Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Идел буе төбәкләренең кадастр инженерлары ассоциациясе» эшли башлады

2016 ел Россиядә тулаем кадастр тармагы эшчәнлегендә борылыш елы буларак тарихка кереп калачак. Бу – 2015 елның 30 декабрендә кабул ителгән «Күчемсез милекнең дәүләти кадастры турында»гы Федераль зако...

2016 ел Россиядә тулаем кадастр тармагы эшчәнлегендә борылыш елы буларак тарихка кереп калачак. Бу – 2015 елның 30 декабрендә кабул ителгән «Күчемсез милекнең дәүләти кадастры турында»гы Федераль законда күздә тотылган кадастр инженерлары эшчәнлеген камилләшерү чаралары белән бәйле.


 

Мәгълүм булганча, Россиядә кадастр инженерлары – милек хуҗалары йомышы буенча җир кишәрлекләренең һәм күчемсез милек объектларының кадастр теркәвен – ызан планнарын һәм техник планнарны әзерләүче белгечләр алар. Шуннан соң алар эшләгән шул документлар буенча Кадастр палатасы әлеге кишәрлек һәм объектларны терки.


Кадастр өлкәсенә караган яңа Закон кадастр инженерлары эшчәнлегенә карата контрольлекне шактый кискенләштерде. Бердән, хәзер кадастр инженеры булып эшләү өчен тиешле белемең булу, квалификацияңне даими камилләштереп тору сорала. Һәм иң мөһиме: яңа Закон нигезендә кадастр инженерлары булып эшләүчеләрнең үзеннән-үзе көйләнүле оешмаларда әгъза булып торуы катгый итеп куела. Моңарчы Россиянең Татарстан буенча Теркәү идарәсе, республикабызның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы (анда кадастр инженерларын аттестацияләү буенча комиссия бар иде) вәкаләтләре хәзер нәкъ менә әлеге оешмалар карамагында. «Күчемсез милекнең дәүләти кадастры турында»гы Закондагы үзгәрешләр этаплап гамәлгә кертелә. Аның төп маддәләре быелның 1 июленнән гамәлгә керде. 1 июльдән 1декабрьгә кадәр күчеш чоры иде, ягъни кадастр өлкәсендә эшләүче барлык үзкөйләнүле оешмалар Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Үзәк аппаратында теркәлгән, ә кадастр инженерлары әлеге оешмага әгъза булып кергән булырга тиешләр. Шулай итеп, быелның 1 декабренән соң үзкөйләүле оешмалар әгъзасы булып тормаган кадастр инженерлары үз эшендә эшли алмаячаклар.


Болар һәм «Идел буе төбәкләренең кадастр инженерлары ассоциациясе» оешуга бәйле башка үзгәреш-яңалыклар хакында бүген «Татар-информ» агентлыгында журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә сүз барды. Анда «Идел буе төбәкләренең кадастр инженерлары ассоциациясе» президенты Олег Аввакумов, әлеге оешманың башкарма директоры Вадим Савельев, аның урынбасасары Татьяна Селезнева катнашты һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.


Таһир Сабирҗанов



Видео: пресс-конференция посвященная началу работы регулятора кадастровой деятельности кадастровых инженеров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ