Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак

3-6 нчы февральдә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада оештырыла. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балаларның катнашуы көтелә. Моның турында ТР мәгариф һәм...

3-6 нчы февральдә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада оештырыла. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балаларның катнашуы көтелә. Моның турында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Фото: mon.tatarstan.ru Фото: mon.tatarstan.ru

Олимпиадада  үзләренең төбәкләрендә җиңүче булган 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.  Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен үтиләр. Моннан тыш, олимпиадада катнашучыларга язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу, Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау оештырыла.


Олимпиаданың ябылу тантанасы Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ