Логотип Магариф уку
Цитата:

“Сәламәтлек чакрымнары”на бөтен Татарстан кушылды

 «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы белән оештырылган “Сәламәтлек чакрымнары” акциясенә бөтен Татарстан кушылды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы акция республиканың бик күп районнарында...

 «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы белән оештырылган “Сәламәтлек чакрымнары” акциясенә бөтен Татарстан кушылды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы акция республиканың бик күп районнарында узды.


Бу атнада Арча, Кама Тамагы, Питрәч, Актаныш, Менделеевск районнары спорт сөючеләре, әлеге акцияне башлап җибәргән Казан велосипедчылары эстафетасын кабул итеп алды. Исегезгә төшерәбез: 16 июльдә “Сәламәтлек чакрымнары” акциясе кысаларында Казан-Иннополис маршруты буенча беренче велосипед ярышы узган иде. Ул Татарстанның спорт өлкәсендәге җиңүләренә багышланган иде.


велопробег 1


«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы ул -  Татарстанның төрле акцияләр марафоны. Инде фотоконкурс, балалар открыткалары бәйгесе, шигъри эстафета, «Бишлек иртә» гаилә акцияләре старт алды. Татарстанда һәркем әлеге акцияләргә кушыла яки үз идеяләрен тәкъдим итә ала.


Арчада ике чакрым аралыкка велосипедта узыш уздырылды. Анда йөздән артык кеше катнашты. Алга таба арчалыларны “Татарстан командасында бул” проекты кысаларындагы башка спорт чаралары көтә.


 Менделеевсктагы велосипед ярышы исә Шәһәр көне белән физкультурник көненә туры китереп уздырылды. Шәһәр оешмаларында эшләүчеләр, мәктәп укучылары велосипедларда дүрт чакрымга якын ара узды. Шәһәр халкының күпчелеге велосипедларда йөрергә ярата, шуңа күрә мондый форсатны ычкындырмаска тырыша.


велопробег 2


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ