Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Мөселман психологлары ассоциациясенең вәкиллеге ачылды

Бүген Татарстанда Мөселман психологлары ассоциациясенең вәкиллеге ачылды. Бу хакта узган матбугат конференциясендә сүз алып барылды.«Ислам психологлары ассоциациясе – мөселманнарга психологик ярдәм кү...

Бүген Татарстанда Мөселман психологлары ассоциациясенең вәкиллеге ачылды. Бу хакта узган матбугат конференциясендә сүз алып барылды.


«Ислам психологлары ассоциациясе – мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә торган психологларның, педагогларның, медицина белеме булган белгечләрнең эшчәнлеген берләштерә торган бөтенроссия оешмасы ул. Аның эшчәнлеге төрле юнәлешләр белән бәйле. Аларга фәнни-тикшеренү, укыту-методика, мәгълүмати-мәгърифәтчелек юнәлешләре керә»”, - дип белдерде педагогика фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт психология һәм педагогия университеты доценты Ольга Павлова.WhatsApp Image 2018-02-21 at 15.49.50


Әлеге ассоциациянең Татарстандагы беренче вәкиллеге турында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының ислам һәм ислам мәгарифе үсеше ресурс үзәге фәнни хезмәткәре Резедә Сәфиуллина сөйләде.


WhatsApp Image 2018-02-21 at 15.49.49«Институтыбызның ислам гыйлемен һәм исламият фәнен өйрәнү ресурс үзәгендә без шактый фәнни чаралар,уку-укыту курслары, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һ.б. үткәрәбез. Шул чаралар арасында бер үзенчәлекле юнәлеш бар. Ул – мөселманнар белән психологик эш. Бу тормышта үз юлыңны табу, бигрәк тә яшьләр өчен, бик зур проблема. Шуңа күрә бүгенге көндә психологлар ярдәме киң таралган.  Күп очракта «мөселманнарга психолог кирәкми. Аның өчен имам-абыстай бар» дигән фикерләр ишетергә туры килә. Әмма чынбарлык күрсәткәнчә, мөселманнарда да шул ук проблемалар күзәтелә. Ләкин мөселман кешесе өчен үзе белән бер диндә булган һәм аның тәгълиматын уртаклашкан профессионал белән очрашу җиңелерәк. Бу өлкәдә эшләүче мөселманнар да күп. Һәм без зур бер мөселман психологлары командасы белән эш итәбез», - дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ