Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләк (Әниләр көне уңаеннан)

 (Хикәя)Гөлниса әбинең ахирәте Бәдриҗамал карчык белән көн дә бер очрашып сөйләшмәсә күңеле булмый. Балаларын, оныкларын кайсын эшкә, кайсын укуга озатып, өйне тәртипкә китереп ала да, күршесенә кереп...

 (Хикәя)


Гөлниса әбинең ахирәте Бәдриҗамал карчык белән көн дә бер очрашып сөйләшмәсә күңеле булмый. Балаларын, оныкларын кайсын эшкә, кайсын укуга озатып, өйне тәртипкә китереп ала да, күршесенә кереп утыра. Чәй яңартылы. Кайчагында алар янына каршы йортта гына яшәүче Әсмабикә дә килә. Кайда нәрсә булган, кем нәрсә күргән – аларын күбрәк ул сөйли. Чөнки Әсмабикә яшьрәк тә, үткенрәк тә, зиһенле дә.


Бу юлы да шулай булды. Керә керешкә үк: “Ишеттегезме әле? – дип башлады ул сүзен. – Бүген кич белән Кәшфи-и-ровский дигән кешене күрсәтәләр икән. Тиливизырдан күзләрен тутырып бер генә карый икән, бер чирең дә калмый, ди”.


– Я, хода, – диештеләр әбиләр, ышанырга да, ышанмаска да белмичә. Һәм тагын нидер көтеп Әсмабикәгә текәлделәр.


Әсмабикә ашыкмыйча гына башта чүәкләрен, аннары өстендәге камзулын салып, өнсез калган ахирәтләре янына килеп утырды. Тын алуы тигезләшкәч, янә сөйләп китте.


– Кәшфи-и-ровский дигән бер мәрхәмәтле кеше бар икән дөньяда. Ул бик күп кешеләрне савыктырган икән инде. Мин үзем дә моңа ышанмаган идем башта. Улым гәҗиттән кычкырып укыды. Тиливизыр каршына утырып, икранга чыккан Кәшфи-и-ровскийның күзләренә карап, ул кушкан эшләрне үтәп кенә утырасы, ди. Бөтен авыруларың юып алгандай юкка чыга, ди.


Әбиләр җанланды. Алар күңелендә өмет чаткылары кабынды. Авырткан җирләре бер мизгелгә онытылгандай булды. Сөйләшеп күңелләре бушаган карчыклар: “Карарга кирәк әле, күренергә кирәк әле аңа”,– дигән уй белән өйләренә таралышты.


Көтеп алынган кич җитте. Гөлниса әбинең олы гаиләсе янә табын янына җыелды. Бераздан килененең дә: “Әни чәй эчәргә чык”, – дигән коры тавышы ишетелде. Өстәл янында бүтән сүз кузгатучы булмады. Барысы да үз уена бирелеп, ашау-эчүен белде. Бары тик мәктәп яшендәге оныклары гына юктан да кызык тапкан булып чыркылдашты. Тамаклары туйганнар табын яныннан кузгала торды. Гөлниса әби дә табынга рәхмәт әйтеп, үз бүлмәсенә юнәлде.


– Болар белми микән әллә, бер дә сөйләнмәделәр? – дигән уй үтте аның башыннан. – Әллә Әсмабикә ялгышты микән? Алай дисәң, аның укымышлы балалары әйткәннәр гел дөрескә туры килә иде бит. Әллә исләренә төшерергәме? Юк, кирәкмәс. Күп белгәнне килен дә ошатып бетермәс. Шулай да күренергә иде соң ул мәрхәмәтле кешегә.


Читлеккә ябылган кош баласы шикелле бүлмәсендә үзенә урын таба алмый беркүпме йөренде дә диванына барып таянды. Кулына дисбесен алды, аның ялтырап беткән төймәләрен тартып күңелен тынычландырды.


Һәм менә ул көткән тавыш: “Чыгыгыз, чык, башлана!” – дигән сүзләр ишетелде. Димәк, белгәннәр! Бергәләп карыячаклар!


Гөлниса әби әлеге хәбәрдән калтыранган аягына баса алмый торды. Аннары әкрен генә залга, балалары төзелешеп утырган якка юнәлде. Гомерендә телевизор карамаган әниләренең дә бу якка чыгып килүен күргән килене: “Үлә-ә-м! Әни дә чыгып килә түгелме соң?”– дип гаҗәпләнеп кычкырды һәм шаркылдап көлеп җибәрде. Башкаларның да йөзләренә елмаю чыкты.


Әлеге вакыйганың ахыры шулай буласын алдан сизенгән Гөлниса әби бу юлы түзмәде:


– Ки-и-лен, – диде ул калтыранып, – Кәш...Кәш...Кәшфировскийның күз карашлары телеңә дәва булып төшсен иде, Ходаем! Бу юлы дәшми калсаң ярамый идемени соң?..


Бу сүзләрдән чоң ул үзе дә чайкалып куйды, егылмаска теләп стенага тотынды. Аннан...


Кәефе корылып, хәлсезләнеп калган йөзьяшәр карчыкны җитәкләп үз бүлмәсенә чыгарып яткырдылар, тынычландырдылар.


Юк, карый алмады Гөлниса әби әлеге сеансны, ахирәтләренә биргән сүзен үти алмады. Аның каравы өйдә ямь артты. Әлеге вакыйга атна буе сөйләп юаныр өчен сәбәп булды. “Әни” дигән сүз телдән төшмәде. Ә Гөлниса әби өчен җылы караш, җанга ягымлы сүз тагын йөз ел яшәр өчен рухи көч бирә иде.


 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ