Логотип Магариф уку
Цитата:

Сукыр егет Идрис Хәйретдинов: «Мин кешеләргә изгелек эшли алуым белән бәхетле!»

Сәламәтлеге беләнме, йә башка сәбәп беләнме бик кыен хәлдә калган кешедә “Алга таба ничек яшәргә?” дигән сорау туа. Сукыраеп, бик тә читен хәлгә төшкәч, Идрис Хәйретдиновта да туган андый сорау. “Бала...

Сәламәтлеге беләнме, йә башка сәбәп беләнме бик кыен хәлдә калган кешедә “Алга таба ничек яшәргә?” дигән сорау туа. Сукыраеп, бик тә читен хәлгә төшкәч, Идрис Хәйретдиновта да туган андый сорау. “Балачактан ук күзләрем йомшак күрә иде...”, - ди ул.


Фото: yardemtat.ru Фото: yardemtat.ru

1981- 1989нче елларда Казанның 126 нчы урта мәктәбендә белем алган Идрис. Аннан соң техникумга укырга кергән. Яхшы укыган, ләкин диплом эше язганда, тырышып һәм күп укуы сәбәпче булган күрәсең, бер күзен югалта егет. Бер ел академик ял алырга туры килгән аңа. Икенче елны техникумны кызыл дипломга тәмамлаган ул һәм бер фирмага менеджер булып эшкә урнашкан. Тик 1995 елда, ягъни 21 яшендә Идрис бөтенләй сукырайган. Хастаханәләргә йөрүдән дә бернәрсә килеп чыкмаган. Кыскасы, күзләрен кайтара алмаганнар.


“Сукыраю, кыенның да кыены икән. Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Казандагы бүлегеннән шунда ук килделәр, билгеле. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә өндәделәр. Брайльчә укырга өйрәтәбез, диделәр. Мин аны Сукырлар җәмгыятенә барып, ай ярым вакыт эчендә өйрәндем”, - ди Идрис. Гаиләсе, дуслары бик булышкан аңа. КДУның юридик факультетын да уңышлы тәмамлаган егет. Алган белеме буенча эшкә урнашкан, үз фирмасын да ачып җибәргән. Бик тәвәккәл кеше ул.


Аллаһы Тәгалә сынавын да, җиңеллеген дә Үзе бирүче. 2013 елдан бирле Идрис Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә укытучы булып эшли. Брайль системасы буенча укырга, язарга өйрәтә. Иң әһәмиятлесе, ул үзен нәрсәдәдер кимсетелгән кеше итеп санамый. “Мин кешеләргә изгелек эшли алам”, - ди. Яхшылык эшли алу аның өчен зур бәхет, яшәү мәгънәсе. Маңгай күзләре “йомык” булса да, күңел күзләре якты аның,йөрәгеислам диненә мәхәббәт белән тулган.


“Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә мондый язмышлы кешеләр шактый. Имран Шигубаев бирегә 11 яшендә килә. Чит илдән килгән малай француз телен генә белә торган була. Хәзер аңа 15 яшь, ул тернәкләндерү үзәгендә 4 елдан артык яши. Шушы вакыт эчендә русча сөйләшергә өйрәнгән, татарча да бераз аңлый, башка төрки телләрне дә чамалый. “Мин рус телен 3-4 айда өйрәндем”, - ди Имран. Тагын бер зур уңышы - Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте -Имран Коръән хафиз булуга ирешкән. 4 елда Изге Китапны ятлап чыккан ул.


Идрис тә, Имран да “Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” акциясе игълан ителү уңаеннан «Татар-информ» агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә катнашып, үз язмышын сөйләде, уй-фикерләре белән уртаклашты.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ