Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда сәләтле балалар өчен махсуслашкан мәктәпләрнең директорлары җыелышы узды

Казанда сәләтле балалар өчен махсуслашкан мәктәпләрнең директорлары республика җыелышы узды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үткән җыелышта...

Казанда сәләтле балалар өчен махсуслашкан мәктәпләрнең директорлары республика җыелышы узды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үткән җыелышта интернат тибындагы махсуслашкан мәктәпләрнең җитәкчеләре, аларның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.


 

Министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов сәләтле балалар белән эшләү буенча махсуслашкан мәктәпләрнең эшчәнлегенә йомгак ясады. Министр Энгель Фәттахов үзенең чыгышында сәләтле балалар белән эшләүнең мәгариф системасындагы иң мөһим тармакларның берсе булуын искәртте. «Татарстанда сәләтле балалар өчен махсуслашкан уку йортлары, өстәмә белем бирү оешмалары булдырыла, интеллектуаль, иҗади, спорт ярышлары уздырыла, җәйге һәм кышкы каникуллар вакытында махсус мәктәпләр оештырыла», – дип билгеләп үтте министр. Шулай ук ул бу төр мәктәпләрнең уңышлы эшчәнлеге өчен алар алдында торган бурычларны яңгыратты.


«Татар-информ» МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ