Логотип Магариф уку
Цитата:

«5» ле  куя белми торган укытучы

Хәзер андыйлар юктыр инде, ә элек бар иде...Кич белән безгә еш кына укытучылар килә торган иде. Укытучылар гаиләсендә үскәнгә мәктәптәгеләрнең барысын да кечкенәдән үк белә идем. Шулай бервакыт безгә...

Хәзер андыйлар юктыр инде, ә элек бар иде...
Кич белән безгә еш кына укытучылар килә торган иде. Укытучылар гаиләсендә үскәнгә мәктәптәгеләрнең барысын да кечкенәдән үк белә идем. Шулай бервакыт безгә Иргәш абый белән Гыйльметдин абый килеп керде. Болары да миңа гәҗит тоттырдылар, урындыкка бастырып, шуны укыттылар. Бүтән укытучылар да гел шулай итә. 4 – 5 яшьлек баланың теттереп, төртелеп тә тормыйча гәҗит укуы гаҗәп тоелгандыр инде. Әни: «Үзәккә үттең хәреф сорап килеп», – дип, әле дә искә ала.

Утыртып өйрәтүче булмаган мине, әнә шулай «үзәкләренә үтеп», үзем өйрәнгәнмен. Иргәш абыйга бу гына җитмәде, диктант яздырып карарга да уйлады. Ул әйтеп тора, мин басма хәрефләр белән язам. Күпме язганмындыр, анысын хәтерләмим, ә менә Иргәш абыйның зур итеп «5»ле куйганын хәтерлим. Аның «5»лесенә бик гаҗәпләнгәнемне дә хәтерлим. Чөнки ул аны минемчә куймады. «5»ленең өстен мин туры сызык итеп язарга өйрәнгәнмен. Өйдәгеләр шулай өйрәткән инде. Ә Иргәш абыйныкы – дугалы. Менә шул бик кызык тоелды инде миңа. Үзе укытучы, ә «5»лене дә дөрес куя белми! Кечкенә вакытта шулай бит ул: кем беренче өйрәтә, шуныкы дөрес була. «5»лене ике төрле – тегеләй дә, болай да куйганнарын аңлаттылар аңлатуын өйдәгеләр, ләкин шул мизгел истә калган, гаҗәпләнүем бик көчле булган, күрәсең.
Ә хәзерге укытучылар дөрес куя, чөнки электрон журнал нәкъ минемчә куя аны.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ