«2»ле нәрсәсе белән куркыныч?

Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбендә укучыларга «2»ле куймыйлар. Мәктәп директоры фикеренчә,  начар билге  белән балада кызыксыну уятып булмый. Киресенчә, гайрәтен чигерергә мөмкин. Бу укучыларның укуга карашын киметмиме?

«2»ле нәрсәсе белән
куркыныч?

Түбән Ушма мәктәбе районда иң яхшы мәктәпләрнең берсе санала.  Анда 90 га якын бала укый.

– Без укучыларга «2»ле куймыйбыз. Бу – безнең стильдә түгел. Начар билге  белән балада укуга карата кызыксыну уятып булмый. Берне, икене алгач, өченчесе гадәти хәлгә әйләнергә мөмкин. Тырышып укыгыз, дип, гел әйтеп, аңлатып торабыз. Укучы әзерләнеп килмәсә, икенче көнгә хатасын төзәтергә урын калдырабыз, – ди директор Илшат Шәйдуллин. – Мәктәптә  Мактау тактасы бар. Анда алдынгы баланың фотосы белән казанышлары турында мәгълүмат эләбез, башкалар өчен дә буш урын калдырабыз. Икенче елга дәгъва кылырдай укучыларның фамилияләрен язып куябыз. Алар да тырышып, анда  үз урынын таба. Төрле кызыксындыру чаралары уйлап табабыз, спорт, әби-бабай тәрбиясе – барлык тәрбия чараларын да кулланабыз. Тәрбияле бала яхшы укырга тырыша.

Мәктәп директоры урынбасары Зәйтүнә Шакирова әйтүенчә, начар билге куймыйча эшләү укытучы өчен кыен, ләкин шул ук вакытта кызык  һәм нәтиҗәсе дә бар. Бу очракта укытучыдан аеруча яхшы итеп белем бирү, фәнне укыту методикасын кирәкле рәвештә үзгәртә, яңа технологияләр куллана белү сорала. Шул ук вакытта гына укучы теләп укыячак.

    – Бу – белем бирүдә яңа караш. Күп илләрдә, мәсәлән Финляндиядә, түбән билге югары сыйныфларда гына куела. Бездә 1 нче сыйныфта, гомумән, билге куелмый. Шул вакытта ук балаларга билге түгел, сыйфат өчен укырга кирәклеген аңлата башлыйбыз. «2»ле бала өчен куркыныч, бу билгене алгач, аның кәефе, үзенә карата бәясе төшә. «5»ле алгач, тагын да күбрәк беләселәре килә башлый. Шуңа күрә начар билге куймыйча, «4»ле һәм «5»ле билгеләре аша укуга кызыксыну уятуны өстен күрәбез, – ди урынбасар.

«Мин иң шәп мәктәптә укыйм».

11 нче сыйныф укучысы Марат Бобоёров үзенең шундый үзенчәлекле укытучылар укыткан мәктәптә белем алуына сөенүен яшерми.

– Без авылга шәһәрдән күченеп кайттык. Монда
3 нче сыйныфтан укыйм. Начар билге ул укучының кызыксынуын какшата, юкка чыгара дип уйлыйм. Ким дигәндә, «3»ле куярга кирәк. Күп нәрсә укытучының аңлата белүеннән тора. Бездә исә бар укытучы да аңлата белә. Кирәк икән, дәрестән соң да алып калалар, кичкә таба мәктәпкә чакырып, өстәмә эшләргә дә каршы килмиләр. Безнеке кебек, «2»ле куймый торган мәктәпләр турында ишеткәнем юк. Күбрәк булсын иде алар, – ди ул.

Өч бала анасы Гөлчәчәк Хәсәнованың ике кызы мәктәптә укый. Олы кызы  Ландыш – 9 нчы, кечесе Алинә
2 нче сыйныфта белем ала.

– Начар билге куймаганга бер дә аптырамый. Балалар мәктәптән тыш өстәмә дә шөгыльләнәләр. Олысының фотосы Мактау тактасында эленеп торгач, кечесе: «Минем дә апа кебек алдынгы буласы килә», – дип әйтә. Атнага бер мәртәбә линейка үткәрелә. Анда укучыларның атна дәвамында ирешкән уңышлары турында сөйлиләр. Кызларым начар уку дигән нәрсәне белми. Ярышып укыйлар, беренче булырга омтылалар. Дөрес, сирәк булса да, «3»ле алгалыйлар. Әмма беркайчан да укытучыны гаепләмиләр. Әни, бу урында белемемне ныгытасым бар, дип, үз хаталарын аңлыйлар. Начар билге куеп, баланы яхшы укырга өйрәтеп булмый. Нинди бәйгеләр, ярышлар бар, мәктәптә барысын да укучыларга түкми-чәчми җиткереп торалар. Ландыш  биологиядән республика күләмендәге олимпиадада катнашты. Берәр Мактау кәгазе алса, мәктәп җитәкчелеге баланы шоколад ише тәм-том белән сөендерә. Аздан да күңелләре була, – ди Гөлчәчәк Хәсәнова.

Начар билге – укытучыга бәяме?

Нәсимә Галиева 39 ел тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Ул – укытучылар династиясеннән. Бу нәселнең эш стажы 400 елга якын дип исәпләнә.

– Элек «2»ле куя идек. Хәзер аны куймагач, укучыга да, укытучыга да рәхәт. Әгәр бала начар укый икән, монда укытучының да гаебе бар. Димәк, ахырга кадәр аңлатып бетермәгән. Бу тәҗрибә бездә 5–6 ел алып барыла инде. Нәтиҗәсе уңай. Гомумән, бездә алдынгы булырга омтылган балалар укый. Алар төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңүләр яулый. Даими «2»ле алган бала БДИны уңышлы бирә алмау гына түгел, башка яктан да сәләтен күрсәтергә омтылмый. Аңарда үзбәя төшә, бала йомыла, – ди укытучы.

Наилә Садриева мәктәптә 22 ел рус теле һәм әдәбияты укыта. Аның фикеренчә, начар билге куймауның уңай яклары шактый. Бала ниндидер сәбәпләр аркасында өй эшләрен эшли алмаган очракта да, әзерли алмадым, дип борчылмый. Алдагы көнне эшләп, иптәшләрен куып җитә.

– Бездәге укучылар мондый мөмкинлек бирүдән начар якка файдаланмыйлар. Аларда укытучы мине аңламый, яратмый дигән рәнҗү тумый. Начар билге куймагач, укытучыга ышаныч арта. Тормышта начарлык түгел, яхшылык җиңгәнен дә аңлый башлыйлар. Яңа килгән укучылар белән мондый ысулда эшләү башта авыррак, әлбәттә. Соңыннан алар да укытучының таләбен кабул итә башлыйлар. Укытучы эш төрләрен йомшаграк укыган балалар да аңлый торган итеп сайлый белергә тиеш. Дәресне дөрес итеп оештырганда, «2»ле куярга бөтенләй урын калмый. Барысы да өй эшләрен эшләп килә. Узган ел рус теленнән БДИ күрсәткечләре уртача 89,6 балл иде. Елдан-ел нәтиҗәләр яхшыра бара. Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучы, төзүче, табиб һәм башка белгечлекләрне сайлый. Бер укучыбыз Санкт-Петербургта хәрби медицина академиясендә белем ала. Без алар белән горурланабыз, – ди Наилә Рамил кызы.

Сәрия МИФТАХОВА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.