Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил, Илһам атналыгы сездә ничек үтәчәк?

Бүген – 15 февраль татар дөньясы өчен бихисап күп олпат шәхесләрне бүләк итүе белән үзенчәлекле. Шагыйрьләрдән Кадыйр Сибгатуллин, Газиз Нәбиуллин, Гөлфия Исхакова, фольклорчы галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов...

Бүген – 15 февраль татар дөньясы өчен бихисап күп олпат шәхесләрне бүләк итүе белән үзенчәлекле. Шагыйрьләрдән Кадыйр Сибгатуллин, Газиз Нәбиуллин, Гөлфия Исхакова, фольклорчы галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, җырчы Габдулла Рәхимкулов, мәгърифәтче педагоглардан Шәриф Сайкин, Фазыл Хәмидуллин, Марат Лотфуллиннарның туган көннәре нәкъ менә 15 февраль булуын әйтү дә җитә. Тик боларга өстәп, татарның 15 февральдә туган тагын ике мәшһүр шәхесен күрсәтү кирәктер. Алар – герой-шагыйрь Муса Җәлил белән күренекле җырчыбыз Илһам Шакиров. Моң чишмәбез белән каһарманлык символы булган Җәлил белән Илһам биографиясендәге мондый тәңгәллек бер дә юкка гына түгелдер. Шул нияттән, халкыбызның бу ике бөек улына битараф булмаган бер төркем милләттәшләребез социаль челтәрләрдә # җырларым хештегы белән бу атнада марафон уздыру башлангычы белән чыкты. Бу ике шәхесне дөнья күләмендә ибади күтәрелеш белән искә алу, алар иҗатын пропагандалауны көчәйтү максатын күздә тоткан әлеге акциянең әйдәманнары – «Җиһангирлар» төркеме. «Гөлзада», «Аксу» студияләре, Татарстан Мәгариф һәм мәдәният министрлыклары, «Җыен» фонды, тарихчы Фаяз Хуҗин, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова, депутат Альбина Насыйровалар. Бу атнаны чын мәгънәсендә һәр мәктәптә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында, һәр төбәктә Муса Җәлил белән Илһам Шакиров атналыгы буларак төрле тәрбияви чаралар уздырсак иде. Бу акция – зур эшнең башы гына. Онытыла язган бөек шәхесләребез бик күп безнең. Алар һич кенә онытылырга тиеш түгел. Шушы хакыйкатькә хилафлык китермичә, бу акция мисалында татарның бердәмлеген, үзенең олпат шәхесләрен олылый, зурлый белүен раслый алсак иде.
Ә сез үз мәктәбегездә, коллективыгызда бу атналык уңаеннан нинди чаралар үткәрергә җыенасыз? Шулар хакында безгә дә хәбәр итсәгез иде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ