Логотип Магариф уку
Цитата:

Сигез вагонлы тарихын тартып поезд бара чабып

Казан тимер юл вокзалына 21 сентябрь иртәсендә Мәскәүдән гаять тә сәер поезд килеп туктады. Чын хәлләрне сәер итеп күрергә күнеккәнгә шулай дими ни дисең. Чөнки сигез вагонлы әлеге поездның һәр вагоны...

Казан тимер юл вокзалына 21 сентябрь иртәсендә Мәскәүдән гаять тә сәер поезд килеп туктады. Чын хәлләрне сәер итеп күрергә күнеккәнгә шулай дими ни дисең. Чөнки сигез вагонлы әлеге поездның һәр вагоны музейдан гыйбарәт иде. Сәгать унда вокзалда тарихны тамаша кылырга килгән беренче музей сөючеләр дә күренде. Алар якын-тирәгә урнашкан техникум, мәктәп парталары арасыннан суыртып алынган студентлар, укучылар һәм, әлбәттә, тимер юл хезмәткәрләре иде. Без дә шулар артыннан иярдек. Баксаң, тәгәрмәчләр өстендәге музейның Мәскәүдә “Россия Тимер Юллары” ААҖ оештырган һәм кушкан тулы исеме “Күчмә күргәзмә лекцияләр комплексы” дип атала икән. Поезд-музей беренче юлда 23 сентябрьгә кадәр торасы. Керү хакы аерым затлар өчен – 70; 20 кешегә кадәрле төркемнәр өчен 200 сум.


DSC_0980 DSC_0985 DSC_0987 DSC_0975


Музейның һәр вагоны нинди дә булса  инновацион проектка яки компаниягә багышланган булып чыкты. Әйтик, “Россия Тимер Юллары” ААҖ -  “ Россиядәтиз йөрешле һәм югары тиз йөрешле хәрәкәт”, “Россия тимер юлларының күчмә составы”, “Тимер юлларның инфраструктурасы”, “Яшьләр һәм кадрлар сәясәте”, “Тимер юлларның тренажерлар комплексы”, “Энергия саклау, энергиянең нәтиҗәлелеге һәм экология иминлеге”, “Конференцияләр һәм лекцияләр бүлекләрен; “РОСНАНО” дәүләт корпорациясе – “Нанотехнологияләр”;  “Росатом” дәүләт корпорациясе” -  “Заманча атом-төш технологияләр” тармакларын тәкъдим иткән.DSC_0976 DSC_0970 DSC_0912 DSC_0917


Күргәзмә вагоннарда заманча күчмә составларның макетлары – газ турбиналары, күмер төяү вагонары, пассажирлар йөртүче тепло-электровозлар, ике катлы пассажирлар вагоннары күчермәләре дә куелган иде. Монда илебез тимер юл транспортының үсеш тарихы, шулай ук илнең заманча тимер юл челтәре, инфраструктурасы белән танышу да кызыксынучыларның рухи шүрлеген баета төшкәндер дип уйларга кирәк. Аерым алганда, Адлер аэропортының тимер юл терминалы, “Байконур” космодромындагы тимер юл комплексы тамаша кылучы халыкка кызык булгандыр. Черепанов паровозларыннан алып, безнең көннәр “Сапсан”нарына кадәрге  34 макетны эченә алган  күргәзмә барлык яшьтәге тамашачыларның күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйсы килә.


DSC_0941


Арада иң истә калганы сугыш вагоны иде. Бөек Ватан сугышы чорында барлыгы 65 мең км. озынлыктагы тимер юл, 428 мең вагон, 10688  кечкенә күпер, 400 гә якын паровоз депосы, 1600 су кудыру башнясы, 4100 станция җимерелгән. Бомбалар яуганда алар янында  һәлак булган кешеләр саны гына билгесез...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ