Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңү көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды

2022 елның 9 маенда Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды. Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү өчен төп мәйданчык – Меңьеллык мәйданы булачак. Сәгать 10:00 дә Казан гарнизоны гаскәрлә...

2022 елның 9 маенда Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды.
 Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү өчен төп мәйданчык – Меңьеллык мәйданы булачак. Сәгать 10:00 дә Казан гарнизоны гаскәрләре, шулай ук ИС һәм Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр колонналары узачак. Соңрак - сәгать 11:00 дә, Җиңү паркында яшь армиячеләр парады башлана, аннан соң шәһәр халкы «Җиңү фанфарлары» балалар тынлы оркестрлары фестивален һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышын карый алачак.
15: 00 дә Толстой скверыннан «Үлемсез полк» йөреше башлана. Анда катнашырга теләүчеләрнең барысын да чара башланырга ике сәгать алдан - 13:00 сәгатьтә килергә сорала.
Бәйрәм кичәсе сәгать 18:00 дә Җиңү паркында оркестрның чыгышыннан башлана. Музыкантларның  30 нчы һәм 40 нчы еллардагы бию көйләре һәркемнең күңеленә хуш килер. Ә Меңьеллык мәйданындагы концерт сәгать 19:00 дә узачак. Казанда Җиңү көне 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Аны Казансу елгасы акваториясеннән башлап җибәрәчәкләр, шуңа күрә салют карау өчен уңайлы урыннар булып Кремль яр буе һәм Татарстан Милли китапханәсе янындагы территория торачак.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ