Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыз бала тәрбиясе

Мәркәзебездәге Ф. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә бүгенге көндә 20 класста 470 бала белем ала. Гимназия гендер тибындагы белем бирү оешмасы булып тора: биредә кызлар гын...

Мәркәзебездәге Ф. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә бүгенге көндә 20 класста 470 бала белем ала. Гимназия гендер тибындагы белем бирү оешмасы булып тора: биредә кызлар гына укый.
«Кыз баланы укыту һәм тәрбияләү – җәмгыятьнең үзен тәрбияләү һәм укыту ул, чөнки җәмгыятьнең асылы – гаилә. Ә гаиләнең асылы – хатын-кыз». Бу сүзләр кызлар гына укый торган гимназиябезнең әһәмиятле ролен, җәмгыятебез алдындагы җаваплылыгын ассызыклый. «Бер бөек кешене алыгыз да аның тәрҗемәи хәлен укыгыз. Һәрвакыт аның янында бөеклегенә юл әзерләп торучы бер хатынны күрерсез», – дип яза Ризаэддин Фәхреддин.
Чыннан да, күп кенә әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә гаилә дилбегәсе хатын-кыз – Ана кулында. Ул сабыена туган телен тапшыручы, тирән белем, яхшы тәрбия бирергә омтылучы, үз халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында ишеттереп, канына сеңдереп үстерүче, гаиләнең сәламәт үсешен тәэмин итүче дә булырга тиеш.
Ләкин, ни кызганыч, бүгенге көндә үзләре тәрбиягә мохтаҗ әниләребез дә юк түгел. Алар үзләренең төп вазифаларын – милләт кешесе тәрбияләүне, үзенең милләте алдында җаваплы булуын аңлап бетерми. Минем балам татарча белми, чөнки үзебез дә сөйләшмибез дип акланып торучы буын барлыкка килгән икән, димәк, рухи бөтенлекне тәэмин итүче җепләр өзелүгә китергән сәбәпләр булган. Бу хакта гаиләдәге өлкән буын вәкилләре дә вакытында чаң сукмаган, җәмгыятебез дә игътибар итмәгән. Гаиләләрнең телсез калу фаҗигасенең башы тирәндә... Телебезне яклап, саклап калу, үстерү, аның кулланылыш даирәсен киңәйтү эшендә без барыбыз – мәктәп, гаилә, хөкүмәтебез бергәләшеп тотынсак кына, нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм. Без ХХI гасыр баласы белән эшлибез, ә алар аласы белемнәренең, эшлисе эшләренең үзләре өчен никадәр кирәкле, файдалы икәнен белергә, тоемларга тиеш. «Нинди дә булса фәнне тиешенчә өйрәнмәү, туган телемне белмәү минем яшәешемә ничек йогынты ясый?», «Ул миңа кайда, кайчан кирәк булачак?» дигән сорауларны бала үзенә дә, укытучыларына да еш юллый. Үз дәүләтебездә, үз гимназиябездә без, әлбәттә, бу юнәлештә максатчан эш алып барабыз. (Туган тел айлыгы, Йола-фест, Халыклар дуслыгы, Гаилә фестивальләре, Әдәби эскәмия проекты, Белем ярминкәләре, очрашуларга галимнәрне, әдәбият, сәнгать әһелләрен чакыру һ.б.). Бала өчен  дәү әти, дәү әни тәрбиясе дә бик кирәк. Алар яшь әти-әниләрдән күпкә тәҗрибәлерәк, шуңа да балаларны әби-бабайлары белән ешрак аралаштыру зарур. Бу очракта авылда яшәүче гаиләләрнең хәле отышлырак, чөнки күп яшь гаиләләр дәү әни, дәү әтиләр янында яши яки көн саен диярлек очрашып тора. Буыннар чылбыры дигән төшенчә элек-электән килгән, шул чылбыр өзелү рухи кыйммәтләрнең югалуына китерә дә инде.
Укыту системасында белем һәм тәрбия бирү – бер-берсенә үрелеп, бер-берсен тулыландырып бара торган процесслар. Ләкин югары уку йортын әле генә тәмамлап килгән, дәрес уздырганда үзен шактый кыю тоткан яшь укытучы да тәрбияви сыйныф сәгатьләре, әти-әниләр җыелышы уздырганда каушап, югалып кала, чөнки ул тәрбия эшенә тулысынча әзер түгел. Мин уйлыйм, югары уку йортлары укыту программасының эчтәлеген тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы теоретик материаллар, гамәли күнекмәләр белән баетырга кирәк. Укытучы балалар психологиясен, төрле яшь үзенчәлекләрен белергә, балалар белән аңлаша алырга, әти-әниләр белән эшләү өчен мораль яктан да әзер булырга тиешләр. 
Яшь сыйныф җитәкчеләренә, үз чиратында, Интернет челтәрләрдә эшләү, балалар аккаунтларын күзәтеп бару эше йөкләнә, чөнки без кыз балаларыбызны бозык юлга кертеп җибәрергә мөмкин булган юнәлешләр, агымнар, төрле оешмалар турындагы мәгълүматны балалардан ун адым алдан белеп торырга тиеш. Аңлату, кисәтү – иң яхшы профилактика.
Безне тагын борчыган бер мәсьәлә – Интернет челтәрләрендә гаиләдә яки, гомумән, яшәештә балалардан азат булу, баласыз яшәүгә корылган идеологияне алга сөрүче яшьләрнең күбәя баруы. Уйланырга җирлек бар. Укытучыларыбыз, кайбер әниләр белән бу мәсьәлә турында фикерләштек. Кайбер яшь аналар күп очракта бала тәрбияләргә әзер түгел. Күпчелек гаиләләрдә проблемалар гаиләдә икенче, өченче бала туу белән дә бәйле. Яшь әни өлкәнрәк баласы белән (ә аңа 2 яки 3 яшь) үзен ничек тотарга белми, бала психологиясе, тәрбия алымнарыннан хәбәрдар түгел. Ә бала үзенә игътибар кимүне күтәрә алмый, үзен кирәксез кебек хис итә башлый. Нәтиҗәдә, ярсу, агрессив балага әверелә. Бәлки, алда әйтелгән балалардан азатлык идеологиясенә җирлекне шул балачак кичерешләре китереп чыгарадыр да. Шуңа да, безнең фикеребезчә, бала табасы яшь ханымнарны укыту, өйрәтү, алар өчен махсус курслар булдыру зарур. Һәм ул курсларны һәр йөкле хатын мәҗбүри узарга тиеш.
Әти-әниләргә яратып әйтә торган сүзем бар: «Без барыбыз да – укытучылар, укучылар, әти-әниләр – бер көймәдә бер якка таба йөзәргә тиеш». Шулай булганда, укучы кызларыбыз белемле, әхлаклы, милләтпәрвәр һәм иманлы булырлар.
Зөммәрәт НӘГЫЙМОВА,

Казандагы Ф. Аитова исемендәге 12 нче гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ