Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсәли урта мәктәбе укучылары кызыклы такмаклар язган

19 сентябрь Смайликлар көне икән. Шул уңайдан мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары белән бәйрәм оештырдык. «Әлеге чара сезгә ошадымы? Нинди яңалыклар белдегез? Фикерләрегезне язып бирегез әле», – дигә...

19 сентябрь Смайликлар көне икән. Шул уңайдан мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары белән бәйрәм оештырдык. «Әлеге чара сезгә ошадымы? Нинди яңалыклар белдегез? Фикерләрегезне язып бирегез әле», – дигәч, һәммәсе кәгазь битләрен сузды. Ә мин әлеге язмамда, укучылар фикереннән өзекләр китереп, бәйләнешле текст төзергә тырыштым.

«Мин смайликның аерым көне бар икәнен белмәгән дә идем. Аны Америка профессоры Скотт Фалман уйлап тапкан икән. Ул гади генә ике нокта, сызыкча, җәя тамгаларыннан елмаючы кеше йөзе ясаган. :-) Бу – 1982 елның 19 сентябре булган. Ә аңа хәтле рәссам Харви Болл, иминиятләштерү компаниясенә килүчеләрнең кәефләре күтәренке булсын дип, сары җирлеккә елмаеп торучы кеше йөзе рәсеме ясаган булган инде. Ул да Америка кешесе», – дип язган Дилә Мостафина.
Ә Риназ Надыршин язмасында мондый фикерләр: «Безнең «ВКонтакте» социаль челтәрендә дә, Ватсапта да сыйныфыбыз төркеме бар. Без анда язышканда смайликларны еш кулланабыз. Без генә түгел, сыйныф җитәкчебез дә. Рәхәтләнеп көлгәнне күрсәтер өчен тезәбез генә аларны. Кәефсезләнеп киткәнне дә күрсәтеп куябыз кайчак. «Смайлик» сүзе инглиз теленнән кергән. Бу сүзнең татарчасын ишеткәнем юк. Ләкин ул «елмай» сүзенә дә охшап тора. Русча «смех» сүзенең дә ике хәрефен алган кебек. Минем башыма шундый фикерләр дә килде».
«Миңа бүген бергәләшеп «Смайликлар көне» дигән язуга хәрефләр кисү, смайликлар ясау ошады. Лидия апаның бәйрәмне: «Әйдәгез әле, балалар, бер-беребезгә карап елмаеп куйыйк әле», – дип башлавы кәефләрне күтәрде дә куйды. Мәктәп тормышыннан мәзәкләр сөйләгәндә дә рәхәтләнеп көлдек». – Монысы Таңсылу Садыйкова язмасыннан өзек булды.
«Миңа дәрестә иң кызыгы такмаклар язу булды. Сыйныф җитәкчебез «Кулымдагы йөзегемнең» дип башланган кызыклы такмаклар уйлап чыгарырга кушты. «Бәйрәм көнне шаярабыз гына, үпкәләүләр булырга тиеш түгел», – дип кисәтте. Ә безнең такмаклар чыгарырга да осталыгыбыз бар икән бит!» Боларны Ришат Петров язмасыннан белдек. 

Ә безне елмаерга мәҗбүр иткән такмакларның менә ниндиләре килеп чыкты:
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре – Мостафа,
Син дә такмак язып җибәр, кызык булсын ичмаса.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре – Саматтыр,
Чыгып уйныйсың килмәсә, тәрәзәдән карап тор.
Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Ришат,
Ришатның нәкъ смайлик кебек, һәрвакыт күңеле шат!
Кулымдагы йөзегемнең исеме – Хәбибулла,
Уйнарга да арасы юк, телефонда утыра.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре – Таңсылу,
Буе зифа, үзе нәфис, ә гәүдәләре сылу.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре – Надырша,
Футбол уйныйсы урында чипсы ашап маташа.
Соңгы такмактан Риназ Надыршин рәхәтләнеп көлде инде: «Ну оста «чеметкәнсез», чынлап та, бер булды шул андый хәл», – дип куйды ул.
«Миңа бу бәйрәм бик ошады, – дип язган Самат Хәйбуллин. – Бәйрәмне 8 нче сыйныф укучылары да кызыгып карап торды, аннары алар да безгә кушылды. Бәйрәм тагын да күңеллеләнеп китте. 8 нче сыйныфта укучы апам Сәкинәнең такмагы миңа «төрттерү» булды. Бәйрәм булгач, үпкәләп булмый шул».
Бәйрәмгә килеп кушылган 8 нчеләр такмакларның мондыйларын иҗат итте:
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре – Камилә,
Кеше гайбәтен чәчкәнче, келәтеңдә он илә.
Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Рифнур,
Җис(е)менә туры китереп, чәчә безгә якты нур.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре – Сәкинә,
Нечкә күңелле кыз бала шундый була ул менә.
Ә икенче Саматыбыз, Хәбибуллин фамилиялесе, болай дип язган: «Миңа фотога төшү ошады. Фотога бик күп төшәбез без. Ә битебезгә смайлик куеп беренче тапкыр төштек. Чын бәйрәм булды «Смайлик көне». Барыбызга да ошады. Мәктәптән елмаеп кайтып киттек. Сыйныф җитәкчебез: «Көне буе елмаеп йөрегез», – дип озатып калды.
Менә шундый күңелле бәйрәм ясап алдык, балаларның күңеле булды.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ