Логотип Магариф уку
Цитата:

8 нче музыка мәктәбе Композиторлар берлегендә чыгыш ясаячак

Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге йортында 7 декабрь көнне Казанның 8-нче музыка мәктәбе укучыларының концерты узачак. Яшь музыкантлар танылган композитор, атказанган сәнгать эшлеклесе,...

Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге йортында 7 декабрь көнне Казанның 8-нче музыка мәктәбе укучыларының концерты узачак. Яшь музыкантлар танылган композитор, атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР композиторлар берлеге әгъзасы Илһам Байтирәкнең әсәрләрен башкарачак.


“Бу мәктәп белән беренче тапкыр хезмәттәшлек иттем, минем әсәрләрне үзләре сайлап алганнар. Музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда укучыларга атап чыгарган «Фортепиано өчен балалар пьесалары» («Детские песни для фортепиано») ноталар җыентыгым бар, шундагы әсәрләрне дә башкарачаклар”, - дип сөйләде композитор.


Чыгышлар дүшәмбе, 7 декабрь көнне, сәгать кичке алтыда башланачак. Адресы – Лобачевский урамы, 10 йорт. Керү ирекле.
Илһам Байтирәк белән интервью “Мәгариф” журналының март санында басылып чыкты, тулы текстын монда укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ