Логотип Магариф уку
Цитата:

Үз кулың келәм каккыч ясау

Полипропилен торба бик яхшы төзелеш материалы гына түгел. Алтын куллы осталар аннан өй һәм дачалар өчен урындыклар, табуреткалар, тентлар, теплицалар, кер юу өчен киптергечләр һәм башка бик күп әйберл...

Полипропилен торба бик яхшы төзелеш материалы гына түгел. Алтын куллы осталар аннан өй һәм дачалар өчен урындыклар, табуреткалар, тентлар, теплицалар, кер юу өчен киптергечләр һәм башка бик күп әйберләр ясый. Бүген келәм каккычы эшләү ысулы белән таныштырырбыз. Өй эчләрендәге келәмнәр, ковриклар, машина эчендәге половикларны заманча шампуньнар белән генә дә юып, пычракны тузан суырткыч ярдәмендә генә дә суыр-тып бетереп булмый. Келәм сыйфатлы саклансын дисәң, аны гел карап торырга кирәк. Бигрәк тә кыш көне ап-карга җәеп салып, каккыч белән каксаң, келәм чистарып, сафланып китәр.
Полипропилен экологик яктан куркынычсыз, кеше сәламәтлеге өчен зыянсыз: тәме, исе юк һәм атмосферага зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Алай гына да түгел, акчагыз да янга калачак. Кулланылган материал өчен һәм электрга түләү бәясен исәпкә алып, келәм каккыч нибары 81 сумга гына чыга.
Кирәкле әйберләр:
томалагыч (заглушка)
әвернә (крестовина)
өчле (тройник)
почмак
1,28 м полипропилен торба.
Эш барышы:
Полипропилен торбаны рулетка ярдәмендә үлчибез, тамга салабыз.
Торбаны махсус кайчы белән 7 см (4 данә), 17 см
(3 данә) һәм 49 см (1 данә) озынлыктагы кисәкләргә кисәбез.
Эретеп ябыштыру аппараты гильзаларында торбаларны кыздырып алабыз.
Детальләрне 4 секунд дәвамында тотып торып ябыштырабыз.
Ленар Рамазанов,

Балтач районы Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификация категорияле технология укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ