Логотип Магариф уку
Цитата:

Җырчы Динә Гарипова әни булган

Яшел Үзән районы администрациясенең рәсми телеграм-каналында, беренче каналда бара торган «Голос» тамашасының җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова әни булды, дип күңелле хәбәр...


Яшел Үзән районы администрациясенең рәсми телеграм-каналында, беренче каналда бара торган «Голос» тамашасының җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова әни булды, дип күңелле хәбәр урнаштырылган. 19 июньдә ул 3220 граммлы һәм 51 сантиметрлы малай тапкан, диелә хәбәрдә. 
«19.06.2002 көнне безнең улыбыз туды. Үзебезне яхшы хис итәбез. Барыгызга да изге теләкләр өчен рәхмәт», – дип сөенече белән уртаклашкан җырчы.


Динә Гарипова яраткан тамашачысына үзенең бәби көтүе турында 2022 елның февралендә хәбәр иткән иде. Ә бүген ул бик күп котлау сүзләре, җылы теләкләр кабул итә.

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ