Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музеена күңелле сәяхәт

«Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”Җыелышып автобуска утыруга, шушы җыр күңелгә килде. Шушы көйне җырлап, олы юлга кузгалдык.Татарст...

«Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Җыелышып автобуска утыруга, шушы җыр күңелгә килде. Шушы көйне җырлап, олы юлга кузгалдык.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Тукаебызның 135 еллык юбилее елы уңаеннан без, Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбенең бер төркем укучылары һәм укытучылары, Тукай ягы – Әтнә, Арча якларына юл тоттык. Максатыбыз – Габдулла Тукай музейларын күреп кайту иде. 43 кешелек автобус белән бер ягы гына 150 чакрымга җиткән олы юлга чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ерак юлда үзләрен начар хис итүчеләр генә бармый калды.  
Кушлавыч, Кырлай авылларын үз күзләребез белән күреп кайттык. Музейлары аеруча матур тәэсир калдырды. Хезмәткәрләрнең эчтәлекле, мавыктыргыч сөйләве күп нәрсәләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын дидек, биюче кызларыбыз, егетләребез татар халык күлмәкләрен, калганнар түбәтәй, кәттәҗиләрен киеп куйды. Гармунчы егетләребез Кушлавыч, Кырлай авылларына халкыбыз моңнарын таратты. 

Әнә шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен мәктәп директорыбыз Дания Шәрифулла кызы Газизовага, район мәгариф бүлеге методисты Илнар Габделбәр улы Мотыйгуллинга, мәктәбебезнең элеккеге укучылары – әлеге истә калырлык сәяхәтнең иганәчеләре – Динар Васыйл улы Пасыевка, Фәннур Фәтхулла улы Газизовларга рәхмәтләребез чиксез.
Язның хуш исләр таратып утырган иң матур көннәренең берсендә язгандыр кебек Габдулла Тукай  үзенең «Бәйрәм бүген!» шигырен. Шигырьнең язылу тарихы гына аның көз көне иҗат ителгәнен раслый. Ләкин без Арчага юл тоткан көн, нәкъ менә Тукай тасвирлаганча, хуш исле язгы матур җылы, хәтта эссе көн иде:  
«Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!»
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ