Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарның төп газетасы үзенең 100 яшен хәйрия кичәсе рәвешендә үткәрәчәк

Заманында «Эш», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан» исемнәре белән дөнья күргән татарның төп газетасы – «Ватаным Татарстан»ның чыга башла...

Заманында «Эш», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан» исемнәре белән дөнья күргән татарның төп газетасы – «Ватаным Татарстан»ның чыга башлавына быелның 12 мартында 100 ел тулган иде.


Әлеге газета тарихы – татар милләтенең тарихы ул. Халкыбызны республикабызда дөнья күргән законнар, хокукый-норматив актлар белән туган телебездә таныштырып баручы, шул ук вакытта дәүләт органнары белән гражданнар арасында арадашчы вазифасын да үз өстенә алган газета ул. «Ватаным Татарстан» – үз битләрендә республикабыз, Россия һәм дөнья күләмендә барган вакыйгаларны Татарстан һәм татар милләте мәнфәгатьләре күзлегеннән  яктырту белән беррәттән, татар теле, татар язмышына битараф булмаганнар өчен дә фикер белдерү трибунасы да. Трибуна дигәннән, газетаның 100 еллык юбилеена багышлап, бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, аның урынбасары Илнар Хөснуллин катнашында узган матбугат конференциясе дә, чын мәгънәсендә, журналистларны борчыган проблемаларны уртага салып, алардан чыгу юлларын  бергәләп эзләү, бәхәсләшү, уртак фикергә килү җыенын хәтерләтте.


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Димәк, йөзьяшәр газета заман сулышын тоеп, ирешелгәннәрне барлап, киләчәккә өмет белән карап яши. Ә инде юбилей чарасына килгәндә, «Ватаным Татарстан» үзенең 100 яшьлек гомер бәйрәмен 3 май көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында хәйрия концерты рәвешендә уздырачак. Бу инде газета коллективының соңгы вакытта татар эстрадасы җырчылары катнашында үткәреп килә торган тугызынчы хәйрия кичәсе  булачак, ди.



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ