Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Тукай исемен йөрткән ничә урам бар?

Язлар җитеп, апрель ае якынлаштымы, татар жанлы һәркемнең күңеле Тукай рухы, Тукай аһәңнәре белән ныграк үрелеп яши башлый, чөнки, шагыйрь сүзләре әйтсәк, «Яздан аерып булмый Тукайны».Белгәнебезчә, Та...

Язлар җитеп, апрель ае якынлаштымы, татар жанлы һәркемнең күңеле Тукай рухы, Тукай аһәңнәре белән ныграк үрелеп яши башлый, чөнки, шагыйрь сүзләре әйтсәк, «Яздан аерып булмый Тукайны».

Белгәнебезчә, Татарстанда Тукай исемен йөрткән район бар, ә менә Тукай исемле авыллар республикабызның 8 төбәгендә: Аксубай, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Кама тамагы, Менделеевск, Нурлат, Спас, Чирмешән районнарында бар.


Тукай исемен йөрткән колхоз-совхозларга килгәндә исә... XX гасырның 90 нчы еллар башында, әле колхоз-совхозлар җан-тәслим булмаган чакта, республикабызның ул чактагы 42 районының 19 ында Тукай исемендәге хуҗалыклар булган, ә Арча районында хәтта икәү: «Тукай-Кырлай» һәм Тукай исемендәгесе булган.

Тукай исемен йөрткән урамнарның илебездә күпме икәнең беләсезме? Казандагы Тукай урамы күпләребезгә таныш анысы. Тик ни хикмәт: күптән түгел дөнья күргән Тукай энциклопедиясендә дә сөекле шагыйребез эзләрен саклаган әлеге урам хакында нибары ике җөмлә язарлык урын табылмаган. Югыйсә, кирәк иде! Моның үзенә күрә хикмәте үк бар.


Татарстаныбыз Тукай исемен йөрткән урамнарының күплеге белән дә хаклы мактана ала: бездә аларның Тукай исемен йөрткәннәре – 315, ә менә Г.Тукай исемендәгеләре – 130, ә Габдулла Тукай дигәннәре – 45, ягъни барысы 490 урам сөекле шагыйребез исемендә икән! Чагыштыру өчен: Татарстан Россиядә Ленин исемен йөрткән урамнары иң күп булган төбәк санала: бездә Ленин урамнарының саны әле дә 487 икән. Димәк, республикабызда Тукай исемендәге урамнар саны пролетариат юлбашчысы исемен йөрткәннәрнекеннән күбрәк икән бит. Бу – халкыбызның сөекле шагыйренә, аның үлемсез иҗатына булган олы ихтирамын бик тә ачык күрсәтә.


Тукай исемен йөрткән урамнар бер Татарстан белән генә чикләнми. Әйтик, Башкортстанда Тукай исемендәге 39 урам, ә Тукаев исемле булганнары 43 икән. Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм аның администрациясе, Хөкүмәте биналары, беренче Җәмигъ мәчете Уфада нәкъ менә Тукай урамында урнашкан да инде. Тукай исемен йөрткән урамнар шулай ук Оренбург, Свердловск, Чиләбе, Төмән, Омск, Новосибирск, Әстерхан, Волгоград, Самара, Пенза, Ульяновск, Түбән Новгород, Киров өлкәләрендә һәм дә Чувашстанда, Мари Илендә, Мордовиядә, Пермь краенда да бар икән.


1280px-Tuqay_street_and_Soltan_mosque_minaret


Источник фотографии: google.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ