Логотип Магариф уку
Цитата:

Тикшерүчеләр укучыларның үлем сәбәбен ачыклый

14 ноябрьдә Псков өлкәсенең Струги Красные бистәсендә коточкыч фаҗига була. 15әр яшьлек ике мәктәп укучысы бер өйгә кереп бикләнә. Үзләре янына полиция вәкилләре килүен күргәч, хокук саклаучыларга утл...

14 ноябрьдә Псков өлкәсенең Струги Красные бистәсендә коточкыч фаҗига була. 15әр яшьлек ике мәктәп укучысы бер өйгә кереп бикләнә. Үзләре янына полиция вәкилләре килүен күргәч, хокук саклаучыларга утлы коралдан ата башлыйлар. Полиция хезмәткәрләре өйгә бәреп кергәч исә, үсмерләрнең үле гәүдәсенә тап була.


 

Россия Тикшерү комитеты белдерүенчә, барысы да югалган үсмерне эзләүдән башлана. Ул яшьтәше белән бер өйгә кереп бикләнгән була. Үсмерләр үзләрен эзләп килүчеләргә карата ут ача. Хокук саклаучылар укучылар белән берничә сәгать дәвамында сөйләшүләр алып барса да, уңай нәтиҗәгә ирешми. Соңрак исә үсмерләр элемтәгә бөтенләй чыкмый башлый. Шуннан соң полиция хезмәткәрләренә махсус отряд чакыртырга туры килә. Алар бәреп кергәндә укучылар атылып үлгән була инде. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тиешле экспертизалар үткәрә, үсмерләрнең әти-әниләре белән эшли. Балаларны мондый адымга этәргән сәбәпләрне ачыклау өчен, аларның тормыш шартларын да җентекләп өйрәнәчәкләр.


Россия матбугат чаралары хәбәр итүенчә, үсмерләрнең икесе дә дүшәмбе көнне социаль челтәрләрдәге битләрендә бер үк төрле язу калдырган. Анда укучылар туганнары, дуслары, танышлары белән саубуллашкан.


Мәдинә МОРАТОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ