Һөнәрне алмаштырудан файда бармы?

Илкүләм «Демография» проекты кысаларында Татарстанда декрет ялында булган әниләрне һәм пенсия яшенә җиткән өлкәннәрне яңадан укыталар. Бала белән өйдә утырган әниләр ялдан соң башка эшкә чыгар өчен бу адымга барса, өлкәннәр чарасызлыктан яңа белем ала. Пенсия яшенә якынаючы өлкәннәрнең элек үзләштергән һөнәре кирәксез булып кала яки алар үз оешмаларында башка урынга күчәр өчен белем өсти. Арабызда үз теләкләре белән яңа һөнәр сайлаучылар да җитәрлек икән. Алар ни өчен һөнәрләрен алыштыра? Әнә шул хакта үзләреннән сөйләттек.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академия-
сен тәмамлаган Рөстәм Гыйльманов бер көн дә үз юнәлеше буенча эшләмәгән. Укып бетергәч, сөт заводында эшләр өчен махсус курслар үткән ул. Берничә ел анда хезмәт куйгач, бөтенләй башка өлкәне сайлаган.

– Ияләнгән урыннан китү авыр булды. Баштарак төшенкелеккә бирелдем. Ике айдан артык эшкә урнашмадым. Күңелем шулай теләде. Арыган идем. Заводта эш сменалы булды. Төнлә дә эшләргә кирәк. Соңгы вакытта өч көн ял урынына ике көн ял итеп яисә бөтенләй көн аралаш эшләдек. Сәламәтлеккә зыян килде. Әмма эштән киткәч, кая барып урнашасымны күз алдына китерми идем, – ди ул. –
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче дусларым үз янына чакырды. Беләсезме, мин бөтенләй башка дөньяга эләктем. Сәламәтлегем әкренләп яхшырды. Күңел тынычланды. Беркая да ашыкмыйча яши башладым. Гаилә өчен дә вакыт барлыкка килде. Һөнәремне алыштырганга бер дә үкенмим. Киресенчә, яшьлегем үзем теләмәгән өлкәдә хезмәт куеп әрәм булды дип уйлыйм.

Казанда яшәүче Гөлфия Фазлыева да биш ел буе югары уку йортында укыган вакытын кызгана.

– Әти-әнине тыңлап, финанс институтына укырга кердем. Үземнең анда барырга бер генә дә теләгем булмады, югыйсә. Ничек көн үткәрим дип йөрдем. Минем акча саный белүем әтигә кирәк иде, шунлыктан укыдым инде. Начар билгеләр алмадым үзе. Тик укып бетергәч, бер генә көн дә үз белгечлегем буенча эшләмәдем. Уку йортын тәмамлауга, кияүгә чыктым. Аннан соң бер-бер артлы ике балабыз туды. Декрет ялында өстәмә белем алдым. Маникюр курслары үттем. Үзлегемнән чәч кисәргә, матур прическалар ясарга өйрәндем. Аннары, кулымда берәр таныклык булсын дип, түләүле курсларга йөрдем. Беләсезме, мин бүген шундый бәхетле. Җаныма туры килгән, күңелемә охшаган эш белән шөгыльләнәм, – ди Гөлфия.

Балтач районы Смәел мәктәбенең технология укытучысы Рәшид Нәҗметдинов хәзер Казанда адвокат булып эшли.

– Укытучы эшен яратып бетермәдем. Ул – бик җаваплы, шул ук вакытта буталчык эш, шуңа күрә башка профессия буенча эшләп карарга булдым. Әмма укытучылык эшен ташлап бетермәдем. Атнасына
бер көн мәктәптә эшлим. Икенче һөнәрем –
инженер-электроник. Ләкин ул белгечлекне дә якын итмәдем. Юрист эшенә тотындым. Бу эшне бик кызыксынып башкарам. Эшем буенча командировкаларга еш йөрергә туры килә. Тәҗрибә туплана, бик күп яңалык туплыйм. Эшемне алыштырганга һич үкенмим. Киресенчә, дөрес эшләгәнмен дип саныйм, –
ди ул.

Ә менә Чаллыда яшәүче Надежда Сабирова, тәрбияче эшен ташлап, хастаханәгә санитарка булып урнаша. Тик озак эшли алмый: балаларны сагынып кире кайта.

– Дөресен әйткәндә, бакчадан туеп киттем. Төркемемдә бер гаугалы әни бар иде. 28 баланың ата-
анасына минем эшем ошый, ә шул бер ханымга ярый алмадым. Ул гел гаеп эзләде. Тик күңелең кушкан җирдән алай тиз котылып булмый икән. Кире кайттым. Болай йөрүемне ялгыш адым дип саныйм. Гомумән, олыгайгач эш урынын алыштырып йөрү минем өчен түгел икән. Кайберәүләрнең биш ел саен төрле урынга күчүләрен күреп шаккатам. Тагын бер мәҗбүрилек туса да, эшемне ташламас идем, – ди ул.

Һөнәр алыштыру буенча төрле фикерләр ишетәсең. Кемдер акчасыз тилмергәнгә яраткан эшен калдырып тора, кайберәүләр, киресенчә, җанга дәва эзли. Психолог Эльвира Сафина олыгайган яшьтә эш урынын алыштырыр алдыннан бик ныклап уйланыр-
га киңәш бирә.

– Ситуациягә аек акыл белән карарга кирәк.
62 яшендә я артист, я алып баручы була алмыйсың инде. Беләм, искәрмәләр бардыр, әмма бу адымга барганчы, кат-кат уйларга кирәк. Әгәр нинди дә булса яңалык эзлисез икән, үзегезне башка яктан ачып карагыз. Кул эшләренә тотыныгыз. Үзегезгә ошаган эшне табыгыз. Әгәр сезгә хәзерге эшегез ошамый икән, ул урыннан тавышланып китмәгез. Озак еллар эшләгән коллективтан матур итеп китә белергә кирәк. Ямьсезләнеп, начар сүзләр белән аерылышу ярамый. Яңа эш урыны ошап бетмәсә, кире әйләнеп кайтуыгыз бар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: кемгәдер эшен алыштыру икенче сулыш бирә. Ул яңа урында балкый, җанына тынычлык таба. Хәзерге заманда иң мөһиме әнә шул сыйфат. Шуны онытмагыз: тышкы дөньягыз белән күңелегез тәңгәл килергә тиеш.

Дөньяда барлыгы 40 мең һөнәр барлыгы билгеле. Алдагы 10 елда 20 һөнәргә ихтыяҗ зур булачак. Алар арасында маркетолог, машина йөртүче, пешекче, көнкүреш техникасын төзәтүче, фармацевт, психолог, юрист, тәрбияче, полиция хезмәткәре, ветеринар, автомеханик, программист, табиб, архитектор, веб-
дизайнер, мәгълүмати куркынычсызлык һәм робот техникасы белгечләре, эколог, коуч белгечлекләре бар.

Һөнәр алыштыру өчен 10 сәбәп:

Эшегездә карьера үсеше күрмисез. Һөнәрегез ялыктырды.

Арганлыгыгызны тоясыз.

Сәламәтлегегезгә зыян килә.

Өстәмә эшләр арта. Эшегез күп вакытыгызны ала.

Үз эшегез хакында гел кабатлап торып, башкаларны туйдыра башлыйсыз.

Башка җиргә күченеп китү һәм анда сезнең һөнәр буенча эш юклыгы.

Лаеклы ялга китү.

Хезмәтегез өчен тиешле бәя бирелмәү, акча түләнмәү.

Тормыш кыйммәтләре үзгәрү.

Ниндидер хыял барлыкка килү.

САН

2020 елда Россиядә 40 мең хатын-кызны яңадан укыталар. Татарстанда бу эшкә 87 млн сумга якын акча бүлеп бирелде. Бездә быел 1,5 мең ананы укытсалар, алдагы елда нәкъ шуның кадәр яшь әни яңа һөнәр алачак.

Айгөл ДУСОВА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.