Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды

ТР Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне котладылар. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Ильсур Һадиуллин,...

ТР Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне котладылар. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Ильсур Һадиуллин, күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин катнашты.


Росииянең төрле төбәкләреннән булган укучылар өчен олимпиада ике көн дәвам итте. Катнашучылар татар теле һәм әдәбиятыннан үзара белем осталыкларын сынаудан тыш,  мәдәни чараларда катнашты.  Алар язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очраштылар, Кәрим Тинчурин театрында «Төш» спектаклен караудылар.


Фото: mon.tatarstan.ru Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълъматларына караганда, татар теле буенча төбәкара олимпиадасы җиңүчеләре булып түбәндәге укучылар табылган:


1. Гамбарова Лиана (Пермь крае)
2. Гарипова Исламия (Самара өлкәсе)
3. Янбарисова Юлия (Пенза өлкәсе)
4. Мөфтиева Луиза (Башкортостан)
5. Сәйфуллина Арина (Оренбург өлкәсе)
6. Самарина Динә (Чуваш республикасы)
7. Ауишева Адилә (Саратов өлкәсе)
8. Шәехова Миләүшә (Свердловск өлкәсе)
Татар әдәбиятыннан җиңүче укучылар исемлеге: 
1. Такутдинов Айдар (Удмуртия Республикасы)
2. Кирамова Резидә (Төмән өлкәсе)
3. Сюбаев Адель (Мордовия Республикасы)
4. Нуртдинова Роза (Пермь крае)
5. Зарипова Айсылу (Чуваш Республикасы)
6. Афзалетдинов Рамил (Ульян өлкәсе)
7. Кашапова Эльвира (Киров өлкәсе)
8. Хисаметдинова Элина (Төмән өлкәсе)
9. Галеева Лилия (Чуваш Республикасы)
Олимпиада кысаларында балаларга Роберт Миңнуллин шигырьләрен укырга тәкъдим ителгән иде. Әлеге бәйгедә дә җиңүчеләр ачыкланды. Гран-при иясе булып Пермь өлкәсеннән килгән Карина Кашапова табылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ