Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «ак үлем»гә кайчан чик куелыр?

Сүзебезнең заман чире – наркомания хакында баруын, шәт,чамалагансыздыр. Күпме яшь кешенең гомерен вакытсыз өзгән, күпме гаиләне пыран-заран китергән афәт бит ул! Статистик мәгълүматларга караганда, со...

Сүзебезнең заман чире – наркомания хакында баруын, шәт,чамалагансыздыр. Күпме яшь кешенең гомерен вакытсыз өзгән, күпме гаиләне пыран-заран китергән афәт бит ул! Статистик мәгълүматларга караганда, соңгы ун-унбиш елда Россиядә наркотик кулланудан үлүчеләр саны – 12, ә балалар арасында 42 тапкырга арткан. Наркотик матдә куллана башлаганнан соң, кеше күп булса 4 – 5 ел яшәп кала икән. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе башлыгы, полиция подполковнигы Вадим Костюнин катнашында узган матбугат конференциясендә дә «чәчләрең үрә торырлык» саннар китерелде.


 

Бер уйласаң, бәйрәм рухы булырга тиешле иде үзе. Чөнки Россия Эчке Эшләр министрлыгы системасында наркотикларның законсыз әйләнеше белән махсус көрәшүче бүлекчә нәкъ менә моннан 25 ел элек – 1991 елның 6 декабрендә будырылган иде. Ә инде Россия Президентының быелның 5 апрелендәге Указы нигезендә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәт бетерелгәч, аның вазифалары тулысы белән Эчке Эшләр министрлыгына күчте – махсус Идарә булдырылды. Хәзер аның республикабыздагы 21 муниципаль районда бүлекчәләре төзелде.



Структур үзгәрешләр кертелсә дә, Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк, «ак үлем» белән көрәштә хәлиткеч адымнар ясалды дип әйтә алмыйбыз әле. Республикабызда 18479 кеше наркологик исәптә тора. Синтетик психостимуляторларның яңадан-яңа төрләре тарала бара. Соңгы биш елда гына республикабызның хокук саклау органнары тарафыннан 168 шундый яңа төре наркотик матдә итеп теркәлгән һәм әйләнештән алынган. Хәзер наркотик матдәләрнең 80 проценты «интернет-кибетләр» аша тарала. Быелның ун аенда гына Татарстанда наркотиклар белән бәйле 2894 җинаять эше теркәлгән. 1340 кеше наркоктиклар белән бәйле гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылган. Ни кызганыч: соңгы вакытта наркотиклар әйләнешендә катнашучылар гел яшәрүгә бара: җинаять жаваплыгына тарлганнарның һәр икенчесе – 30 яшькә кадәргеләр. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне читтән килгән «кара халык» кыла дип уйлап, нык ялгышабыз. Статистика шундый җинаятьләрнең 85 проценты үзебезнекеләр – җирле халык тарафыннан кылынуын күрсәтә. Димәк, әле алда да «ак үлем»гә каршы аяусыз көрәш җәелдерү таләп ителәчәк дигән сүз. Бу эш бер Эчке Эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җилкәсенә генә төшәргә тиеш түгел. Киң җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар, мәдәни-агарту учаклары, мәктәпләр кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә Татарстаныбызда «ак үлем»гә кабер казылачак. Бүгенге матбугат конференциясендә барган җитди сөйләшүнең төп лейтмотивы шул иде.



Видео: пресс конференция «Работа МВД по РТ в борьбе с незаконным оборотом наркотиков»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ