Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзизоляция вакытындагы онлайн-уку

(Юмористик хикәя)Дөньядагы таҗвирус безнең илгә дә һөҗүм иткәч, Президентыбыз быел барыбызга да өйдә утырырга кушты. Каникул  вакытында  урамга чыгып  уйнамагач, бик күңелсез булган иде...

(Юмористик хикәя)
Дөньядагы таҗвирус безнең илгә дә һөҗүм иткәч, Президентыбыз быел барыбызга да өйдә утырырга кушты. Каникул  вакытында  урамга чыгып  уйнамагач, бик күңелсез булган иде. Көендем шуңа... Каникул беткәч, мәктәпкә йөрисе түгел, өйдә торып кына укыйсын белгәч, сөендем шуңа! Рәхәт бит! Телисең, алма кимереп утырасың, телисең, сок эчеп... Хет утырып укы, хет ятып, дигәндәй. Беркем сүз әйтүче юк!
Менә дистанцион дәресләр башланып та китте. Әле ярар быел Кыш бабай миңа өч ел буе көткән планшетны бүләк итте. Ансыз өйдә торып уку юк икән бит. Дистант дәресләр миңа ошады. Элек әни: «Ташла телефоныңны! Урамга чыгып уйнап кер!» – дип тиргәсә, әти: «Анаңны тыңла, малай актыгы!» – дип җикеренсә, хәзер исә үзләре минем белән мониторга көне буе текәлеп утыралар, янәсе, миңа  дәрес хәзерләшәләр. Дәрес вакытында әле бер платформага, әле икенчесенә, әле өченчесенә тоташасың. Кызык! Аннары әле берсе, әле икенчесе, әле өченчесе эштән чыга, йә ишелеп төшә, йә җимерелә.  Кызганыч!  Ярый әле бер-ике көндә рәтләнде болар. Югыйсә надан каласым иде. Әби әйтмешли, тәүбә,тәүбә!
Миңа да, туганнарыма да  аеруча укытучыларымның турыдан-туры эфирга чыгып үткәргән дәресләре бик ошады. Менә математика дәресе зумда башланды. Математиканы мин яратам, мисалларны да тиз чишәм. Планшет экранында Алсу апа күренүе булды, әти шунда ук: «Улым, булышыйм әле сиңа!» – дип, яныма ук килеп утырды, ә үзе Алсу ападан күзләрен дә алмый. Укытучыбыз чибәр шул. Бүген беренче видеодәрес булгач, аеруча килешле, изүе ачык, алсу төстәге күлмәген кигән. Әни генә, төсе уңган халат итәкләрен төзәткәли-төзәткәли, тизрәк телефонын алып, мәктәп директорына шалтырата башлады. «Фәния Мәгърифәтовна! Нигә укытучыларыгыз шундый ачык изүле күлмәк кия? Сез директор буларак  кая карыйсыз? Математика укытучыгызның ике «әфлисуны» планшет мониторыннан минем иремнең кулларына тәгәрәп төшеп бара ич!» – дип, канәгатьсезлеген белгертте. Шалтыратуы да булды, дәрес тә тәмамланды.
Икенче дәрес физкультура икән. Аны Марат абый алып бара. Ул – чын спортчы. Аңа мәктәптәге барлык кызлар гашыйк. Ә без, егетләр,  аңа охшарга тырышабыз. Бу дәрес тә онлайн икән. «Физкульт-привет, балалар! Тиз генә җылынып алыйк та, идәнгә ятып, үз гәүдәбезне үзебез күтәрик», – диде укытучы абый. Бу сүзләрне ишеткәч, әти аш бүлмәсенә юнәлде. «Ашарга әле берни юк», –дип, әни әтине залга куып чыгарды. Шул чакта планшет мониторында баһадир гәүдәсен идәнгә сузып яткан Марат абый  күнегү ясап маташа иде. Әни, әтинең барлыгын да онытып, мониторга текәлде, чәчен рәтләгәндәй итте, аннары, кызарып: «Укытучы абыең кебек дөрес яса, малай актыгы!» – дигән булды. Әти, буш корсагын кашып, бер әнигә, бер абыйга, бер миңа карап калды...
Өченче дәрес немец теле иде. Гаиләбездә аны сугыш күргән бабабыздан башка беркем дә белми. Шуңа күрә планшетны күтәреп, бабай бүлмәсенә юнәлдем. Онлайн-дәрес башланды. Экраннан безгә бабамның яшьтәше Нәфисә апа карый иде. Янында оныгы нишләргә, кая баскаларга кирәклеген аңлатып тора, чөнки Нәфисә апа техниканы без немецча белмәгән кебек үк белми иде.
Шул чакта әбием: «Балам, туган тел дәресе булса, мине чакырырсың, яме?» – диде. Ләкин әбигә ул дәресне шактый озак көтәргә туры килер, мөгаен, чөнки ул ике атнага бер генә була шул...
Лилия ФӘРХЕТДИНОВА,

Әлмәттәге 2 нче урта мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ