Логотип Магариф уку
Цитата:

Ир-ат укытучылар 23 февральне бәйрәм итә

Ир-егетләребез бәйрәме – 23 февраль ишек кага, җәмәгать, сизәсезме?! Гүзәл затларыбыз өчен бераз мәшәкатьлерәк инде: Ватанны саклаучылар көненә ир-ат туганнарына һәм хезмәттәшләренә бүләк хәстәрен күр...

Ир-егетләребез бәйрәме – 23 февраль ишек кага, җәмәгать, сизәсезме?! Гүзәл затларыбыз өчен бераз мәшәкатьлерәк инде: Ватанны саклаучылар көненә ир-ат туганнарына һәм хезмәттәшләренә бүләк хәстәрен күрәселәре бар. Бәйрәм ашы – кара-каршы, диләрме әле? Тагын ике атнадан үз бәйрәмнәре – 8 Март җитәсе бит! Укытучыларыбыз арасында ир-атлар азрак, дибез. Шулай булгач, мәктәпләрдә хатын-кыз укытучыларга Ватанны саклаучылар көне мәшәкатьләре чагыштырмача азрактыр инде, дисездер... Ай-һай, шулаймы икән соң!? Сүзне артык озынга сузмыйча, укытучыларның үзләрен тыңлап карыйк: 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен алар быел үз мәктәпләрендә ничегрәк каршылыйлар икән?
Гөлүсә КӘБИРОВА, Яшел Үзән районы Олы Ачасыр төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Мәктәбебездә –13 укытучы, шуларның өчесе генә – ир-атлар. Тик өч кенә бөртек булсалар да, коллективыбыздагы барлык чараларда да актив катнашалар. Чөнки аларның һәркайсы – җитмеш төрле һөнәр иясе, барысы да Ачасырның асыл егетләре! Шулай булгач, мәктәбебездә генә түгел, авылыбызда үткән һәр чараны оештыруда башлап йөрүчеләре һәм аларны һәркем күңеленә үтеп керердәй, җиренә җиткереп үткәрүчеләре дә – нәкъ менә алар! Бигрәк тә үз бәйрәмнәре булган 23 февраль – Ватан сакчылары көнен.
Бу уңайдан быел да мәктәбебездә февраль аен тулаем Хәрби-патриотик айлык буларак уздырабыз. Бездә көн дә кызыклы очрашулар, тәрбия сәгатьләре, ярыш-бәйгеләр... Быелгысы элеккеге һәм булачак хәрбиләр белән булган очрашуларга аеруча бай. Әйтик, Сызраньдагы хәрби училищеның II курсында белем алучы авылдашыбыз, булачак очучы Булат Гатауллин белән булган очрашу укучыларыбыз күңеленә аеруча хуш килде.
Бездәге хәрби-патриотик айлыкның иң кульминацион чарасы – әлбәттә, «Аҗаган» уены. Бу көннәрдә классларда аңа хәзерлекнең иң кызган мәле. Әлеге уенда мәктәбебез укучылары, ике командага бүленеп, төрле бәйгеләрдә җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаша. Кыскасы, «Аҗаган» уены үткәрелгән көн – булачак ватанпәрвәрләр бәйрәме ул.
Рафил МИҢНЕБАЕВ, Әтнә районының Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең география укытучысы:
– Безнең мәктәптә дә ир-ат укытучылар затыннан булганнар без дүртәү генә. Шулай да укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, аларны милли җанлы шәхесләр итеп тәрбияләүдә үзебезне әйдәманнар итеп саныйбыз. Бу –мәктәбебездә быелгы Хәрби-патриотик айлыкны уздырганда да ачык сизелде. Февраль аенда нинди генә чаралар үткәрмәдек! Әйтик, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышлап «Әфган – йөрәк ярасы» дигән әдәби-музыкаль кичә һәм мәктәп күләмендә чаңгы ярышы уздырдык. Кариб кризисында Кубада булган авылдашыбыз Рафаэль Заһир улы Вафин белән булган очрашуда да каһарманнарның үз арабызда тәрбияләнә икән дигән фикер кызыл җеп булып сузылган иде.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү дә бездә матур традициягә әйләнде. Бу көнне укучылар һәм укытучылар арасында шигырь конкурсы үткәрелде. М.Җәлилнең сугышчан юлы турындагы фильм да укучыларда кызыксыну уятты.
Егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген үстерү максатыннан «Ягез әле, егетләр!» конкурсы да бик уңышлы үтте.
Бәйрәмне кичке якта башлангыч һәм урта сыйныфларда укучы балаларыбызның әтиләре дәвам иттерде. Алар, үзара командаларга бүленеп, волейбол турнирында көч сынашты.
Расил Газиз улы НӘБИЕВ, Кукмара районы Березняк төп мәктәбенең география укытучысы:
– Февраль аен безнең мәктәп коллективы да Ватанны саклаучыларга багышлады. Спорт ярышларында, сыйныф сәгатьләре, ветераннар белән очрашулар һәм башка төрле чараларда һәрбер класс актив катнаша. Шулардан аеруча әһәмиятлесе, истә калганы Әфганстан, Чечен сугышларында катнашкан авылдаш ветераннарыбыз белән очрашу булды. Бу очрашу мәктәбебезнең элеккеге укучысы Шамил Касыймовны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Ул 1983 елны, 20 яшендә Әфган җирендә һәлак булды. Батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» орденына лаек булган авылдашыбыз ул. Мәктәбебездә аның истәлегенә мемориаль такта да куелган. Очрашуга килгән ветераннар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, яу кырында ятып калган дусларын искә алдылар. Бу очрашу берәүне дә битараф калдырмады: һәркемнең күңелендә «Сугышлар гына була күрмәсен! – дигән уй иде.
Гөлнара БӘДРЕТДИНОВА, Алабуга районы мәгариф идарәсенең өстәмә белем һәм тәрбия эшләре буенча методисты:
– Укучыларыбызга гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләү – эшчәнлегебездәге төп максатларның берсе һәм моны башкарып чыгуда, иң беренче нәүбәттә, ир-ат укытучыларыбызга. әтиләргә таянабыз. Бездә дә бу көннәрдә һәр авыл һәм шәһәр мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында берсеннән-берсе кызыклырак чаралар үтә. Әйтик, Алабугадагы 1 нче урта мәктәптә II –VIII сыйныф укучылары катнашында стройда йөрү һәм хәрби җырлар башкару смотры үтсә, 3 нче мәктәптә узган «Мальчики-Кибальчиши» дигән уенда Алабугадагы барлык мәктәпләрнең IV сыйныфларында укучы малайлары катнашты. Алабугадагы 7 нче урта мәктәп укучылары күңелендә быелгы бәйрәм рухы «Аҗаган» уены истә калса, 8 нче мәктәп үзендә Кышкы ГТО фестивале, 9 нчы мәктәп «Кар бөртеге-2019» дигән спорт-ориентлашу ярышы үткәрүе белән шаккаттырды. Сугыш ветераннары белән очрашулар, Батырлык дәресләре, «Ягез әле, егетләр!» дигән дигән конкурслар да күпләр күңеленә бәйрәм рухы өстәде. Ир-ат укытучыларыбыз, укучы егетләребез өчен менә дигән бәйрәм бүләге инде болар! Чөнки барлык бу чараларны оештыруда һәм уздыруда алар үзләре башлап йөрде бит!
Гөлнур Наил кызы КАСЫЙМОВА, Казандагы 98 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– 23 февральне, әтиләребез, улларыбыз, ир-егетләребез көне булу белән беррәттән, мин батырлар һәм кыюлар көне дип тә әйтер идем. Үзләренең кыюлыкларын күрсәтеп, армия сафларында хезмәт итүчеләрне без чын батырлар дип атыйбыз.
Балачактан ук безне әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, укытучыларыбыз туган илебезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте. Ә бүгенгесе көндә без шушы хисне үз балаларыбызга, укучыларыбызга сеңдерергә тырышабыз. Шуңа да бу бәйрәмне мәктәбебездә үзенчәлекле итеп үткәрергә тырышабыз.
Сыйныф җитәкчесе буларак, сыйныфыбыздагы малайларны бу бәйрәм белән котлыйбыз, аларга бүләкләр бирәбез, матур теләкләр телибез, илебез сакчылары булачаклары турында әйтеп үтәбез, «Нәрсә ул патриотлык?» дигән темага әңгәмә үткәрәбез.
Мәктәбебездә, ир-егетләребезне котлап, бәйрәм концерты әзерлибез. Укучыларыбыз 23 февральгә багышланган шигырьләрен сөйли, җырлар җырлый, төрле милләт биюләрен башкара.
Шулай ук мәктәбебездә традициягә кергән тагын бер күренеш бар. Ул – мәктәбебездә эшләүче хатын-кызларыбызның ир-егет укытучыларны бәйрәм белән котлавы, аларга бүләкләр биреп, хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен җыр-биюләр, шигырьләр аша җиткерүе тора. Ә 8 Мартта, киресенчә, ир-егетләребез безне бәйрәм белән котлый, безгә матур теләкләрен шигырь, җыр-биюләр аша җиткерәләр.
Шулай итеп, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне моңа кадәр билгеләп үтелде һәм моннан соң да зур горурлык белән уздырылыр дип уйлыйм. Чөнки армия сафларында хезмәт иткән әтиләребез, тормыш иптәшләребез һәм улларыбыз – моның ачык мисалы. Без алар белән хаклы горурланабыз. Бәйрәмегез белән сезне, ир-егетләребез!
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ