Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын каләм» фестивале ачылды

“Алтын каләм” фестивале ачылды “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында журналистлар “Алтын каләм” балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының ХХV юбилей фестивален ачуда катнашкан ТР Яш...

“Алтын каләм” фестивале ачылды “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында журналистлар “Алтын каләм” балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының ХХV юбилей фестивален ачуда катнашкан ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе, фестивальнең кураторы Алла Абросимова һәм “Алтын каләм” бәйгесендә 2016 елда Гран-прига лаек булган “Яңа гасыр” телевидениесенең Яңалыклар редакциясе хезмәткәре Илгиз Шәкүров белән очрашты.
Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов үзенең чыгышында “Алтын каләм”нең төп бурычы яшьләргә журналист һөнәрен дөрес итеп сайлау яки сайламауларын аңлатуга бәйләнгән булуын ассызыклап үтте.
— Журналист профессиясе бик тә җаваплылык, тынгысызлык, һәр темадан җаныңны борчыган проблеманы эзләп табуны һәм һәр сүзнең шул проблеманы ачуга юнәлгән булуын таләп итә, - диде ул. - Шул чагында гына сүз укучы күңелендәге утны кабызачак.
Фестивальнең кураторы “Алтын каләм” бәйрәменең, гадәттәгечә, “Идел” Яшьләр үзәгендә ачылуын әйтте.
—  Фестивальдә, башлыча, Татарстаннан җыелган 10 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге конкурсантлар катнаша, - диде Яшьләр хөкүмәте рәисе. - Ул 11еннән алып, 15нче августка кадәр дәвам итә. Бәйгедә аеруча Арча районыннан, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән яшь каләм әһелләре күп. Көч алышырга теләүчеләр арасында Удмуртия, Башкортстан, Мәскәүдән килгән яшь журналистлар да бар.
Аннары сүзне каләмен башлап шушы “Алтын каләм”дә чарлаган Илгиз Шәкүров алды.
-Миңа 2016 елда гран-при яулау өчен аңа кадәр узган 5 фестивальдә катнашып, үземне күрсәтергә, көчемне исбатларга туры килде, - диде ул. - Журналист һөнәрен сайлап ялгышмадым. Казан федераль университетының югары журналистика мәктәбен тәмамлаганнан соң, башта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көчемне сынадым. Хәзер ТНВның Яңалыклар редакциясендә эшлим.
Бәйгедә катнашучылар барлыгы биш тема буенча көч сынаша. Алар: “ТАССРның төзелүенә 100 ел”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел”, “ ХХV фестивальгә: бары тик алга!”, “ ХХI гасыр журналисты” һәм “Татарстанның яшьләр сәясәте”.
Яшь каләм ияләренә уңышлар телибез!
Фото: media.kpfu.ru. «Алтын каләм – 2019» җиңүчеләре

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ