Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның бер районында укытучыга һәйкәл ачылды

Хәзерге заманда мәктәптә эшләгән укытучыга һәйкәл куярлык! Бу сүзләрне күпләр авызыннан ишетәбез. Ә бит уйлап карасаң, бу чыннан да шулай. Дәресеңә әзерләнеп килеп, балалар белән мәш килеп эшләү генә...

Хәзерге заманда мәктәптә эшләгән укытучыга һәйкәл куярлык! Бу сүзләрне күпләр авызыннан ишетәбез. Ә бит уйлап карасаң, бу чыннан да шулай. Дәресеңә әзерләнеп килеп, балалар белән мәш килеп эшләү генә түгел, бетмәс-төкәнмәс тикшерүләр, билгесезлек стресс халәтенә китерә дә. Инде шундыйга барып җиттек: социаль челтәрләрдә теркәлгән төрле төркемнәрдә укытучының эшен генә түгел, шәхси тормышын да тикшерәбез...


Һәйкәл дип башланган сүзем юкка түгел: бу көннәрдә Балтач районында укытучыга һәйкәл куйдылар. «Бу барлык укытучыларның да җыелма образы. Һәйкәл кую идеясе – район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы комитетыныкы, без исә хуплап каршы алдык, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева. – Башта аны өскә күтәрелгән кулларга глобус тоттырып ясатырга, дип планлаштырган идек. Мәрхүм якташыбыз Азат абый Зыятдинов: «Укытучы дигәндә, без гомер-гомергә кара такта янында бер кулына - күрсәткеч таяк, икенче кулына китап тотып торган хатын-кызны күз алдына китерәбез», – диде дә, аның киңәше белән нәкъ шундый образ туды».


Фото район мәгариф идарәсеннән алынды Фото район мәгариф идарәсеннән алынды

Һәйкәл яңа төзекләндерелгән мәгариф идарәсе каршында куелган. Һәр кеше, аңа карап, үзенең яраткан укытучысын искә алсын иде. Балтачларга “Афәрин!” дип әйтәсе килә. Нинди һөнәр иясен алсак та, һәрберебезнең юл башы сабыр, түзем, үз әниең кебек якын укытучыларыбызга барып тоташа.


Шунысын да әйтергә кирәк, укытучыга һәйкәл Татарстанның Буа, Кайбыч районнарында, Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә куелган. Беренче укытучыга багышланган таш композиция Орел, Саратов, Ульян, Волгоград, Ростов өлкәсенең Матвеев Курган бистәсендә, Курск, Оренбургта бар. Укытучыга скульптура шулай ук Стәрлетамакта да ачылган.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ