Логотип Магариф уку
Цитата:

Себер җирендә

Себердә, Тубыл шәһәрендә, күренекле татар язучысы Якуп Зәнкиевнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналар булып үтте. Бөтендөнья татар конгрессы да анда үзенең вәкилләрен юллады. Казаннан килгән т...

Себердә, Тубыл шәһәрендә, күренекле татар язучысы Якуп Зәнкиевнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналар булып үтте. Бөтендөнья татар конгрессы да анда үзенең вәкилләрен юллады. Казаннан килгән тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, филология фәннәре докторлары Фәрит Яхин һәм Флера Сәйфуллиналар белән әлеге чараларда “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла да катнашты.


Очрашулар Тубыл педагогия институтында, Себер татарларының мәдәни үзәгендә, 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәптә, Якуп Зәнкиевнең туган авылы Хуҗайланда үтте. Р. Зәйдулла хәзерге татар әдәбиятының хәл-әхвәле, “Мәгариф” белән  “Гаилә һәм мәктәп” журналлары турында сөйләде, үзара элемтәләрне ныгытырга чакырды. Себер җирендәге тәэссоратлар хакындагы язманы журналның киләсе санында укырсыз.


Exif_JPEG_420
Exif_JPEG_420
Exif_JPEG_420
Exif_JPEG_420

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ