Логотип Магариф уку
Цитата:

80 нче мәктәпкә Каюм Насыйри исеме бирелде (ВИДЕО))

Бүген Казан шәһәренең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче мәктәбендә укытучылар көне һәм мәктәпкә мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип Каюм Насыйри исеме бирелү уңаеннан тантанал...

Бүген Казан шәһәренең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче мәктәбендә укытучылар көне һәм мәктәпкә мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип Каюм Насыйри исеме бирелү уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәмдә ТР ның мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Ризванов Ирек Асаф улының катнашуы аның дәрәҗәсен тагын да күтәрде.
Коллективны, килгән кунакларны мәктәп директоры педагогия фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Роберт Мияссәр улы Мансуров тәбрикләде һәм Каюм Насыйри исеме бирелү ул үзе бер горурлык, яңа статус мәктәпкә яңа сулыш бирәчәк дип ышандырды. Хәер моны мәктәпкә аяк басуга үк сизәсең: диварлардагы бөтен стендларда, элмә такталарда мәктәпнең бөек мәгърифәтче исемен йөртүе аерым ачык күренеп тора. Каюм Насыйри музее белән ут күршеләр булу да уртак проектлар вәгъдә итсә, КДУ ның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һ.б. партнерлар белән килешенеп эшләү укыту-тәрбия өлкәсендә шулай ук үз нәтиҗәләрен бирә. Быелгы уку елында мәктәпкә берьюлы ун яшь укытучы килү дә мәктәпкә яңа сулыш бирми калмас. 
ТР ның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чиратында укытучының кеше язмышында иң мөһим роль уйнаучы һөнәр булуына басым ясап, әлеге мәктәптә 43 ел химия-биология укытучысы булып эшләгән РСФСР ның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең халык укытучысы Халиуллин Равил Исмәгыйль улына министрлыкның «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды.
Мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Альбина Шәүкәть кызы Гайнуллина исә Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мәшһүр каллиграф, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш исә мәктәпкә Каюм Насыйриның туграсын бүләк итте. 
Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. 
Расиха ФАИЗОВА, 

Автор фотолары

Чарадан фоторепортаж һәм видео карарга тәкъдим итәбез:

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ