышу хисләре өстәүче «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән үзенчәлекле шул. Бигрәк тә IX һәм XI сыйныф укучылары өчен моңсу да,...

Табигатьнең шау чәчәккә төренгән май аеның бу көннәре күңелләргә ямансулык, аерылышу хисләре өстәүче «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән үзенчәлекле шул. Бигрәк тә IX һәм XI сыйныф укучылары өчен моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көннәр бу. Моңсу дибез, чөнки аларны туган мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңы соңгы дәрескә дәшәчәк. Шатлыклы дибез, чөнки алда аларны  үзенчәлекле яңа тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары көтә.


«Соңгы кыңгырау» бәйрәме рухы быел сездә ничегрәк хөкем сөрә? Әлеге сорау белән без республикабызның аерым районнарына, мәктәпләренә мөрәҗәгать иттек.


Фирая ӘХМӘТҖАНОВА, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге методисты:


– Районыбызда барысы 23 мәктәп. Быел бездә унберенче сыйныфны – 113, ә тугызынчы сыйныфны 234 укучы тәмамлый. Тугызынчы сыйныфтагылар өчен «Соңгы кыңгырау» бүген яңгырады, ә урта мәктәпне тәмамлаучылар өчен саубуллашу мизгелләре иртәгә – 24 майда булачак. Ә алда аларны җитди имтиханнар көтә. IX сыйныф укучылары беренче имтиханнарын 26 майда ук татар теленән һәм инглиз теленнән тапшырачаклар. Ә XI сыйныфтагылар өчен беренче имтихан 28 май көнне географиядән һәм информатикадан булачак.


Районыбызда математика белән рус теленнән БДИ тапшыручылар иң күбе. Алардан кала җәмгыять белеме, биология, информатика фәннәрен сайлаучылар да быел шактый ишле.


Барлык имтиханнарын тапшырып бетергәннән соң, районыбызның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында Балык Бистәсенең Кама елгасы яры буендагы паркта озату кичәсе үткәрү бездә күркәм гадәткә кергән. Быел да шулай булыр дип ниятләп торабыз.


Фирүзә ВӘЛИУЛЛИНА, Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия директоры:


– Гимназиябез Әлмәттә ачылган беренче инновацион уку йорты буларак, планканы һич кенә дә төшерергә исәбебез юк. Чирек гасырдан артык тарихыбыз бар. Быелгы чыгарылыш укучылары да гимназиябез мактанычы дип саналырга хаклы. Бу уку елында XI сыйныфны – 44, ә IX сыйныфны 83 укучы тәмамлый.  Укуда һәм иҗтимагый тормышта актив булулары белән алар гимназиябездә һәрчак өлге булдылар. Әйтик, IX сыйныфтан Камил Яһудин Санкт-Петербургта уздырылган технология фәненнән Бөтенроссия конкурсында җиңеп кайтты. Ә XI сыйныфтан Алсу Мансурова дигән кызыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан Казанда үткәрелгән халыкара олимпиадада призлы урынга лаек булды. Быелгы чыгарылыш укучыларының һәркайсы хакында әнә шундый мактау сүзләрен мулдан әйтергә мөмкин: Иртәгә алар өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Олы тормышка аяк баскач та, гимназиябез йөзенә тап төшермәсләр, күркәм эш-гамәлләре белән сөендереп яшәргә язсын үзләренә.


Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА, Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназия директорының милли эшләр буенча урынбасары


– Мәктәп еллары... Алар шундый искиткеч Һәм мәшәкатьсез, мавыктыргыч һәм бәхетле. Әле берничә ел элек бу  балалар кояшның айны, көннең төнне алыштыруын, минус минуска ни өчен плюсны бирә, ә «ж» һәм «ш»дан соң һәрвакыт «и» язылырга тиешлеген чамалый гына алганнардыр.


Ул вакытта алар мәктәпкә белдексез һәм кыюсыз киләләр. Әти-әниләре аларны кулдан-кулга беренче укытучыларына тапшырган иде. Тиздән инде ул аларның икенче әниләренә әйләнә. Аларны укырга, язарга гына өйрәтеп  калмыйча дуслашырга, Ватанга мәхәббәтнең синең әлифбаңдагы рәсемнән башлануын аңларга өйрәтә.


Бу укучыларның мәктәп еллары бер сулышта үтеп китте. Менә инде аларны соңгы кыңгырау көтә. Алар иртәгә укыткан мөгаллимнәренә, әти-әниләренә чиксез рәхмәт сүзләрен ирештерү өчен бәйрәмгә җыелачаклар.


Бу укучылар – безнең 10 нчы гимназия горурлыгы. Алар – XIA сыйныфы чыгарылыш укучылары.


gjck


         Аларның һәрберсе үзенчә индивидуаль, шулай да барысы да тырыш һәм максатка омтылучан. Әле яшь булуларына да карамастан, һәрберсе төрле өлкәләрдә үрләр яулады, җиңүләргә ирештеләр.


Мәсәлән, Гөлназ Минһаҗева милли гореф-гадәтләребезгә багышланган чараларны үз итә, күп тапкырлар сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгеләрендә, К.Насыйри исемендәге халыкара конференцияләрдә һәм башка чараларда җиңеп чыкты.


Исина Саша – рус кызы. Татар теленнән уздырыла торган олимпиадаларда һәрвакыт беренчелекне бирми, республика күләмендәге конкурста катнашып та призлы урыннар алып кайта. Ул – Яшел Үзәннең генә түгел, ә Татарстаныбыз горурлыгы.


Регина МИНДУБАЕВА, Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең XI сыйныф укучысы:


– Сыйныфыбызда бию белән инде ун ел буе шөгыльләнүче, гимназиябез, шәһәребез республикабыз сәхнәләрендә яратып чыгыш ясаучы Вәлиев Илья, Харитонова Катя, Пичугина Таисия, Игнатова Ирина бар.


Сыйныфыбызда, гомумән алганда, талантлы укучылар күп. Стройкова Лера үзенең архитектура модельләрен  эшләп чыгара. Бамбизова Настя сәнгать иҗатыннан тыш, күп еллар дәвамында япон телен өйрәнә. Макарова- Юрченко Настя матур итеп рәсем генә ясап калмый, чит ил әдәбиятын уку, кеше психологиясе белән кызыксына. Миндубаева  Регина әдәби иҗатны үзенең күңел тартуы, сәләте дип саный.


Гончарова Лиза гимназиябез тормышында һәм эшчәнлегендә актив катнаша, теләсә нинди чараны үткәрүдә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бардашова Маша һәр музыкаль нотаны тирәнтен аңларга сәләтле.


Кириллов Артем белән Колотов Кирилл кебек акыллы егетләр  турында әйтмичә мөмкин түгел. Алар быел хокук белеме һәм икътисад  фәннәре  буенча призлы  урыннар яуладылар. Шулай ук  республика күләмендә уздырылган «Служба примерения» бәйгесендә җиңделәр.


Безнең XIА сыйныфында спортны үз итүчеләр дә байтак. Алар шәһәребездә генә түгел, Россия күләмендә дә билгеле. Аббязова Диана, Сапожников Миша, Генералов Данил, Фоминых Лев.


Диана елдан-ел Сочида, Геленджикта һәм Таганрогта җилкәнле көймә спорты буенча  узган  ярышларда призлы урыннар яулый.


Арабызда математика, физика фәнен яратучылар да бар. Алар шушы фәннәр буенча төрле олимпиадаларда катнашалар.   Болар – Шәймәрданова Лилия, Бамбизова Даша, Садыйкова Яна.


Кыскасы, киләчәк безнең кулда!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ